Логотип
Десерт

«Кышкы чия» пирогы

Җәйне сагынган бер кичтә суыткычтан катырырга куйган чияне алабыз да, «Кышкы чия» пирогын пешереп, гаилә белән бергәләп мәтрүшкә, кипкән җиләк, карлыган яфраклары кушылган шифалы чәй эчәбез.  Әлеге тәмле пирогны безгә Гөлнара ХӘМЗИНА әзерләп күрсәтте.

Җәйне сагынган бер кичтә суыткычтан катырырга куйган чияне алабыз да, «Кышкы чия» пирогын пешереп, гаилә белән бергәләп мәтрүшкә, кипкән җиләк, карлыган яфраклары кушылган шифалы чәй эчәбез.  Әлеге тәмле пирогны безгә Гөлнара ХӘМЗИНА әзерләп күрсәтте. Гөлнара ашханәләр системасында эшли. Чит илләрдә сәяхәт итәргә ярата, аннан төрле ризык рецептларын алып кайта да, үзе эшләгән ашханәдәге менюга кертә. Ә менә «Кышкы чия» пирогы – аның иң яратканы! Әйдәгез, бу пирогны бергәләп әзерләп карыйк!

Кирәк:
(камыр өчен)
10 г чүпрә;
чүпрәне күпертер өчен бераз гына сөт;
100 г маргарин;
1 бал кашыгы
шикәр комы;
1 данә йомырка;
бер чеметем тоз;
чама белән он.
Эчлек өчен:
120 г шикәр комы;
2 йомырка;
100 г каймак;
250 г эремчек;
бер чеметем ванилин.
Пирогның өстен бизәр өчен:
350 г катырылган чия;
70 мл су;
1 кап желатин.
Эш барышы:
Чүпрәне сөттә 10–15 минут күпертәбез.  Кирәк әйберләрнең барысын бергә кушып, уртача йомшаклыктагы камыр әзерлибез.  Эремчек, шикәр, йомырка, каймак, ванилинны бертөрле массага килгәнче блендерда күпертәбез. Уртача зурлыктагы табаны майлап, кырыйларына менеп торырлык итеп камыр җәябез. Камыр өстенә эремчекле эчлекне салып, 160 градуска кадәр кызган духовкага 25 минутка куябыз.
Пирог пешкәнче, өске өлешкә куела торган чияләрне әзерли торабыз. Моның өчен катырылган чияләргә су кушабыз һәм кайнап чыкканчы плитә өстендә тотабыз. Кайнап чыгуга плитәдән алып суын башка савытка агызабыз  һәм чияләрне суытырга куябыз. (Чияләрнең төше алдан ук алына.)  Желе әзерләү өчен чия  пешкән суны кулланабыз.  Аңа желатин салып, күпергәнче тотабыз. Шуннан шикәр комы кушып болгатабыз да кайнатып чыгарабыз.
Ул арада духовкадагы пирог та пешеп чыга. Аны суытырга алып куябыз.  Пирог суынгач, өстенә чияләрне тезәбез һәм тигез итеп желатинлы сироп салабыз.  Барысы да әзер булгач, пирогны 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз. Чәй янына чыгарганда чияләр өстенә шикәр пудрасы сибеп җибәрәбез. Пирог күз алдында үзгәрә. Әйтерсең лә чияләр өстенә әле генә февраль кары явып узган. Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар