Логотип
Десерт

​Нарат куркәләреннән кайнатма



Нарат күркәләреннән бик тә тәмле һәм файдалы кайнатма килеп чыга. «Нарат кайнатма»сы алсу-кызгылт көрән төскә керә, ә тәме хуш исле баллы чәер тәмен хәтерләтә. Нарат күркәсе кайнатмасын элек-электән салкын тигәннән, бронхиттан, ютәлдән, тамак ялкынсынганнан, грипп белән авырган вакытта, туберкулездан кулланганнар. 

Наратның яшь күркәләрен май ахырыннан июнь ахырына кадәр – 3-4 сантиметрга кадәр үсеп җиткәч җыялар, әмма алар катып китмәгән һәм кызгылт көрән төскә кермәгән булырга тиешләр. 

Нарат ул – бер өйле (однодомный) үсемлек, шуңа күрә анда төрле җенесле күркәләр үсә. 

Ир җенесле күркәләр бөрегә охшаган була, алар юка һәм нәзек, тәлгәш-тәлгәш булып яшь ботакларда үсәләр. Ә хатын-кыз җенесле күркәләр тыгыз, кабырчаклы һәм чәер кебек ябышкак булалар. Менә нәкъ шул хатын-кыз җенесле яшь күркәләрдән әзерлибез дә инде кайнатмабызны. 

 

Кирәк

 

1 кг нарат күркәсе; 

1 кг шикәр комы; 

650 мл су. 

 

Күркәләрне урман эченнән – юлдан һәм шәһәрдән ераграк җирдән җыярга тырышыгыз. 

Күркәләрне чүбеннән, сабыннан, ылыстан арындырып чистартырга кирәк. 



Кайнатма кайната торган савытка 650 мл су салабыз,  шикәр комының нормасыннан 3/4 өлешен дә салып, кайнау кергәч, 5 минут кайнатып алабыз. Бу вакыт эчендә шикәр комы эреп беткән була. Шунда ук нарат күркәләрен дә салабыз. Уттан алып, суынганчыга кадәр, баллы ширбәт күркәләргә сеңсен өчен калдырып торабыз. 



Кайнатманы кат-кат кайнату ысулы белән эшлибез, ягъни 20 минут чамасы сүрән утта кайнатып алабыз да уттан алып суытабыз, тагын 20 минут сүрән утта кайнатып алабыз да тагын уттан алып сүндерәбез – шулай итеп өч мәртәбә кайнатабыз. 

Соңгы кайнатуында калган шикәр комын салып бетерәбез дә шулай ук 20 минут кайнатабыз. Кайнатманың кайнау вакыты 1 сәгать тә 25 минутны тәшкил итәргә тиеш. 

Әзер кайнатманы стерильләнгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз да тимер капкач белән капкачлап, астын өскә әйләндереп куеп, суынганчы тотабыз. Аннары суыткычка урнаштырып, бер атна буе шунда суынырга куеп торабыз. Шуннан соң гына башка салкынча урында сакларга да мөмкин. 



Сәламәт булыгыз! Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар