Логотип
Десерт

Венера Аитовадан абрикослы кайнатма рецепты

«Нуу, кызлааар, алайса сохрайняте! – дип яза ул үзенең аккаунтында. – Шул кадәр күп сораучылар булгач, язарга булдым. Бу рецепт буенча варенье тирәсендә озак биергә кирәкми, вакыт булган саен эшләп куюы ошый миңа».

«Нуу, кызлааар, алайса сохрайняйте! – дип яза ул үзенең аккаунтында. – Шулкадәр күп сораучылар булгач, язарга булдым. Бу рецепт буенча варенье тирәсендә озак биергә кирәкми, вакыт булган саен эшләп куюы ошый миңа».
Кирәк:
2 кг абрикос;
2 кг шикәр комы;
пычак очын тутырып мөшкәт (мускат) чикләвеге;
1 аш кашыгы лимон яки әфлисун цедрасы (лимонның натураль маен да салдым);
500 г абрикосның төше (кайнатканчы ук, алдан юып әзерләп куям).
Юып, бераз киптереп, урталай туралган абрикосларны 2 кг үлчәп, сотейникка салдым. Өстенә 2 кг шикәр комы сибеп, иртәнгә кадәр калдырабыз.
Өйгә тәмле ароматерапия исләре таралып, кәстрүлнең кырыеннан сироп күренә башласа – димәк, утка куярга була.
Ә хәзер бик зур булмаган утка куеп, карап торабыз, күбеге чыга башлауга кәстрүлне «сәгать йөреше буйлап яки кирегә» ипләп әйләндерә башлыйбыз, бу тигез җылынсын өчен кирәк.  Максимум 10–15 минутлап әйләндерәбез. Күбекләре артуга шушы хәрәкәтне (кәстрүлне тоткычларыннан тотып, ипләп әйләндерүне) дәвам итәбез. Моны берничә тапкыр кабатлап, утны сүндерәбез дә, күбеген җыеп, вареньены онытып торабыз.
Бик игътибарлы булыгыз, кызлар.
Бу стадиядә ашыгырга ярамый.
Тәмләп, ләззәтләнеп кенә, яме.
Кайнап чыгуын көтмибез.
Кызлар, шушылай 2–3 тапкыр эшләсәгез, абрикослар җебеп бетми, бөтен килеш кала. Мин витаминнары да кала дип ышанам инде сәгатьләр буе кайнатмагач. Кайберегезнең 2 тапкырдан да әзер булырга мөмкин. «Суга тамызгач, җебеп китмәсә – әзер!» – ди Долецкая. Мине бу рецептка ул илһамландырды.
Кашык ише әйбер белән гел кермәскә кушкан ул, шуңа кәстрүлне күтәреп кенә әйләндерәбез. Авыр түгел үзе, бицепсларга да шәп.
Өченче кайнатуга күбекләрне җыеп, сүндерер алдыннан: абрикос төше, мөшкәт чикләвеге, цедраны өстәп (күтәреп), әйләндереп куйдым. Бетте-китте.
Банкаларга салкын килеш тутырырга яратам. Изге теләкләр белән, бисмиллалап тагын да шәбрәк була!
Менә шулай гап-гади эшләнелә ул, кызлар! Мин 2 кәстрүлдә эшлим, шуңа икегә тапкырлыйм. Тәмле булсыыын!
Күчтәнәчкә дә, якын кешеләрегезне тансыкка сыйларга да искиткеч була!
Кадерле кешеләрегезне куандырыгыз әле.
Мине дә отмечать итеп, әзер тәмлүшкәлерегезне күрсәтергә онытмагыз, ямеее.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар