Логотип
Десерт

Крыжовник кайнатмасы

Мондый тәмле кайнатма ясап караганыгыз булды микән әле! Патшаларныкы, дип йөртәләр крыжовниктан ясалган әлеге сыйны. Сыналган бу рецептны безгә журналыбызның дусты, күпләр үз иткән аш-су остасы, татар блогеры Мәрьям МИҢНЕГОЛОВА тәкъдим итә. Аның рецептлары бик ышанычлы.

Кирәк: 1 стакан су, 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы.

Крыжовникны юабыз, суын саркытабыз.

Кайнатма әзерли торган савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгарабыз.

Шуңа 10 стакан крыжовникны салып, 15 минут кайнатабыз (кайнап чыкканнан соң).

Крыжовник янына 8 стакан шикәр комы салып, тагын 15 минут кайнатабыз.

Газны сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы кушабыз да, эреп беткәнче туглыйбыз.

Банкаларга кайнар килеш тә, салкын килеш тә тутырырга була.

Теги: кайнатма консервация варенье кышка әзерлибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар