Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Туасы Җаннар хакына


Соңгы чиккә җиткән  хатын-кызны бала төшертү уеннан кайтару бик кыен.


Гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау үзәге «Умиление»дә эшләүче кызлар үзләре дә бала сыман гына әле. Ләкин: «Штатта без бишәү генә», – дип сөйләгән психолог Аида Фиогбе да, үзәк җитәкчесе Элина Галиуллина да
нинди катлаулы, җитди эшкә алынуларын яхшы аңлыйлар. Кеше го­мер­ләре, кеше язмышлары, бер уйласаң, алар кулында бит.
Моннан алты ел элек оешкан әлеге үзәкнең төп максаты – бала төшертергә җыенган, тудыргач та баласыннан баш тарткан әниләрне ялгыш адым ясаудан туктатып ка­лу, кайчан да бер барыбер үкенә­чәк уйларыннан кире кайтару.
Менә-менә очарга әзер күбәләктәй, җаны уч төбендә торган са­быйның гомере белән үлчәнә ул игелекләр... Беркайчан да истән чыкмый, гомергә артыңнан эзәр­лекләп килә торган зур хата димим, олы фаҗигадер
ул балаңнан баш тарту. Тудыргач та нәниен бала табу йортында калдырып кайткан яшь әнинең, газизен эз­ләп, бер балалар йортыннан икен­чесенә чабуы турында елап сөйлә­вен бер дә онытасым юк. Үкендерә
ул шулай, тик инде соң була.
– Баланы табаргамы-төшертергәме дигән сорау туганда, хатын-кыз иң элек гаиләдәге матди хәлне күз алдында тота, – ди үзәк җитәкчесе Элина Галиулли­на. – Йә аны ире ташлап киткән, йә табарга кушмый. Шуны истә тотып, дүрт ел элек гуманитар ярдәм оештырдык. Безнең Киров районында үз складыбыз бар. Мохтаҗларга хатын-кыз һәм балалар киемнәре­, караватлар, коляскалар, бала чүпрәкләре, памперсларга кадәр бирәбез. Һәм, әлбәттә инде, кирәксенгән кешегә азык-төлек таратабыз. Без инде 600 дән артык гаиләгә булыштык. Күбесе боларны җитди ярдәм итеп кабул итә. Дөресен әйткәндә, хатын-кызга күп тә кирәкми. Булмаганда, әйтик, аягына итек (нибарысы!) алып бирсәң дә, бала табарга риза ул. Тик үзенең проблемалары белән ялгыз калдым дип кенә уйламасын. Шунысы куркыта
аларны.
Үзәккә мөрәҗәгать итүче хатын-кызларның бары­-сы да диярлек бирегә баласын төшертәм дип килә. Аларны баласын калдырырга үгетләү бик авыр, ди-ләр. Күп вакыт әниләрнең 10-15 проценты гына кире уйлый. Белгечләрнең әйтүенә караганда, йөкле булуын белүгә үк, хатын-кыз белән психологлар эшли башларга тиеш. Югыйсә, әйткәнебезчә, соң була.
Гүзәл затларыбызга беркайчан да җиңел булмаган анысы. Иренең теләгенә каршы килеп, бала тапкан әниләрнең урамда калу очраклары да аз түгел. Алты айлык йөге һәм бер баласы белән кая барырга бел­ми йөргән яшь әнигә, вакытлыча бүлмә алып, кием-салым, азык-төлек белән булышкан, хатынга баласын тапкач та, кирәкле ярдәм күрсәтеп торган үзәк кызлары, 2013 елдан бирле эшләп килгән «Кризис фатирлар» проектын тагын да киңәйтеп, хәзер әнә «Бишек» дип исемләнгән социаль приют ачарга җыеналар. Кирәкле һәм игелекле эш икәнлеге, моңа бөтен җәмәгатьчелек оешмалары кушылырга тиешлеге язмышларда чагыла.



Фатирга түләргә дә җитми

Ул – дүрт бала әнисе. Ире белән аерылган.
«Ни өчен?» дигән сорауга җавапны үзе дә белми. «Балалар­ны яратмады...» – дип кенә куя. Хатын аны алиментка биргән. Тик ала алганы гына юк. Тагын «ни өчен?» дигән сорау. Бәхетсез хатын янә җилкәсен җыера. Күке-ир рәсми рәвештә беркайда эшләми санала. Акча эшли эшләвен, тик балаларына гына түләми.
– Безгә мөрәҗәгать итүче әни­ләр­нең һәр дүртенчесе «алимент түләми» дип, элеккеге иреннән зарланып килә, – дип сүзгә кушыла психолог Аида Фиогбе. – Чын­нан да, ул ир беркайда эшләми санала. Шуңа суд приставлары да берни кыла алмый. Ә балаларны ашатырга-эчертергә, киендерергә, мәктәп өчен кирәк-яраклар алып торырга кирәк.
Төпчегенә әле җиде генә ай. Әни кеше, бәби карап, өйдә утыра. Күп балалы гаиләләргә бирелә торган адәм мәсхәрәсе пособиедән тыш, акча керер җире юк.
Шуңа алар фатирлары өчен дә түли алмыйлар.
«Без акча белән ярдәм итә алмыйбыз, – ди Элина Ренатовна. – Ә менә азык-төлек, кием-салым, әнигә өйдә эшләү шартлары тудыру мәсьәләсендә бик теләп булышабыз. Хәзер ул әкренләп үзе дә акча эшли башлады». Дүрт бала белән тормышны өр-яңадан, чиста биттән башлавы җиңел түгелдер аңа. Әмма чарасыз калсаң, кая бара­сың? Бала хакына нәрсәгә генә бармый, ниләр генә эшләми әниләр! Шулай ич инде...



15 яшьлек әни

Кризис хезмәте аша мөрәҗәгать итүчеләр арасында балигълык яшенә җитмәгән кыз балалар да шактый.
– Бу шактый четерекле хәл, – дип аңлата психо­-лог. – Беренчедән, ярдәм сораучы әле бала гына. Икенчедән, кыз баланы көчләмә­гәннәр микән?
Шуны ачыкларга кирәк. Әгәр дә шундый хәл булган икән, без бу хакта хокук органнарына хәбәр итәргә тиеш. Аннары... Бала әти-әнисенә әйтергә курка. Аңларлармы аны, ярдәм итәрләрме аңа? Гадәттә, мондый вазгыятьтә әти-әни баланы ачуланудан, еш кына кул күтәрүдән ары китә алмый. Ә инде йөккә узган икән, мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер юлы итеп абортны сайлый. Әле күптән түгел генә 15 яшьлек бер кызыбыз бала тапты, – дип дәвам итә ул. – Әнисе кызының интим тормыш белән яшәвен белмәгән дә. Кызы авырга узгач кына әйткән. Әнисе: «Ишеткәч, шок хәлендә калдым», – диде. Бигрәк яшьләр бит әле. Билгеле инде, әти-әнисе шундук: «Төшер­тәсең», – дигән. Кыз телефоныбызны эзләп табып, безгә шалтыратты, ярдәм сорады. «Баладан котылырга булышыгыз», – ди.
Психолог башта кызның әнисе, аннары малайның әнисе белән сөйләшә. Шуннан соң гына баланы таптырырга дигән карарга киләләр. Чөнки инде төшертү вакыты күптән узган була. Кыз – гаиләдә бердәнбер бала. Тормыш­лары җитеш. «Алар безнең матди ярдәмгә мохтаҗ түгел», – ди җитәкче дә.



«Уллыкка биргәнче – үтерергә...»

Авырга узып, ике кызы белән Украинадан качып кайткан хатынның әйткән шушы сүзләре үзәктә эшләүче кызларга аяз көнне яшен суккандай яңгырый. «Балагызны табыгыз да, аннары уллыкка бирербез», – ди алар. «Уллыкка биргәнче, аборт ясатам. Аның чит гаиләдә тилмереп яшәвен теләмим», – дип кырт кисә хатын. Тик шулай да соңыннан, уеннан кире кайтып, табасы итә. Малай тугач, әни кеше шатлыгыннан елап җибәрә. Ул бит күптән малай көткән, малай дип хыялланган. Хәзер ул өч баласы белән вакытлыча яшәп тору урынында. Өйдә тик ятмый: тегә, аш-су осталыгына өйрәнә. Тормышта аңа бу һөнәрләр бик тә ярап куяр әле.


«Балаң озак яшәмәс»

Еракта калган ул вакытлар хәтеренә төшсә, өч бала анасы Диләрә ханым сискәнеп китә. Аның әти-әнисе Казаннан Фирганә якларына китеп, шунда яшәп кала. Биш балалы гаиләдә үскән кыз, унберенчене тәмамлап, бухгалтерлыкка укый. Кияүгә чыга. Башта бер, аннары икенче балалары туа. Бөтен проблемалар икенче бала тууга башлана.
– Баланың баш сөяге имгәнгән иде, – дип сөйли Диләрә ханым. – Күрәсең, аны алгандамы-салгандамы төшереп җибәргәннәр. Табиб­лар миңа әйтмәде. Бу хакта еллар узгач кына, Казанга күченеп кайтып, табиб­ларга йөри башлагач кына белдем. Ә андагы невропатолог: «Нәрсәгә бу тиклем чәбәләнәсең. Ул барыбер яшәмәя­чәк. Синең әле балаларың тагын булыр», – дип елаткан иде мине.
Казанга кайткач, алар инвалид балаларын аякка бастыру мәшәкатьләре белән йөри башлыйлар. Гаиләдә – өч бала. Уртанчы уллары – инвалид. Аның башына инде ике мәртәбә Мәскәүдә операция ясаганнар. Татарстан Сә­ламәтлек саклау министрлыгы квота белән булышкан. «Бер ел бала тыныч яшәде, өянәге килмәде. Хәзер та­гын кабатлана башлады. Кабат операция кирәк. Ә квота хәзергә юк. Ирем операциягә каршы. «Күпме яшәсә, шул кадәрле яшәр. Баланы җәфала­мыйк», – ди. Мин каршы. Соңгы көчемә кадәр тырышачакмын. Балага хәзер 11 яшь. Минем аны югалтасым килми». Диләрә ханым көрсенеп куя. Ирен гаепләми, аңлый ул аны. Ипотека буенча бер бүлмәле фатир сатып алганнан соң, аена 21 мең сум акча түли башлагач, ашарларына да калмый. Авыру балага санаторий, бертуктаусыз тернәкләндерү чаралары кирәк. Хатын эшләми, бәләкә­ченә әле җиде ай гына. Ирнең эшләгәне кредит түләүгә китеп бара. Ә опера­ция­гә, хәтта квота булган очракта да, бик күп акча кирәк. «Каян табарга?» – ди Диләрә ханым, янә авыр сулап.
Яшьләргә авыр шул. Тормышны шундый итеп кордылар ки, кредитсыз ни уңга, ни сулга хәзер. Инвалид баласы булган гаиләгә бигрәк тә кыен. Өстәвенә, алар әлегә Россия паспортын да ала алмыйлар. Югыйсә инвалид балага ташламалар ярыйсы гына бит бездә. «Умиление» үзәгендәгеләр белән иптәш кызы таныштырган. Менә инде ел ярым гаилә шулар­ның ярдәмен күреп яши. Диләрә ханым үзе дә эшсез тормый: үзәктәгеләр булышлыгы белән чигәргә, тегәргә өйрәнә. Теккән-чиккән әйберләрен ярминкәгә чыгарып сата.
Аз булса да, барыбер акча бит әле ул.
– Әле ярый ирем әйбәт, – ди ханым.
Анысы шулай. Инвалид бала булган гаиләләрнең төп проблемасы бала түгел, ә әти кеше үзе. Ул көндәлек мәшәкатьләргә түзә алмыйча, өйдән чыгып кача. Биредәге белгечләрнең әйтүенә караганда, Даун синд-ромы булган балаларның әтиләре юк, аларны әниләре генә тәрбияли. Шуңа да биредә «Үзгә бала» проекты эшли башлаган.


«Барыбер табам, дидем»

Яныбызда уйнап йөргән нәни кызчык әле блокнотыма үрелә, әле якшәмбе мәктәбендә укучы балалар калдырган рәсемнәрне бер урыннан икенче урынга күчерә. «Сөйләшми әле, теле әкрен ачыла», – ди әнисе, баласына ягымлы караш ташлап. Ике яшьлек «зур кыз»ның бездә эше дә, гаме дә юк. «Миңа 39 яшь инде», – дисә дә, болай үзе бик яшь күренгән ханымга, «Өчәү минем, менә дүртенчесен алып кайтырга җыенам», – дигәч, соклануымны яшерә алмыйм.
– Курыкмыйсыңмы соң? Дүрт бала белән... ай-һай.
Ул яңгыратып көлеп җибәрә. 
– Ничек куркыйм, әнә бит янымда нинди булышчылар, – ди әңгәмәдәшем, өстәл янына тезелешеп утырган үзәк кызларына ишарәләп. – Алар миңа югалырга ирек бирмәс... Ирем дә: «Бәлкем монысын тапмас­сың», – дип карады. «Үгетләмә, барыбер табам», – дидем.
Ул тиз генә үзенең тарихын сөйләп ала. Зарланмый да, офтанмый да... Гомумән, бу ханым барын да ал төсләрдә күрергә күнеккән, ахрысы. «Бер бүлмәле фатир сатып алдык. Бар акчабыз (һаман бер проблема!) кредитка китеп бара. Менә кызлар ашата, киендерә», – ди ул, инде ишеткән сүзләрне җөмләгә-җөмлә кабатлап. Күп балалы гаилә булганга, аларга йорт салу өчен җир биргәннәр. Хатын шуңа сөенә. Фатир өчен түләгәнгә дә акчаның бер өлешен
(1600 сум) кире кайтаралар. Монысына да бик шат ул. «Белмим, кызлар булмаса, кризистан ничек чыккан булыр идек», – дип, рәхмәтен белдерергә дә онытмый.


«Умиление» үзәге җитәкчесе Элина Галиуллина интернет, социаль челтәрдәге элемтәләр аша җыелган акчага өч ел «Кризис» фатирлары тотулары, инде менә йөкле хатыннар өчен «Бишек» дигән приют ачарга җыенулары хакында сөйли. Аның бер бүлмәсе мастер-класслар алып бару өчен булачак икән. Акушер-гинекологлар, психологлар, социаль хезмәткәрләр әниләр белән әңгәмәләр үткәрәчәк. Алар шулай ук «Яшь әниләр клубы» оештырырга, мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары белән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы темага сөйләшүләр алып барырга да ниятлиләр. «Игелек җирдә ятмый» дисәләр дә, үзләрен дөньяга таныту, башкарган эшләре белән масаю өчен эшләми алар бу эшләрне. Бары кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп, әниләрне тормышка кайтарырга, үзләрен кеше итеп тоярга гына булышалар. Туасы җаннар хакына барын эшләргә әзер алар.
Белешмә. Ярдәмгә мохтаҗлар өчен телефоныбыз: 89872200360; 216-76-19 (Россия буенча шалтыратулар бушлай – иртәнге 9 дан кичке 10 га кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы бу кызлар! Ярдэм итучелэр дэ, балаларын устеруче аналар да! Лэкин ирлэр, кайберлэре, бик тиз бирешэ тугелме! Жаваплы, гаилэсен кайгырткан ирлэр, топ эшлэреннэн тыш, шабашкада яки таксида да эшли ала бит! Хатын-кызга салынмасыннар иде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Купме бала устерергэ кочен житэ, шул кадэр табарга кирэк минемчэ. А не плыть по течению. Башны да эшлэту кирэк.......

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар бармы?

        Хәзер укыйлар