Логотип
Десерт

Талкыш кәләвә

Мастер-классны югары категорияле аш-су остасы Лилия БАЙКЕЕВА үткәрә. Казанның Яңа бистәсендә туып-үскән Лилия ханымның эш стажы 40 елдан артык. Кызы Динара, улы һәм ике оныгы да шушы һөнәрне сайлаган. Бүген үзе эшли торган «Татар утары» рестораны белән Лилия ханым кайларда гына булмаган да, ул пешергән татар ашларыннан кемнәр генә авыз итмәгән. Быел Франциядә узасы Сабантуйга барырга әзерләнәләр. Болардан тыш, ул әле яшьләрне дә татар ашлары серенә өйрәтә.

Ә менә бүген безгә пешереп күрсәтәсе талкыш кәләвәне Казанда ике-өч кенә кеше пешерә белә икән. Белгәннәре дә ул серне башкалар белән бүлешергә бик атлыгып тормый. Лилия ханым үзе дә аны тиешле кимәлгә җиткереп әзерләргә өйрәнгәнче, бер генә литр бал тотып бетермәгән.
Катлаулы булса да, тәвәккәлләп, тотынып карыйк соң, эшләп карамыйча гына бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый бит.


 

Кирәк:

(ширбәт өчен)
* 150 г бал;
*450 г шикәр комы;
* 150 мл су.

 

Әлбә өчен:

* 100 г сары май (акмай белән дә пешерергә була);
* 1 стакан он.

Киңәшебез: беренче тапкыр пешергәндә талкыш кәләвәне бирелгән ризыкларның яртысын гына кулланып, аз гына күләмдә ясап карагыз. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкырдан ук килеп чыгуы бик икеле. Күп очракта ул җепселләнми, ширбәт катып китә.
 

Эш барышы:

Кәстрүлгә су, бал, шикәр комы салып, ширбәт кайнатырга куябыз. Пропорцияләрне төгәл сакларга кирәк. Ширбәт дөрес кайнатылмаган булса, талкыш кәләвә килеп чыкмый. Аны тешкә ябышып, сына башлаганчы кайнатабыз (ике теш арасыннан тел белән эткәндә, сузылырга түгел, сынарга тиеш). Лилия ханым аны «әтәчләнгәнче» (ягъни әтәч конфет ясарлык булганчы) кайнатарга кирәк ди. 

Әзер ширбәтне суытыр өчен төбе майланган табага бушатабыз. Кырыйларын күтәргәләп, суынганын көтә­без. Ул бик кайнар, әмма кулга җыеп тотарлык куелыкта булырга тиеш.
Ширбәт белән рәттән әлбәне дә пешерергә кирәк. Моның өчен калын төпле табада майны эретеп, онны салабыз һәм болгата-болгата кыздырабыз. Әзер әлбәдән кызган чикләвек яки көнбагыш тәме килеп торырга тиеш. Онны майга салуга кабып карагыз, ул тәмсез була. Аннары кызгач авыз итегез, он хуш исле, тәмле булырга тиеш.


Талкыш кәләвәне сузу:

Кулга бер кат – чүпрәк, аның өстеннән резин перчатка киеп, ширбәтне җыеп тотабыз. Ул агып төшәргә генә тора, шуңа күрә тиз-тиз эшлисе. Сул кулга җыеп тотасың, уң кул белән сузасың, урталай бөкләп, кабат сул кулга кайтарып саласың. Тарта торгач, ширбәт агара, кайтарып салганда «чап-чап» дигән тавыш чыгара башлый, нечкә җепселләргә аерылырга керешә.


Әлбәне сеңдерү:

 куна тактасына әлбәне бушатып, кашык белән тигезлибез. Әлбә дә, ширбәт тә бертөсле җылылыкта булырга тиеш. Кулдагы ширбәтнең ике очын боҗралап тоташтырабыз да әлбә өстенә салабыз. Боҗраны әлбә өстендә килеш кенә сузып, урталай бөклибез дә кайтарып салабыз, шулай ширбәткә әлбә тәмам сеңеп бетеп, ак төстәге вак-вак җепселләргә аерыла башлаганчы кабатлыйбыз. Өзеп чыгарырык итеп тартмаска кирәк.

Җепселләнгән кәләвәне тотамтотам итеп аерабыз. Кукуруза чәчен хәтерләтә торган була ул. 

Хәзер аны формага тутырасы калды. Моның өчен кечкенә савыт кулай (махсус формасы да бар, ләкин аны заказга ясатсаң гына). Формага тутыруның да сере бар: савыт төбенә кәләвәне тыгызрак итеп саласы, уртасы бушрак булсын, аннары савытны тутырып бетерәбез дә, авызы белән кунага каплап, бер-ике тапкыр ышкып алабыз – тигезлибез. Савытны селкеп, эчендәге кәләвәне тактага төшерәбез. Форма кулланмыйча, кәләвәдән кечкенә шарлар гына әвәләсәң дә була. Талкыш кәләвә – кунак чәенә дигән үтә дә татлы ризык.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар