Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ялгыз каен

Ялгыз каен булмый, диләр,
Ялгыз каен үрләрдә лә,
Ялгыз каен үрләрдә.
Ялгыз каеннардай ялгыз Минем кебек кемнәрдер.

Хәмдүнә җырлый. Радиодан тапшы­рылган әлеге җырдан бүлмәм моң белән тула. Шуның тәэсиренә мавыгып, эшләгән эшләр онытыла. Тыңлаган са­ен йөрәккә якыная барган бу көй күңел­нең әллә кай җирендәге хатирәләргә барып кагыла. Рәшә дулкыннары сыман тирбәлеп туган авыл, туган җир, Нуриҗамал әби күз алдына килеп баса. Нигә Нуриҗамал әби? Нигә башка берәү түгел? Белмим. Әлеге сагышлы көйне ишеткән саен нигәдер шушы әбекәйне искә төшерәм.
Гомере буе ялгыз яшәде ул. Гомере буе фәкыйрь булды. Җитмәсә, бер күзе сукыр, икенчесе дә начар күрә иде, ах­ры. Исәнләшкәндә дә танымый торыр иде. Торган җире-йорты мунча зурлы­гындагы бер өй. Ни капкасы, ни каралты-курасы булмады. Аның бөтен байлы­гы, күңел юанычы — тәрәзә каршында яктылыкка, иркенлеккә туенып үскән ялгыз каен иде. Бу бөдрә каен Ну­риҗамал әбинең өрсәң дә аварга тор­ган өен җил-давылдан саклады. Эссе көннәрдә үзен дә күләгәсенә сыендыра иде.
Авыл халкы, гадәттә, тәрәз каршына сирень, чия, балан куаклары, шомырт утырта. Ә каенны?.. Каенны басуларда, елга буйларында, урманнарда, зират өсләрендә генә күрергә мөмкин. Ка­ен — кайгы агачы дигән әйтем бар халыкта. Күрәсең, кешеләр кайгы-хәсрәттән качарга теләп, каеннардан ерак- тарак торырга омтыла. Бәлкем... Хәер, белмим. Ул чагында нигә соң бу Сылу­кайның исемен җырларга кушып җыр­лыйлар? Сагышлардан арынырга, кү­ңелләрен бушатырга телиләр.
Нуриҗамал әбинең дә үзе генә белгән сагышы — кайгысы бар иде... Тик тәрәзә каршында, урамга ямь би­реп үскән чибәр каеннан күрмәде ул аны. Юк, юк... Киресенчә, сердәше, юа­нычы итте ул каенны. Шуның төбендәге эскәмиядә, толым-толым булып салын­ган ботак-яфракларның лепер-лепер
килеп серләшүеннән бер рәхәтлек ки­чергән халәттә сәгатьләр буе мөкиббән китеп утыра торган иде ул. Юк, юк, ял­гыз каенга тел тидермәде.
Киңәшчесе, артыннан йөрүчесе булмаганлыктан, шактый еллар пенсия ак­часын да ала алмаган икән әле Ну­риҗамал әби. Шуны сиздермәгән. Авыл халкы аңа пенсия акчасын юллап бирде үзе, ләкин бу гына Нуриҗамал әбинең күңел төбенә яшеренгән хәсрәтен баса алмады.
Соңрак, еллар бөтәеп, бераз тын алырга ирек бирелгәч, аның алачыгы да күзгә ташланды. Авыл халкы, хакимият бу юлы да аңа ярдәм кулын сузды. Нуриҗамал әбине бушап калган бер әй­бәт өйгә күчерделәр. Чын күңеленнән рәхмәтен әйтте карчык, әмма бу юлы да йөзендә шатлык билгеләре чалынмады кебек...
Нигәме?
Узган гасырның кырык берендә ке­шеләргә кайгы-хәсрәт өстәп, илгә афәт килгән. Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылыннан да ике йөзләп ир-егет яу кы­рында башын салган. Аларның берсе Нуриҗамал әбинең бердәнбере булган. Әнә шул каһәр төшкән сугыш аның бәхетенә киртә корган, гаиләсенең та­мырын корыткан. Шуңа күңеле үсмәгән. Шуңа гомере буе хәсрәтләнеп, дөньяда бердәнбер өмете булган җан дустын көткән икән ул...
Нуриҗамал әби дә күптән гүр иясе инде. Ләкин аның ире утыртып калдыр­ган каен агачы яши әле... Җыр яши... Милләтебез яши...
Йөзләгән, меңләгән кешеләрнең күңеленә керә алган, йөрәгенә юл сал­ган әлеге халык җырын тыныч күңел белән генә тыңлау мөмкинме соң?..

Ялгыз каен булмый, диләр,
Менә бер ялгыз каен ла,
Менә бер ялгыз каен.
Ялгыз каеннардай ялгыз Кипе бит җаныкаем.
Ялгыз каен булмый, диләр.
Була торгандыр инде лә,
Була торгандыр инде.
Һәркемдә дә бер хәсрәт Була торгандыр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар