Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Улын онкологиядән коткарган әнине өйдән куганнар»

Безнең татар, мөселман халкында изге йолаларның берсе – сәдака бирү. Кеше авыр вакытында да, шатлык килгәндә дә сәдака бирергә ашыга. Пәйгамбәребезнең сөннәте ул. Аллаhы Тәгалә дә сәдака бирүчеләргә әҗер-сәвапларны күп итеп язармын дигән. Зөфәр абый – Казан мәчетләрнең берсендә сәдака китерүчеләргә дога уку вазыйфасын башкара.

Безнең татар – мөселман халкында изге йолаларның берсе – сәдака бирү. Кеше авыр вакытында да, шатлык килгәндә дә сәдака бирергә ашыга. Пәйгамбәребезнең сөннәте ул. Аллаhы Тәгалә дә сәдака бирүчеләргә әҗер-сәвапларны күп итеп язармын дигән. 
Зөфәр абый – Казан мәчетләрнең берсендә сәдака китерүчеләргә дога уку вазыйфасын башкара. Аның кечкенә генә үз бүлмәсе бар. Татар бабайларына гына хас түгәрәк сакаллы, пөхтә киенгән, түбәтәйле Зөфәр абый ягымлылыгы, килгән кешеләргә игътибарлылыгы белән аерылып тора. Шуңадыр, мәчеткә атлап керүчеләр иң беренче чиратта Зөфәр абый янына килә. Ул игътибар белән кешенең гозерен тыңлый. Аннары ашыкмый гына, җиренә җиткереп Коръән сүрәләрен укый, дога кыла. Эшләре беткәч тә, әби-апалар китәргә ашыкмыйлар, эчләренә тулган борчу-кайгыларын сөйлиләр, хәтта елап та алалар. 
Миңа да Зөфәр абыйдан дога укытырга насыйп булды. 
– Әссәләмегаләйкем, кызым, – дип, матур елмаеп каршы алды ул мине. –- Сәдакаңны бисмилла әйтеп, уң якта торучы тартмага сал. Аллаh ризалыгы өчен дип ниятлә, кызым, теләкләреңне әйтергә онытма. Аннары дога укырбыз. 
Бабай кушканча эшләдем. Бисмилламны әйтеп, сәдака акчасын тартмага төшереп җибәргәч, килүчеләр өчен махсус куелган урындыкка килеп утырдым. Вафат булган әтиемнең, туганнарымның исемнәрен кәгазьгә язып, бабайга суздым. Бабай көйли-көйли дога укый башлады. Мин күзләремне йомдым. Күңелгә шундый рәхәт иде бу минутларда. Үзем дә сизмәстән, күзләремнән битемә кайнар яшь тамчылары тамды. Күз алдыма бакыйлыкка күчкән кадерле әтием, әби-бабайларым килеп басты. «Аллаhым, урыннарын җәннәт түрләрендә ит», – дип кабатладым мин. 
Дога укылып беткәч тә минем бу матур бабай яныннан китәсем килмәде. Сөйләшеп киттек. 
– Зөфәр абый, мәчеткә сәдака китерүчеләр күпме? – дип сорадым. 
– Балакаем, күп булмыймы соң, – диде ул ак сакалын сыйпап. – Кичә генә 100 ләп фитра сәдакасын китерделәр (мин мәчеткә Гает бәйрәме алдыннан барган идем). 30 лап кеше әрвахлар өчен дога кылдырырга килде. Көне буе эшем дога укуда булды. Аллага шөкер, дини бәйрәмнәрдә мәчетебезгә бихисап кеше килә. Гает намазында төп заллар халык белән тулды, хатын-кыз залларында да басып торырга урын юк иде. Без, килгән кешеләргә намаз укырга урын калсын дип, үз бүлмәләребездән чыкмадык та. Урамда урнашкан шатерлар да халык белән шыгрым тулды. Иң шатландырганы – мәчеткә килүчеләрнең күпчелеге яшьләр. 
– Зөфәр абый, ничек итеп дөрес дога кылдырырга? Кайбер мәчетләрдә кешенең әтиләрен әйтмичә генә дога кылалар. 
– Иң беренче чиратта, мәчеткә килгән кешедән: «Нинди ният белән килдегез?» – дип сорыйм. Кемдер авырый, кемнеңдер җитди анализлар бирәсе бар. Кайсыларының якыны операция өстәлендә ята. Кайберләре исә: «Бабай, хатыным бәби таба!» – дип килеп керә. Мондый очракта, сөенә-сөенә укыйбыз инде. Кемдер вафат булган якын кешесенең туган көне алдыннан дога укытырга килә. 
Соңгы вакытта байтак кешеләр өйләрендә мәет ашлары да уздыра алмады бит. «Туганнарыбыз килә алмыйбыз, диделәр, шуңа күрә өчесен, җидесен, кырыгын мәчеттә генә укытырга булдык», – дип киләләр. Шулай итеп, көн буе мәчеттән чыкмыйча, дога кылып утырабыз. Аллаh кабуллардан гына кылсын укыган догаларыбызны. Әрвахларның исемен, әтисенең исемнәрен әйтеп дога кылабыз. Теге дөньяда фамилия юк ул. Кайбер кешеләр башка мәчетләрдәге мөнәсәбәттән зарлана, «Калдыр акчаңны, вакыт булганда укырбыз», – дип әйтәләр икән. Алай ярамый ул, кеше бит мәчеткә йә гыйбадәт кылырга, йә күңелендә тирән борчу булганда килә. Мин килгән һәркем белән сөйләшергә тырышам. Үземә дә тиздән 70 яшь тула бит инде. Күп күрелде, тормыш тәҗрибәсе тупланды. Әле күптән түгел генә мәчеткә бер яшь ханым килеп керде. «Сез буласызмы инде ул мулла-психолог?» – дип сорый. Күрше-тирә йортларда мине «мулла-психолог» дип йөртәләр икән. 
Бабай сакалын сыйпап кет-кет көлеп куйды. 
– Мәчеткә нинди проблемалар белән киләләр? 
– Әй кызым, әйтеп бетереп булмый барысын да, хәсрәтләрнең ниндие генә юк. Баласын күмгән аналар килә. Үлгәненә 10–15 ел узса да, йөрәк ярасы төзәлми бит ул, бала хәсрәте – ачы хәсрәт. Кайберләре баланың нидән үлгәнен яшерә, «үлде инде, үлде», диләр. Сәбәбен дә әйтмиләр, ялганлыйсылары да килми. Шул наркотиктан үлгән яшьләр инде болар. Мин бик аңлыйм, гаепләмим. Дога кылабыз, бер Аллаhтан кичерү сорыйбыз. Вакытлыча ләззәткә кызыгып, начар юлга кереп киткән яшьләр инде, мин аны замана чире дип атыйм. Шушы ялгыш адымнары гүргә алып китәсен уйлап та карамаганнар бит алар. 
Балаларыннан кадер-хөрмәт күрмәгән, җәберлектә яшәүче ата-аналар да килә мәчеткә. Менә бер атна элек кенә өлкән яшьтәге бер апа килде. Сәдакасын калдырды да, китәргә ашыга бу. «Апа, ашыкмагыз, дога кылыйк, бергәләп укыйк», – дидем. «Балаларым мәчеткә килгәнемне белсәләр, ачуланалар, йөрмә, анда чирле кешеләр генә йөри, авыру алып кайтырсың, диләр. Алардан качып-посып кына килүем», – дип елады апа. 
Тагын бер апа хәтергә нык уелып калды. 40 ел буе мәктәптә балалар укыткан. Бер кыз, бер малай үстергән. Улы онкология чире белән авыргач, гомер буе җыйган акчасын улын дәвалау өчен тоткан. Германиядә катлаулы операция ясатканнар. Ананың догаларын, теләкләрен ишеткән Аллаh, улы терелеп аякка баскан. Кызганыч, ананың яхшылыгы бик тиз онытылган, апаны улының өендә кыерсыта башлаганнар. «Ашаганда авызыңнан коела, син тегеләй, син болай», – дип килене каныга икән. Аптырагач, ана кеше кызы янына киткән. «Кызым, балакаем, аз гына булса да синдә торыйм, ял итим, улыма кирәксезгә әйләндем», – дип ялынган. Ләкин кызы әнисен өенә кертмәгән. «Акчаңны кемгә туздырдың, шул карасын!» – дип куып җибәргән. И-и кызым, нинди генә тарихлар юк монда, үзе бер китап язарлык! – диде Зөфәр абый авыр көрсенеп. 
– Мәчеткә сәдаканы кайсы милләт вәкилләре калдыра? 
– Күбрәк үзебезнең татар-мөселманнар инде. Араларында башки милләт вәкилләре дә очрый. Татар кешесендә кияүдә булып, ирләре вафат булган ханымнар килә. Араларында дога укыганда кулларын күтәреп утыручылар да бар. Кайсылары: «Укыгыз, мин көтеп торам», – диләр. Безнең мәчеткә 70 яшьләрдәге урыс милләтеннән булган ханым йөри. Аның ире татар булып, яшьләй үлеп киткән. Кайнанасы белән булган очракны сөйләде ул. «Үләр алдыннан күзләре моңсу иде аның. «Нигә борчыласың, сиңа дога укырга кеше булмас дип борчыласыңмы? Аякларым йәргәндә мәчет юлыннан кайтып кермәячәкмен, иремә дә, сиңа да сәдака биреп торырмын», – дидем. Кайнанамның күзләре балкып китте, йөзендә елмаю сизелде. Шундый хәлдә җан бирде кайнанам. Ике елдан иремнең сеңлесе шалтыратып, өенә чакырды. Онкология чире тапканнар. «Мин тиздән үләм. Әнигә дә, абыйга да дога укытасың, мине дә калдырма», – диде дә, елап җибәрде. Менә йөрим инде. Аякларым йөргәндә мәчеткә киләчәкмен», – дип сөйләде ул. 
Зөфәр абыйдан мәчет каршында тезелеп утырган хәер сорашучы әби-апалар турында да сораштым. Кайберләрен яхшы машиналарда китереп куйганнарын күрдем. 
– Хәзрәтләребез арасында да алар хакында сөйләшү булды инде, – диде Зөфәр абый. – «Бирегез дип тә, бирмәгез дип тә әйтә алмыйбыз», – диделәр. Аларга бирелгән акчаларның нәрсәгә тотылганын белә алмыйбыз. Аракыгы тоталармы, ипи алырга тоталармы – бер Аллаh белүче. Бәлки, араларында, чыннан да, мохтаҗлар бардыр... 
Зөфәр абый белән бик җылы аерылыштык. Киткәндә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. 
– Балалар әти-әниләренә карата җылы мөнәсәбәттә булсыннар иде. Әти-әниеңә, кайнана-кайнатага карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, картайган көннәрдә шундый мөгамәлә күрерсең. Бөтен нәрсә дә бумеранг булып кайта. Бер хәзрәтебезнең телефоннан «җәннәтем» дип сөйләшкәнен ишетеп аптыраган идем. Баксаң, ул әнисенә шулай дип дәшә икән. Пәйгәмбәребез дә «Җәннәт – әниләребезнең аяк астында», дип әйтеп калдырган бит. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Еладым. Рэхмэт зур

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт зур!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кузлэремнэн яшьлэр тэгэрэде.авыр хэллэр

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем әби дога кыла иде, улгәннән соң безләргә дога кылучы бәндәләреңне җибәр дип.. Зур бәхет бит

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рәхмәт...

            Хәзер укыйлар