Логотип
Дин

26 сентябрь Татарстанда гошер җыю көне

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Гошер көне дип игълан итте. Традиция буенча, һәр елны сентябрьнең соңгы шимбәсенә туры килә бу көн. Гошер сәдакасы җыюның максаты – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үстереп алган уңыштан мохтаҗларга, ярлы-ятимнәргә дә өлеш чыгарып, аларны да сөендерү. 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Гошер көне дип игълан итте. Традиция буенча, һәр елны сентябрьнең соңгы шимбәсенә туры килә бу көн. Гошер сәдакасы җыюның максаты – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үстереп алган уңыштан мохтаҗларга, ярлы-ятимнәргә дә өлеш чыгарып, аларны да сөендерү. 
Беренче тапкыр республика күләмендә гошер сәдакасы җыю кампаниясе 2017 елны уздырылган иде. Ул елны барлыгы 160 тонна гошер тапшырылган булса, узган ел 1109,5 тонна булган. 
Гошер – сәдаканың махсус төре, фарыз сәдакалардан санала. Үз җиреңдә, үз бакчаңда үстереп алган яшелчә, җиләк-җимешнең уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт ул. Халыктан гошер җыю белән республикабыз шәһәр-районнарының үзәк мәчетләре шөгыльләнә. Кайбер авылларда аны йорт саен техника белән йөреп, мәхәллә мәчете дә җыя икән. Җыелган азык-төлек районнардагы картлар, балалар йортларына, хосписка, мәдрәсәләргә, мөселман уку йортларына, мөселман балалар бакчаларына һәм мөселман мәктәпләренә тапшырыла. «Зәкят» хәйрия фонды аша мохтаҗ гаиләләргә дә таратыла. Республика буенча «Зәкят» хәйрия фондында бүген мохтаҗлар исемлегендә 1 мең кеше тора. Әлеге исемлеккә керү өчен пенсия фондыннан айлык керемнәр турында белешмә алып килү сорала. 
Гошер сәдакасын бирергә теләгән кеше үзләренең мәхәллә мәчетенә яки районның үзәк мәчетенә илтеп тапшыра ала. Тирә-күршедә мохтаҗ гаиләләр яшәвен белсә, турыдан-туры аларга да бирергә була. 
Гошер сәдакасының күләме җыйган уңышның тулаем күләменнән чыгып исәпләнелә. Һәр яшелчә, җиләк-җимеш төре аерым санала. Әйтик, бәрәңгенең эресен-вагын бергә кушып исәпләгәндә дә, сәдакага уртача зурлыктагы яхшы бәрәңгеләр бирелергә тиеш. Кишер, чөгендер, алма, кыяр-комидор, кабаклар да шулай. 
Әгәр дә яшелчәне үстерү өчен бик зур көч сарыф ителсә, сулар сибеп үстерелсә, ул очракта егерме өлешнең бер өлеше гошер сәдакасы итеп бирелә. Яңгыр сулары белән үскәненең уннан бер өлеше фәкыйрьләрнеке. Аксубай районы мөхтәсибе, район җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров әйтүенчә, әлеге өлеш безнең бакчада үссә дә, ул безнеке түгел, мохтаҗларның өлеше. Аны үзеңдә калдыру төрле бәла-казалар, хәсрәтләр, чирләр китерергә мөмкин. Ә менә гошере бирелгән ризык исә бәрәкәтле була. Гошер сәдакасының   мәҗбүрилеге турында Коръәндә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 267 аятендә әйтелә. Гоешр сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ята, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Киләсе уңышка нигез салу өчен, уңышның гошерен бирергә кирәк. 

фото: dumrt.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар