Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Тоткасыз чемодан»

«Ниемә хәҗәт соң ул бакча? Күпме уңыш җыясың инде син аннан? Яшелчә сакларга ни базың, ни гаражың юк. Ел саен арта барган салымнарын уйласаң... Көч-куәтең дә элеккеге түгел ич. Биектауга электричка белән барсаң да, Казансу ярына кадәр өч-дүрт чакрым җәяү тәпилисе. Файдасыннан зыяны күбрәк ич?!»  

Дус-иш, туган-тумача, таныш-белеш яхшылык теләп әйтүен аңлыйм да бит... Өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян диючеләр хаклыдыр! Киңәшләрен тыңлап килешкән кебек тә булам. Мәшәкатьле дөнья ник кадерле?! Монысын белмим... 

Без бит тәпи китүгә җирдә казынып – бәрәңге утыртып, төбен өеп, чүбен утап, түтәл ясап кыяр, суган, кишер чәчеп, инештән унар-егермешәр көянтә су ташып, чөгендер, шалкан, кабак ише яшелчәгә тиенеп – булганына сөенеп үскән кавем. Бакча да утыртмый, сыер, сарык, тавык-чебеш тә асрамый авылда яшәп буламыни?! Эт ялкавы дигән кушамат тагылса, авылда сиңа кадер-хөрмәт бетә.  Яшьтән эшләп, чыныгып үстек без. Эш төткәзеп булмый моңа, дип салпы якка салам кыстырып җибәрсәләрме... бетте, туктатырмын димә. Хәзер дә рәхәт яшәүнең кызыгын тапмыйбыз. Эш булсын безгә, эш! Югыйсә, кызыгырлыкмы – өй артында гына түгел бит бакча! Таңнан торып, төенчекләр асып, әлсерәп, телеңне салындырып килеп җитәсең үз кишәрлегеңә. Күрше-күлән хәл-әхвәл сораша. Ардым, бетте хәл, дип ычкындырсаң, Фәридәгә җитә кала: «Роза апа, пашпортыңны кара!» – дип авыз ера. Карамасам да беләм анда язылганны. Аңа кушылып үзем дә көлгән булам. Сер бирәсе килми бит. Ә энесе Фәнис ихлас елмая, белмәссең, әллә чынлап, әллә юри ирештерә: «Баягынак кызларыма, хатынга да әйтеп тордым әле, машина көтеп утырмагыз, үкчәле түфлиләрегезне салып, күрше апагыз кебек җәяү теркелдәгез, гомерегез озын булыр, дидем!» Үзенчә күңелне күтәрергә тырышуы инде. Гомер озынлыгы – Ходай Тәгалә иркендә, әмма юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диючеләр хаклы. Чынлыкта, без – юлда! Тормыш юлында очраган кешеләр кәефне күтәрә, көч бирә, кайгы-сөенечне уртаклаша икән – яшәргә була! Мәһдиев герое әйтмешли: «Туганың белән спур булсаң да күршең белән низаглашма!» Ызан, бер карыш җир өчен күршесе белән тарткалашып, хәтта ки судлашып йөрүчене аңламыйм, аңламам да инде. Җир җитмимени?! Безнеке түгел, Ходай Тәгалә вакытлыча гына биреп торган җир бит ул. Бездән дә калачак. Ә җирдә яшәгәндә карарга, кадерләргә, чәчәк-гөлләр үстереп бизәргә тиеш без аны. Бакчадан аерыла алмавымның сәбәбе шулдыр бәлки?! Көч җитсә-җитмәсә, тырмашкан, алабута, кычыткан, шайтан таягы үстереп адәм көлкесенә калыймыни, дип тырышкан булам. Хәер, алары чәчмәсәң дә үсә. Әмерикә өрәңгесе дигән афәтне вакытында йолкып атмасаң, җиреңне баса. Бакча безнең өчен тоткасыз чемодан ул хәзер, сөйрәп барырга хәлдән килми, ташлап калдырырга жәл, дип көлгән булам.  

Бакча! Файдасын тиеннәр белән үлчәп булмыйдыр аның. Үз аягың белән йөри аласың, җирдә казынудан ямь, эштән тәм табасың, үзең үстергән гөл-чәчәкләргә соклана аласың икән, димәк, син исән, яшисең, дигән сүз.  

Ә яшәү бәхет бит ул! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уземне белгэннэн бирле бакча эше белэн меш килдем! Файдасы юк инде, авылда бакча, без шэhэрдэ торабыз! Бер кайтып килу расходы, яшелчэ ел буе сатып алырлык. Эле позвоночникта проблемалар табылды! Бакча читтэ торсын хэзер! Уз узенне карамасан булмый!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ярамый алай яшэргэ.

      Хәзер укыйлар