Логотип
Десерт

Шоколадлы туңдырма

Кирәк:

* каймак (30-40%) – 240 г;
* куертылган баллы сөт (сгущеное молоко) – 1/2 банка;
* ванилин – 1 г;
* шоколад – 2-3 кисәк.

 

Эш барышы:

1. Каймагыгыз 80% икән, иң элек аны бертигез микъдарда салкын сөт белән кушыгыз. Ягъни каймак 240 г плюс сөт 240 г.  
Ясалма ванилин урынына чын ванилинлы шикәр комы алып була – 15 г кирәк.
Куертылган баллы сөтне тәменчә салыгыз. Тулы бер банка алсагыз, артык баллы булачак. Ярты банка – нәкъ кирәге, әмма күбрәк салсагыз да була. 

2. Миксер савытына барлык ингредиентларны салабыз. Шоколадны угычта уабыз.



3. Каты итеп күпертәбез – масса артырга тиеш. 


4. Килеп чыккан сыек масса формаларга җиңел агылучан була.


5. Берничә сәгатькә морозилкага куеп торабыз. 
Бер татып карагач, туңдырманы җәй буе үзегез ясап торырсыз!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар