Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үз «бакчабыз» зөбәрҗәтләре

Күп вакыт без максатка бары урау юллар аша гына килеп була дип уйлыйбыз. Без ирешергә теләгән кайдадыр бик ерактадыр булып тоела. Ялгышабыз.

Максатыңа ирешү өчен ерак офыкларга җитү кирәкми. Теләгеңә ирешү юлы үзең уйлаганнан да якындарак булырга мөмкин. 

Борын-борын заманда Һиндстанда бер крестьян яшәгән. Али Хафед исемле булган ул. Үзенең кечкенә генә бакчасында көне-төне эшләгән бу кеше, ләкин байый алмаган.

Бервакыт аның ишеген карт дәрвиш шакыган. Али Хафед аны төн кунарга өендә калдырган, хәзинәдә бары белән сыйлаган. Дәрвиш исә үзенең күргәннәрен, белгәннәрен сөйләгән. Хуҗаны барыннан да бигрәк аның зөбәрҗәт турындагы хикәяте кызыксындырган. «Зөбәрҗәт – катып калган кояш нурлары ул, – дигән дәрвиш. – Ул бик сирәк очрый, ләкин шуны тапсаң, гомереңә җитәрлек байлык иясе булачаксың. Бер уч зөбәрҗәт улыңны патша тәхетенә утыртырга җитә».

Али Хафед төне буе керфек какмаган, дәрвиш сөйләгән зөбәрҗәтләр турында уйлаган. Иртән дәрвишнең аякларына егылып, ул зөбәрҗәтләрне кайдан табарга мөмкин булуын сораган. «Биек таулардан агучы елга ярында – ак комнар арасында була алар», – дигән кунак. 

Али Хафед тиз генә үзенең бакчасын саткан да, ерак юлга кузгалган. Бик күп җирләр гизгән, биек тауларга менгән, елгалар айкаган, ләкин зөбәрҗәтләрне таба алмыйча, гүр иясе булган. 

Ә аның бакчасын сатып алган кеше бервакыт бакча башыннан агучы елгада дөяләрен эчереп торганда ком арасында кояш нурларының күзне чагылдырып җемелдәвен күреп алган. Иелеп караса – кояш нурыннан гына торган үтә күренмәле ниндидер ташлар икән. «Бик кыйммәтле зөбәрҗәт ташлары бу», – дигән аңа зәркәнче.  

Әлеге кыйссаның морале гади: барлыгын үзебез дә белмәгән зөбәрҗәтләр безнең үз «бакчабызда» чәчелеп ята. Әлеге «бакчаны» яхшылап казырга, тәрбияләргә, сугарырга гына кирәк, һәм көннәрдән беркөнне ак ком арасында кояш нурлары җемелдәшкәнен күрәчәксез. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар