Алмалы крамбл


 Бакчаларда алма исе генә! Август ул – алма ае. Табигать биргән бу нигъмәтләрдән туйганчы авыз итеп каласы иде бит!  Журнал укучыларыбызга «Матур булыйк» сәхифәсе аша яхшы таныш тренер Резеда Мусина август алмаларыннан бик тәмле крамбл пешереп карарга тәкъдим итә. 


Резеда Башкортстанның Илеш районы Бишкурай авылы кызы. Казанга хыялы әйдәкли аны – артист булырга тели ул. Казан театр училищесын тәмамлап, актриса-педагог белгечлеге ала. Ләкин язмышы бөтенләй башка сукмакларга алып кереп китә – тренер һөнәрен үзләштереп, хәзер шушы өлкәдә хезмәт куя. «Эшемне бик яратам, – ди Резеда. – Кичтән үк, тизрәк иртә җитсә иде дә, эшемә барсам иде, дип теләп ятам». Аш-су әзерләү белән мавыгып китүе дә тренерлык эшенә бәйле. «Көне буе залда шөгыльләнеп тә, дөрес тукланмасаң, тырышлыгыңның нәтиҗәсе булмас. Мин үзем дөрес туклану яклы – шикәрне, тиз үзләштерелүче углеводларны кулланмыйм. Тел йотарлык тәмле ризыкларны алардан башка да әзерләп була. Үзем пешерә торган тортлар, чизкейк, меренгалы рулет, сырникларда, мәсәлән, бодай оны да, шикәр комы да бөтенләй юк», – ди ул. Сер итеп кенә әйтәбез, Резеда киләчәктә үзенең кондитер кибетен ачарга хыяллана. Билгеле инде, биредә бары тик файдалы десертлар гына булачак. 
Резеданың аш бүлмәсендә көне буе кояш һәм... җыр. Җырлый-җырлый пешеренергә ярата ул. Үзе дә җырлар яза. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар репертуарында Резеда иҗат иткән җырлар да бар. Менә нинди талантлы, уңган, чибәр безнең татар кызлары! Ә крамблга әйләнеп кайтсак, ул бик  җиңел әзерләнә, ингредиентлары да  гади генә. Әйдәгез әле, өебезгә август алмаларының хуш исен таратып, бергәләп әзерлик аны. Дөрес, бу юлы он һәм шикәр комын кулланабыз, ләкин шикәрне табигый баллаткычларга (мәсәлән, стевия) алмаштырырга мөмкин. 


Кирәк (биш кешелек гаилә өчен)
500 г алма;
100 г көрән шикәр комы;
150 г он;
85 г атланмай;
60 г гадәти шикәр комы;
1 чәй кашыгы дарчин (корица);
35–40 г әстерхан чикләвеге. 
Эш барышы

Атланмайны вак шакмакларга кисеп, суыткычның туңдыру камерасына куеп торабыз. Май бик салкын булырга тиеш.

Әстерхан чикләвеген ваклап, коры табада 5 минут чамасы кыздырып алабыз. Болай аның тәме тагын да ныграк ачыла. Вакытыгыз чикле булса, чикләвекне кыздырмаска да мөмкин.

Алмаларның кабыгын әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Шакмаклар артык вак булмасын. Крамбл өчен алманың катырак һәм әчкелтемрәк сортлары яхшы. Андый алмалар пешергәндә изелми.  

Коры табага көрән төстәге шикәр комы, дарчин һәм туралган алмаларны салып утка куябыз. Шикәр, эреп, карамельләнә башлый. Алмалар йомшарып, суты бүленеп чыгу белән тагын бер тапкыр яхшылап болгатабыз да, табаны уттан алабыз. Алма кисәкләре карамель белән капланырга тиеш. 

Тирән эчле савытка он, гадәти шикәр комы һәм туңдыргычтагы атланмайны алып, камыр валчыгы ясыйбыз. Монда бер мөһим сер бар: майны фәкать чәнечке белән генә изәргә кирәк. Югыйсә май кул җылысыннан эреп, камыр кетердәвек булмый. 

Крамблны аерым-аерым кечкенә формаларда да, зур табада да әзерләргә мөмкин. Форма төбенә башта әзер алмаларны салабыз. Аннары кыздырган чикләвекне кушабыз. Теләсәгез, алма белән чикләвекне күбрәк тә алырга була. 

Чикләвек өстенә камыр валчыгын түшибез һәм табаны алдан ук 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куябыз. 


Крамбл якынча 25 минуттан әзер була, һәркемнең миче төрлечә пешерә, аны да исәпкә алыгыз. 
Гадәттә, кайнар крамблны табынга салкын туңдырма белән чыгаралар. Алай тагын да тәмлерәк. Монысы инде баллыны яраткан кешеләр өчен. 
Чәйләрегез тәмле, тормышыгыз ямьле булсын! 

Фото, видео: Анна Арахамия
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5625
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8418
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4211
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5033
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6826
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»