Логотип
Десерт

Яңа елга мандарин пирогы

(диаметры 20 сантиметрлы таба өчен)

(диаметры 20 сантиметрлы таба өчен) 

 

Кирәк: 


200 г он; 

10 г камыр көпшәрткеч (разрыхлитель); 

1 г ванилин; 

2 данә йомырка; 

50 мл сөт; 

100 мл үсемлек мае; 

100 г шикәр комы; 

4 данә мандарин; 

таба майлар өчен атланмай; 

1 аш кашыгы коңгырт шикәр комы; 

ярты чәй кашыгы шикәр комы пудрасы. 

 

Иләнгән онны, камыр көпшәрткечне, ванилинны бергә кушып бутыйбыз. 

Йомырка белән шикәр комын агарып җиткәнче күпертәбез. Сөт агызабыз.

Үсемлек мае өстәп, тагын күпертәбез.

Шушы катнашмага он, ванилин, камыр көпшәрткечләрне кушабыз. Куе каймак сыман катнашма барлыкка килә.

 

Табаның төбенә махсус кәгазь җәябез, кырыйларын атланмай белән майлап, коңгырт шикәр комы сибәбез. 

Мандариннарны кабыгыннан чистартып, икегә бүләбез дә аркылыга турыйбыз. 

Киселгән ягы белән мандариннарны табага тезеп, өстенә куе камыр агызабыз. Камырны тигезлибез.

150 градуска кадәр кызган духовкада 40-45 минут чамасы тотабыз. 

Аннары пирогны кайнар килеш әйләндереп, кәгазен алабыз да суытырга куябыз. Соңыннан өстенә шикәр комы пудрасы сибәбез. 

Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар