Логотип
Десерт

Тирамису – итальян десерты

Итальяннар ризыгы дисәк тә, тирамису бик җиңел әзерләнә икән. Әйдәгез әле, бергәләп әзерлик!


Бөтен дөньяга билгеле әлеге итальян десертын күпләрегезнең авыз иткәне бардыр, бәлки. Итальян теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, «мине өскә күтәр» дигәнне аңлата ул. «Кәефемне күтәр, дип әйтү дөресрәк булыр», – дип шаярта укучыларыбызга яхшы таныш аш-су остасы Венера Арсланова. Ярты ел дәвамында әлеге рубрикабызның хуҗабикәсе булды ул, тәмледән-тәмле рецептлары белән бүлеште. «Һәркем әзерли алсын, кирәкле азык-төлекне ерактан эзләрлек булмасын, тәме бөтен кешегә ошасын», – дип, үз тәҗрибәсендәге иң затлы ризыкларны пешерү серләрен ачты. Венера ханым тәкъдим иткән бу десерт белән аның осталык дәресләре циклын әлегә төгәллибез. Халкыбыз да кунак табынына иң ахырдан чәй белән баллы тәм-том чыгара бит. Итальяннар ризыгы дисәк тә, тирамису бик җиңел әзерләнә икән. Әйдәгез әле, бергәләп әзерлик!

Кирәк (печенье өчен)
120 г он;
100 г шикәр оны (пудра);
4 йомырка;
1 кап ванилин;
1 стакан куе итеп пешерелгән кара кофе.

Крем өчен
4 йомырка;
500 г маскарпоне (аны куе авыл каймагына алыштырырга була);
150 г шикәр оны;
20 г желатин (ансыз да әзерли аласыз).

Бизәр өчен шоколад вагы яки какао порошогы.

1. Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Агына бер генә чеметем тоз кушып, миксер белән күпертәбез. Тизрәк күперсен өчен, моның үзенә күрә кечкенә генә сере бар. Беренчедән, йомыркалар салкын булырга тиеш. Икенчедән, савыт коры булсын. Өченчесе – башта акрын тизлектә күпертә башлап, бераздан арттырабыз. Дүртенчесе – шикәр онын азлап-азлап кына куша барабыз. Күбек кирәкле куелыкта булсын өчен, кимендә 5 минут күпертергә кирәк. Әзерлеген белү өчен савытны әйләндереп карагыз, күбек савыттан кубарга тиеш түгел. 

2. Икенче савыттагы йомырка сарысын да агарганчы һәм күләме икеләтә артканчы миксер белән күпертәбез. Аннары онның өчтән бер өлешен кушып, төерләре калмаслык итеп кашык белән туглыйбыз. Күпертелгән йомырка агының да өчтән берен салып, сак кына болгатабыз. Он белән күбекне шулай өлешләп сала-сала, барысын да кушып бетерәбез, ванилин өстибез. 

3. Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, җиңелчә генә майлыйбыз. Әзер камырны кондитер капчыгына салып, табага бармак калынлыгыннан чак кына киңрәк һәм бармак озынлыгында итеп тезеп чыгабыз. Кондитер капчыгы булмаса, гадәти целлофан капның бер почмагын кыйгачлап кисеп, камырны шуның белән дә кысып чыгара аласыз. Күбекле камыр тиз шиңә, шунлыктан табаны алдан әзерләп куярга кирәк. 

4. Печеньены 180 градуска кадәр кызган мичтә 15 минут чамасы пешерәбез. Өсте алланганны көтәргә кирәкми, шырпы батырып карагач, коры чыкса, димәк, әзер. Печенье пешкән вакытта мичне ачмый торырга кирәк. Пешеп чыккач, табада килеш кенә өстенә шикәр оны сибеп, берәр тәлинкәгә тезәбез. Әлегә суына торсын. Кибеттә тирамису өчен махсус печенье да сатыла. «Савоярди» дип атала ул. Вакытыгыз чикле булса, шуннан да әзерләргә мөмкин.

5. Крем ясау өчен йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Агын – аерым, сарысын аерым савытта күпертәбез. Сарысын күперткәндә шикәр онын кушабыз. Мөһим искәрмә: крем термик эшкәртү узмаганлыктан, йомыркаларны башта яхшылап юарга кирәк.

6.Желатинны кайнаган салкын суга салып җебетергә куябыз.

7. Маскарпоне сырын берәр савытка бушатып, кашык белән генә туглыйбыз, аннары күпертелгән йомырка сарысына өлешләп кенә кушабыз. Төерләре калмаслык итеп сак кына болгаткач, күпертелгән йомырка агын да өстибез. 

8. Бүрткән желатинны микродулкынлы мичтә яки кайнар сулы савытка куеп, эретеп алабыз да әкренләп кенә кремга кушабыз.

9. Әзер кремны 20 минутка суыткычка тыгып торабыз.

10. Тирамисуны төрлечә җыярга була. Дүрткырлы пыяла стаканнарда яки тирән касәләрдә дә матур булачак. Без исә артык зур булмаган тирән пыяла савыт (форма) кулландык.
Форма төбенә бер-ике кашык крем ягып, бер кат итеп печеньеларны тезеп чыгабыз. Тезгән вакытта һәр печеньены аскы ягы белән кофега манып алабыз. Икенче кат итеп тагын крем ягыла. Өченче кат – кофега манылган печеньедан гыйбарәт. Иң өскә крем ягып, өстен тигезлибез, какао яки вак угычтан уылган шоколад сибәбез. Десертның өстен кремнан чәчәкләр ясап та бизәргә була. 

11. Табынга куйганчы тирамисуны берничә сәгатькә суыткычка куеп торсаң, аның тәме тагын да яхшыра. Ашларыгыз тәмле булсын, кадерле укучыларыбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар