Логотип
Десерт

Меренгалы рулет

Шундый тәмле, кетердәп авызда эрегән, аз гына чикләвек һәм җиләк тәме килеп торган – МЕРЕНГАЛЫ РУЛЕТ. Карап торуга шактый катлаулы, әмма һәрбер уңган хуҗабикәнең кулыннан килерлек тәмле француз десерты. Аны һәркем ярата, ул иң популяр тәм-томнар рәтендә. «Сөембикә» укучылары өчен аны аш-су остасы Ландыш СӘЛИХҖАНОВА әзерләп күрсәтер.

Шундый тәмле, кетердәп авызда эрегән, аз гына чикләвек һәм җиләк тәме килеп торган – МЕРЕНГАЛЫ РУЛЕТ. Карап торуга шактый катлаулы, әмма һәрбер уңган хуҗабикәнең кулыннан килерлек тәмле француз десерты. Аны һәркем ярата, ул иң популяр тәм-томнар рәтендә. «Сөембикә» укучылары өчен аны аш-су остасы Ландыш СӘЛИХҖАНОВА әзерләп күрсәтер. Ул үзе бу десертны беренче тапкыр бер ел элек әзерләп карый һәм интернетта язылган рецептта нәрсәдер туры килмәгәнне аңлый. Үзенчә үзгәртеп, камилләштереп, яңадан яза ул аны. Чөнки Ландыш – азык-төлек өлкәсен әйбәт белгән инженер-технолог, аңа ышанырга була! Үзенчәлекле бу рецепт белән безнең белән дә бүлешә. Әзерләп карыйбызмы?

Кирәк:


5 йомырка агы (170 г);
260 г шикәр пудрасы;
1 чәй кашыгы уксус;
1 чәй кашыгы лимон кислотасы;
20 г кукуруз крахмалы;
300 г эремчекле сыр;
200 г сөт өсте (сливки);
50 г шикәр комы;
200 г җиләк.

 

 

Эш барышы:

Йомырка агын савытка салып 3-4 минут блендер белән болгатабыз. 
Йомырка агы күбекләнә башлагач, савытка акрын гына шикәр пудрасын һәм лимон кислотасын салабыз.
Туглауны дәвам итәбез. Бераз соңрак уксус кушабыз.
Әлеге кушылманы блендер белән 8–10 минут туглыйбыз. Бу вакытка ул шактый куера.
Иң соңыннан кукуруз крахмалы кушып, тагын 2-3 минут туглап алабыз. Рулетның нигезе – меренга шуның белән әзер. 
Хәзер аны пергамент кәгазь  җәелгән противеньга 1,5–2 см калынлыгында тигезләп җәябез. (Өслекнең тигез булуы бик мөһим!)
Өстенә вакланган чикләвек сибәбез. (Чикләвекне теләгән кеше генә куллана ала, рецептта аның булу-булмавы мөһим түгел.)
160 градуска кадәр җылытылган духовкага 30 минутка куябыз. Ул арада эчлек өчен крем ясый торабыз.
Крем 
Эремчекле йомшак сырны  таралып китсен өчен башта үзен генә 1-2 минут, аннары шикәр пудрасы, соңрак сөт өсте кушып, 5-6 минут блендер белән туглыйбыз. (Шикәр пудрасы һәркемнең баллыны ничек яратуына карап кушыла.)
Әгәр дә рулетны пешергәч үк ашарга телисез икән, ул очракта җиләкләрне вак телемнәргә кисеп кенә дә кулланырга була. 
Эчлеккә җиләк куллануның икенче варианты да бар. Моның өчен җиләкләрне талгын утка куеп азрак пешерәбез. Кайный башлагач, шикәр комы өстибез. Кайнатмабыз куерып китсен өчен, алдан аз гына суга салып болгатылган крахмалны кушабыз, үтә күренмәле төскә кергәч, уттан алабыз һәм суынырга куябыз. Җиләкле кайнатманы эш башланганчы ук ясап куйсаң уңайлы була. 
Ярты сәгатьтән духовкадагы меренганы алабыз һәм җайлап кына тактага күчереп суынганын көтәбез. 
Суына төшкәч, меренганың астын өскә әйләндерәбез. Чикләвекле ягы тышка карап калсын өчен шулай эшләү кирәк.
Рулетыбыз хуш исле булсын өчен, өслеккә аз гына җиләк кайнатмасын ягып чыгабыз. 
Өстенә рәсемдә күренгәнчә крем ягабыз. (Кашык белән ягарга да ярый.) Крем өстенә берничә буй җиләк яки җиләк кайнатмасын салабыз.
Рулетны төрү – иң җаваплы мизгел. Тиз генә, кәгазьне әйләндерә барып төрергә кирәк. Рулет әзер булгач, аның өстен үзебез теләгәнчә бизибез һәм 50–60 минутка суыткычка куябыз.
Меренгалы рулет тәмле булсын!  
 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Газ духовкасы булса,пешереп булмый меренганы, ин мохиме электр духовкасы кирэк

    Хәзер укыйлар