Логотип
Десерт

Корт ясауның тагын бер ысулы

Татар халкы "Корт"ны элек-электән әзерләгән. Бабаларыбыз, җиңел дә, туклыклы да дип, аны ерак юлга чыкканда алганнар. Ә табын күрке - гөбәдияне, гомумән, кортсыз күз алдына китерү авыр. "Корт"ны чәй янына да куярга була.

Татар халкы кортны элек-электән әзерләгән. Бабаларыбыз, җиңел дә, туклыклы да дип, аны ерак юлга чыкканда алганнар. Ә табын күрке – гөбәдияне, гомумән, кортсыз күз алдына китерү авыр. Кортны чәй янына да куярга була.

 

Кирәк: 

2,5 л авыл сөте; 

200 мл (1 стакан) майлы булмаган кефир; 

2 аш кашыгы аш серкәсе; 

50 г атланмай; 

1-2 аш кашыгы шикәр комы. 

 

Эш барышы: 

 

Корт әзерләр өчен майлылыгы югары булган авыл сөте кирәк. Көйдерми торган төпле кәстрүл йә казан булса да, яхшы. Сөтне кәстрүлгә салып, кызулыгы 60 градуска кадәр җиткәч, 1 стакан кефирны да шунда өстәп, барлыкка килгән катнашманы болгатабыз. Шуннан соң сөт оеп, калган өлеше куерып, өскә күтәрелә. Эремчеккә әйләнгән өлеше куерак булсын өчен, аз-азлап аш серкәсе өстәп, гел болгаткалап торабыз. Кәстрүлнең төбендә сүл барлыкка киләчәк. 

Шул сүле кайнап беткәнче 2-3,5 вакыт кайнатабыз. «Корт»ка алсу төс керә башлагач, 1-2 аш кашыгы шикәр комы салабыз. 

Шул рәвешле пешерүебезне дәвам итәбез. Артык озак кайнап та сүле кимемәсә, саркытсак та була. Эремчеккә генә калгач, ул сары төскә кергәч, атланмай өстибез дә тагын 10 минут чамасы кайнатабыз. «Корт»ыбыз әзер. 

Уттан алып суытабыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен якта кызыл эремчек дилэр аны. Корт башкорт ризыгы. Ачы катыктан эзерлэнэ. Суль ит ризыгынын буленэ. Эркет дилэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э бездэ тура дип атала.

      Хәзер укыйлар