Логотип
Десерт

Эремчекле печенье

Бу печеньеларны тәмле дип кенә әйтү – аз. Алар, чыннан да, бик тәмле, авызда эреп китә – алтынсу төсендәге йомшак, уалучан печеньеларның эремчекле эчлеге дә үзе файдалы, үзе искиткеч хуш исле. Печенье камырында кукуруз оны кушылу да аның структурасын бик тә үзенчәлекле итә.
 

Кирәк:

(камыр өчен)
* 2 йомырка;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атланмай;
* майлылыгы 20% булган 3 аш кашыгы каймак;
* 300 г бодай оны;
* 200 г кукуруз оны;
* 10 г камыр көпшәрткеч (разрыхлитель);
* 1-2 г ванилин.


(эчлек өчен)
* 250 г 5% лы эремчек;
* 1 йомырка;
* 2 аш кашыгы шикәр комы.

 

Эш барышы:

1. 2 йомырканы, каймакны, шикәр комын савытка салып катнаштырабыз.


2. Йомшаган атланмай өстибез.


3. Иләнгән бодай һәм кукуруз онын, камыр көпшәрткечен дә шунда салып, камыр басабыз.


4. Камырны басып бетергәч, 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.


5. Шул арада эчлек әзерлибез: эремчекне, йомырка белән шикәр комын, ванилинны бергә кушып, бертөрле катнашмага килгәнче туглыйбыз.


6. Камыр әзер булгач, печеньеларны ясарга керешәбез – камырны юка итеп җәеп, дүртпочмакларга кисәбез.


7. Аннары дүртпочмакларны әйләндереп, очларын конверт сыман тоташтырабыз.


8. Яңадан әйләндереп, уртасына бераз гына эчлек салабыз.


9. Бер-бер артлы кырыйларын тоташтырып, әйбәтләп бөгәбез, һәр дүрт читнең очларын яфрак сыман итеп бераз гына тарттырып алабыз.


10. «Антипригарный коврик» җәелгән табага печеньеларны тезәбез һәм 25-30 минутка 180 градуска кадәр кызган духовкага тыгабыз.


11. Әзер печеньеларны чәй табынына суытып чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар