Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Яшәп кенә карыйм...

Хәзер яшьләр үзгәрәк. Әйтик, егет белән кыз гашыйк булышалар да никахсыз-нисез, хәтта әти-әниләренә дә әйтеп тормастан, бергә яши башлыйлар. Ир белән хатын булып...

 Хәзер яшьләр үзгәрәк. Әйтик, егет белән кыз гашыйк булышалар да никахсыз-нисез, хәтта әти-әниләренә дә әйтеп тормастан, бергә яши башлыйлар. Ир белән хатын булып.  Кайберләре бераздан гаилә кора, кайберләре тагын берәрсе белән яшәп карый. Гомер буе шулай яшәп карап йөрергә ризалары да табыла.  

Миңа бераз сәеррәк инде бу. 20 яшьтә булсам ничегрәк фикер йөртер идем икән? Әйтә алмыйм. Без яшьлектә беркатлырак булдык микән, андый уйлар башка кереп  чыкмады: беркем белән дә яшәп караган да, үлеп караган да булмады. Бәлки, шулай яхшырактыр да. Безнең чорда «сафлык» дигән төшенчә бар иде әле. Һәм аны сакларга тырышалар иде. Кызлар гына түгел, егетләр дә. Үз аягы белән ит комбинатына кереп барган сарык шикеллерәк кызларны да ялгыш адым ясаудан кисәтү, вакытында тыеп һәм тыелдырып кала белү бар иде. Чөнки нәфсесенә хуҗа булалмаган егетләр турында: «Алдаган кызны... Харап иткән», – дип әйтәләр һәм бу «көчләгән» дигән сүзгә бәрабәр ишетелә иде. Ә «кулланышта булган» кызларның бәясе бермә-бер түбән йөри, аларга инде җитди мөнәсәбәт югала. Кемнең кеше калдыгы белән гомер итәсе килсен.   

Шуңа күрә бергә яшәп карау гадәте юк иде. Бер башлагансың икән, яшәп бетерергә туры килә. Хәтта туйны яки никахны кичектергән очракта да, «яшәп карыйбыз да, характерлар туры килмәсә, аерылышабыз» дип түгел, ә «гомерлеккә бергә» дип тотыныш иде. 

Бу үткәннәрне идеаллаштыру түгел, әлбәттә. Һәр дәвернең үз сволочы була, адашканнары, алдашканнары була. Ә нигездә хәлләр шулайрак иде.  

Бүген аз гына бүтәнчәрәк. Сафлык, намус, гаделлек дигән төшенчәләр бик арзан бәяләнгән дәвер. Намус белән яшәүче саф күңелле гадел кешеләр бу заманга кирәкми, алар бик беркатлы яки булдыксыз булып тоела. Бүреләр заманы димим. Аларда табигый гаделлек бар. Бүре тиресе ябынган сарыклар заманы. Теше дә үтми, көче дә юк – ә нәрсәдер умырырга кирәк, юкса, бүре икәнеңә ышанмыйлар. Вәт тырыша теге бөтен мөмкинлеген кулланып. 

Бүген бөтен нәрсә матди байлык, акча галиҗәнаплары белән бәяләнә. Һәм ул беркайчан да җитми, затлы киенеп, татлы ашап яшәсәк тә, үзебезне вакыт-вакыт бик хәерче итеп тоябыз. Һәм тагын да күбрәк акча ясау юлларын эзлибез. Моның өчен бөтен көчебезне, мөмкинлегебезне, бөтен нәрсәбезне кулланабыз. Якыннарыбызны кулланабыз. Безне кулланалар. Без – кулланучылар җәмгыяте. Һәм бу җәмгыятьтә «кулланышта булмаган» кеше юк. 

Урыста «потребительское отношение» дигән сүз бар. Бездә дә шундый мөнәсәбәт. «Әй, менә моны йөртеп карыйм әле, ошамаса алыштырырмын».   Без көненә әллә ничәшәр кабат шул сүзне кабатлыйбыз. Кием алганда да, телефон, компьютер, машина, фатир һәм башкаларны алганда да. Шундый караш. Сәнгатькә, әдәбиятка, кешеләргә. Шул мөнәсәбәт мәхәббәткә дә күчә. «Моның белән яшәп карыйм әле...» Бу хәтта мәхәббәт тә, бергә яшәү дә түгел, ә бер-береңне кулланып карау. Ошамый икән – алыштырасың. Һәм монда «кеше калдыгы» дигән төшенчә юк. Кемдер синнән калганны куллана, син  – кемнәндер калганны. «Кулланышта булмаган» яр юк монда. Булган очракта да алар аз һәм хәлиткеч көч түгел. 

Монысы да гаҗәп. Акыллылар меңгә бер генә туа, мең юләргә бер акыллы туры килә, диләр. Ләкин дөнья шул меңнән бер шәхес акылы белән түгел, ә мең ахмак тавышы белән сайланган юлдан бара. Дөнья белән тавышлар идарә итә. 

Монда инде берни эшләп булмый. Безгә охшамаган, бүтәнчә яшәп карарга теләгән яшьләргә бәхет кенә теләргә кала. Һәм без бәхет телибез. Ләкин безнең теләк вак мәсьәлә, әһәмиятсез. Иң мөһиме – алар үзләре бәхетле булырга теләсен. Һәм бәхетле булсын. Булып кына карамасын... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, әллә ниткән юлдан китеп бара дөньялар. Әхлаксызлык өстенә ялган да күбәйде,. Хәер, алар гел янәшә, аерым-аерым була да алмыйлар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе шул. Уңай күренеш түгел инде бу . Никахсыз кавышу зина дип атала, тегеләй борсаң да, болай әйландерсәң дә Аллаһының тыйган гамәле. Ә Аллаһ кушканга каршы барып бәхетле булып булмый

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мине яратып йөргән , мине гомерлек яры итеп күргән егетнең хатыны белән , еллар үткәч аралаштым . .Ул мине , билгеле кем икәнемне белми иде ." Ирем күп хатыннар белән йөрде , әмма мин аңар упкәләмим , кичердем аны " диде , күзен дә йоммыйча . Ә кирәкме икән андый кичерүләр? " Син аңар кадәр кыз булмагансыңдыр инде , алайса ? " - дим . " Юк , кыз түгел идем аның белән яши башлаганчы , йөргән егетем бар иде , булачак ирем минем белән йоклагач , ул белде , һәм асылынып үлде " - ди . Мондый кеше иренең башкалар белән йоклап йөрүенә ничек каршы килсен ? Маратның иҗатын ошатам . яхшы яза бик .

          Хәзер укыйлар