Логотип
Дин

Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә

Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 71 нче аятендә әйтә: «Мөэмин ирләр үә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыктан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр, һәр эштә Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәрләр. Шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк, Аллаһ - Галиб үә Хәким».

Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 71 нче аятендә әйтә: «Мөэмин ирләр үә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыктан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр, һәр эштә Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәрләр. Шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк, Аллаһ – Галиб үә Хәким». 
Кешеләрне Исламга чакыру һәрбер мөслим-мөслимәнең бурычы һәм ул – изге гамәл. 
Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче мөслимә башка хатын-кызларны да шәригать кушканча яшәргә өндәргә тиеш. 
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Дин ул – эчкерсез нәсыйхәт» дигән. Рәсүлебездән: «Кемнең нәсыйхәте?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһның, Аның китапларының, рәсүлләрнең, имамнарның һәм гади мөселманнарның (нәсыйхәте)», – дип җавап биргән.
Туры юлдан тайпылган, адашкан хатын-кызга дөрес сүзне әйтү, хакыйкатьне аңлату аңа яхшы тәэсир итеп яшәү рәвешен дөрес юнәлешкә борып җибәрергә мөмкин. Аллаһ ризалыгы өчен, башкаларны туры юлга басарга дәгъвәт кылган мөслимәгә әҗер-савап белән бергә, аның сүзен кабул итеп, туры юлга кергән кешенең дә әҗере биреләчәк. 
Исламга төрле юллар белән өндәп була. Кайвакытта Коръәннән бер кыска сүрәнең мәгънәсен яисә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисенең мәгънәсен үз телебездә сөйләп аңлатканнан соң, Аллаһ ярдәме белән, кеше туры юлга кереп китә.
Кайвакыт, борчу-мәшәкатькә чумган, кайгылы кешегә җылы сүз әйтү, аны юату да аның туры юлга керүенә сәбәп була. Шул рәвешле, дәгъвәтче кемнең дә булса туры юлга керүенә сәбәпче була, әлхәмдүлилләһ. Һидәяткә, туры юлга күндерүче – Аллаһ, кешеләр бары тик сәбәпчеләр генә. 
Кешене туры юлга өндәгәндә сабыр булу кирәк. Кемгәдер ике-өч тапкыр сөйләү җитсә, кайберәүләргә күп тапкырлар сөйләгәннән соң гына дәгъвәтне кабул итеп, туры юлга керергә мөмкин. 
Раббыбыз юлына чакыру эшендә зур сабырлык, әдәплелек таләп ителә. Аллаһ «Нәхел» сүрәсенең 125 нче аятендә: «Раббың юлына кешеләрне хикмәт һәм тәэсирле, яхшы вәгазьләр белән чакыр. Дәхи, кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән иң күркәм юллар белән тартыш», – дип әйткән. 
Исламга чакыру ул – үзеңдә булган белемне башкалар белән уртаклашу, ә гыйлем – туры юлны күрсәтүче маяк. 
Исламга өндәгәндә хикмәт белән эш итәргә кирәк. Кешене туры юлга чакыручылар дини-шәргый гыйлеме булмаганнарның кабат-кабат сорау бирүләренә дә, кайвакытта дорфа сөйләшүләренә дә сабырлык белән җавап бирә белергә тиешләр. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм – сабырлык, түземлекнең иң гүзәл үрнәге. Ул кешеләрнең мәгънәсез, күңелгә тия торган сорауларын зур түземлелек белән тыңлаган һәм аңлаешлы итеп җавап биргән. Тагын бер әһәмиятле шарт: кешене туры юлга чакырганда аның үткән тормышы белән битәрләмәскә кирәк, чөнки андый мөнәсәбәттән соң кешенең күңеле кайтып, диннән бизәргә дә мөмкин. 
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм кешегә яхшы аңлашылсын өчен, әйткән сүзләрен өчәр тапкыр кабатлаган. Кешеләрнең акыл-зиһен, аңлау һәм фикерләү дәрәҗәләре төрлечә: сөйләгәнне тиз генә аңлап фикер йөртә белүчеләр дә һәм кабат-кабат аңлатканнан соң гына төшенүчеләр дә була. Шуңа күрә, Исламга дәгъвәт кылганда, кешеләргә карата шәфкатьле булу аеруча зур роль уйный.
Кайвакыт үзара үпкәләшүләр дә булырга мөмкин. Андый очракларда Аллаһ ризалыгы өчен бер-беребезне кичерергә, дуслашырга тырышу кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу хакта: «Кешеләр белән аралашып яшәгән һәм аларны гафу итә белгән кеше, аралашмыйча яшәгән һәм үпкәчел кешедән хәерлерәк», – дигән. Гафу итү – күркәм холык билгесе. 
Без кайвакытта үзебездә булган начар сыйфатлардан арынырга теләмичә, яисә ялкауланып, яисә башка сәбәпләр аркасында: «Мин берүзем нишли алам инде? Бу дөньяны мин генә яхшы якка үзгәртә алмыйм», – дип әйтәбез. Кулдан килгәнчә, булдыра алган кадәр кеше күңеленә яхшылык орлыкларын салырга тырышыйк. Ихластан кылынган бер бөртек яхшылык, бер тамчы игелек башка берәүне олы хаталардан, зур ялгышлардан сакларга этәргеч була. Кодрәте, куәте иксез-чиксез булган Аллаһ, изге ниятебезне кабул итеп, ярдәмен бирә. 
«Сөләйман галәйһиссәлләм белән кош» риваяте бу хакта уйланырга этәрер, ин шәә Аллаһ.

«Сөләйман галәйһиссәлләм белән кош»
Көннәрнең берендә урманда янгын чыга. Урманда яшәүче бер кош, күлгә очып барып, авызына бер тамчы су ала һәм шул тамчыны утка ташлый. Шулай, бер тамчы суны авызына кабып, утны сүндерү өчен ташый да ташый.
Сөләйман галәйһиссәлләм кошлар һәм җәнлекләр телен белгән, алар белән аралашкан пәйгамбәр була. Сөләйман галәйһиссәлләм: «Әй, кош, синең авызыңдагы бер тамчы су белән янгын ничек сүнсен инде?» – ди. Шунда кош: «Әй, Сөләйман галәйһиссәлләм, син – пәйгамбәр. Син сорадың, мин әйтим инде. Беренчедән, мин күлдән су алып килеп ыргыткан вакытымда: «Аллаһу әкбәр!» дип әйтәм. Әйе, мин ташыган бер тамчы су утны сүндерә алмый. Әмма, Аллаһ – бөек, Аллаһ утны сүндерә ала. Әлеге бер тамчы суны утка ыргытам да, Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәм һәм: «Ий, Аллаһым, мин монда үземнең өлешемне кертәм», – дип әйтәм. Икенчедән, мин бу урманда тудым, үстем һәм шушында яши идем. Туган җирем янганда, аны ут каплап алганда, мин ни рәвешле читтән карап торыйм, ничек инде үземнең өлешемне кертмим?» – дип җавап кайтара.
Сөләйман галәйһиссәлләмнең күзләренә яшь килә. Ул: «Кара әле, кайбер вакытта кешеләр шушы кошлар кебек тә уйлый белмиләр. Әгәр дә барлык кешеләр дә шушы кош шикелле уйлый белсәләр, берәр җирдә мәшәкать килеп чыкканда, берәр яхшылык кылырга кирәк булганда, әллә нинди батырлыклар яки зур эшләр эшли алмасалар да: «Минем өлешем керсен!» дип, үзләренең өлешләрен кертә белсәләр иде», – ди.

 ***
«Мин нәрсә эшли алам инде?!» – дип әйтү битарафлык билгесе. Тирә-яктагы ямьсез күренешләргә, дөрес булмаган яшәү рәвеше алып баручыларга карата битараф булмыйк. Аларга яхшы, тәэсирле вәгазьләр сөйләп, туры юлга басуларына сәбәпче булыйк! Раббыбыз ризалыгына ирешербез, ин шәә Аллаһ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.

    Хәзер укыйлар