Логотип
Десерт

Масала чәе

Масала ул – нигездә, хуш исле тәмләткечләр җыелмасы. Хәзер әзерлисе «масала-чәй» – сөтле һинд чәй өчен хуш исле тәмләткечләр җыелмасы. Тәмләткечләрнең төре дә, күләме дә үзгәрергә мөмкин, чөнки кушылмаларның төгәл тәртибе юк, гадәттә,иң  кулланыла торган тәмләткечләрне генә кулланырга була – кардамон, имбир, канәфер, кара борыч, фенхель орлыклары кебекләрне.
Башка төрле тәмләткечләр – мөшкәт чикләвеге, татлы тамыр (корень солодки), шафран, бадам (миндаль) чикләвеге, роза чәчәге таҗлары кушып та эшләргә була. Аларны, үзегез теләгәнчә, бер-берсе белән төрләндерә-төрләндерә дә файдаланып була. Мәсәлән, канәфер урынына – мөшкәт чикләвеге, дарчин урынына – шафран. Бер сүз белән әйткәндә, теләсә нинди тәртиптә кулланыла.
Куе итеп пешергән масала чәе сусауны басарга мөмкин, ашыйсы килүне бетерә. Мөшкәт чикләвеге уңай тонус биргәнгә күрә, ул иртәнге кофены алыштыра ала, ашкайнату системасын нормальләштерә, иммунитетны арттыра, салкын тиеп авырганда файдалы.
Тәмләткечләрне кофетарттыргычтан мул итеп тарттырып, пыяла савытларга тутырып кую әйбәт, кирәк вакытта чәй янына кушып, сөт өстәп эчәргә була.
 

Кирәк:
* 500 мл су;
* 500 мл сөт;
* 5 бал кашыгы эре яфраклы кара чәй;
* тәменчә камыш (тростник) шикәре.
 
Тәмләткечләр:
* 4 тартмачык кардамон;
* 5 борчак кара әче борыч;
* 5 борчак хуш исле борыч;
* 1 йолдызчык бадьян;
* 5 данә канәфер;
* 1 сантиметрлы бер кисәк дарчин (корица);
* бал кашыгының 1/4 өлеше кипкән төелгән имбир;
* бал кашыгының 1/4 өлеше мөшкәт (мускатный) чикләвеге.
 
 

Эш барышы:

1. Кофетарттыргыч савытына сайланган тәмләткечләрне салып, порошок хәленә кергәнче тарттырабыз.


2. Калай савытка (турка булса да ярый) бер генә тапкыр кулланыла торган кофе өчен фильтр куябыз. Шунда ук бер бал кашыгы тарттырылган тәмләткеч салабыз.


3. Камыш шикәре кушып, өстенә су коябыз. Турканы утка куеп, кайнатабыз. Талгын гына утта 5 минут тотабыз.


4. Аннары шулкадәр үк сөт өстәп, кайнатып чыгарабыз да уттан алабыз. Тәмләткечле фильтрны алып ташлыйбыз.


5. Заварка чәйнегенә эре яфраклы чәй салып, хуш исле тәмләткечле сыекчаны шунда агызабыз.


6. 2-3 минут төнәткәннән соң, җылы чынаякларга агызып, тәмле итеп эчәбез.

Масала чәен эчкәндә пешкән камыр ризыклары да, татлы-баллы ризык та кирәкми. Аны, ләззәтләнеп, үзен генә эчәргә кирәк.  
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар