Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әхмәт БАЛҖЫ: «Татар теле – ул ачкыч»

Беренче иң ошаган сүз – әби булды. Төркиядә «эбе» диләр. Әмма чын төрекчәдә әббә дип әйтмиләр. Ул сүз үзгәртелгән. Ә менә сез, татарлар, ул сүзне үзгәртмәгәнсез. Мин, гомумән, әбиләрне яратам. Үз эбемне бигрәк тә. Тагын бер ошаган сүз – бәбәй.

«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез – чит кыйтгаларда яшәп тә, Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Беренче кунагыбыз – Төркиянең Измир шәһәрендә яшәүче яшь төрек язучысы, нәшрият хезмәткәре Әхмәт БАЛҖЫ.


Татар теле турында сез кайдан ишеттегез, Әхмәт бәй?
– Беренче тапкыр университетта укыганда ишеттем. Профессорыбыз Осман  Фикри Серткая татар телен белә иде. Галим Рәшид Арат укытучыбыз иде.Безгә татар теле турында мәгълүмат бирде.    Университетны тәмамлагач,  журналист булып эшләдем. Шул вакытта дөньяны үз күзләрем белән танып беләсем килде. Чит илгә китәргә ният кылдым. Грант отып Казанга килдем. КФУ да Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә магистратурада ике ел укыдым. Татарстанда татарча өйрәнә башладым, махсус курсларга йөрдем. Татар дусларым барлыкка килде. Алар белән вакыт булганда татар авылларына чыгып китә идем. Авыл кешеләре белән аралаштым. Алай телне өйрәнү күпкә кызыграк. Татар авылларында иң охшаганы – мунча булды. Бик сагынам!
 Ә ни өчен татар телен өйрәнергә булдыгыз?
– Безнең Эгей университетында бер профессор: «Татар теле – бөтен төрки телләр өчен ачкыч. Әгәр дә татарча белсәгез, башка төрки телләрне аңларга күпкә җиңел булачак», – дип әйтә иде. Шуңа күрә тел өйрәнеп, Казанда фәнни эшемне татарча яздым да. Татар теле Тукай турында хикәя язарга да рухландырды әле мине.  
 Безнең туган телебезне өйрәнгәдә  сезне нәрсә рухландыра?
– Татар теле безнең иске төрек теленә дә охшаган. Әмма сездә төрек телендә булмаган хәрефләр бар – аларны өйрәнү кызык булды. Мәсәлән, «ң» хәрефе бездә юк, сездә бар. Татар телен безнең әбиләр сөйләменә охшатам. Шул да рухландыра бугай. 
 Татар телен бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
– Татар теле – ачкыч һәм чәкчәк ул. Чәкчәк кебек тәмле тел!  
 Татар телендә сезгә бик ошаган сүз бармы? Нигә ошый ул?
– Беренче иң ошаган сүз – әби булды. Төркиядә «эбе» диләр. Әмма чын төрекчәдә әббә дип әйтмиләр. Ул сүз үзгәртелгән. Ә менә сез, татарлар, ул сүзне үзгәртмәгәнсез. Мин, гомумән, әбиләрне яратам. Үз эбемне бигрәк тә. Тагын бер ошаган сүз – бәбәй. Ул сүз колагыма балалар тавышы булып ишетелә. Һәм тагын бер кызык сүз – Шүрәле. Иң кызык мифологик образ дип саныйм. Ул бит кытыклап көлдерә. 
 Нинди татарча сүзләрне еш кулланасыз икән?
– «Исәнме, ничек хәлләр?», «турында», «сөйләшә алабызмы», «ярар», «яме»...
 Читтән караганда күбрәк күренәдер – татар теле башка телләрдән кайсы яклары белән аерыла?
– Татар теле борынгыдан килгән төрки тел. Ул шуның белән дә аерыладыр дип уйлыйм. Тамырлары бик еракта... Америка професссоры Даниель Росс татарларга багышланган китабында, «Татарлар аз булсалар да, бөтенесе укый-яза белә, мәгърифәтле халык», – дип язган иде. Бу юллар күп нәрсә турында сөйли инде. Бөтен төрки телләрне аңлар өчен ачкыч дип тагын бер кат әйтәм. 
Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлыкны нәрсә тудырды? Фонетика, орфография, морфология – кайсысы авыррак бирелде?
Туган телем белән охшаш сүзләрдә бик буталдым. Ул сүз төрекчә бер мәгънәне, ә сездә бөтенләй икенчене аңлата, әмма әйтелешләре охшаш. Мәсәлән, ит сездә – ашта булган ит калҗасы, ә бездә ул эт мәгънәсендә. Шундый сүзләрне отып алу авыррак булды. Иске төрек телен аңлагач, татар телен җиңел өйрәнермен дип уйлаган идем. Әмма аермалыклар күп булып чыкты. Шуңа күрә телне инсаннар белән аралашып өйрәнү җиңелрәк. Әнә шул вакытта сүзнең мәгънәләренә аеруча игътибар итәсең. Сөйләм телен китаплардан гына гына өйрәнеп бетеп булмый – халык белән сөйләшеп йөрергә кирәк. Казанда трамвайга утыргач та татар әбиләре белән сөйләшергә тырыша идем. 
Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсез? Күп тел белү сезгә ни өчен кирәк?
– Рус һәм инглиз телләрен өйрәндем. Шул телләрдә сөйләшәм, укыйм. Һәр өйрәнгән телнең әдәбиятын яратам. Батулла, Достоевскийны  оригиналь телдә уку шундый рәхәт бит ул. Ә инде аралашу турында әйтеп тә тормыйм. Дөньяны танып белү өчен кешеләр белән аралашу кирәк. Һәр халыкның бит үз туган теле, үз традицияләре. 
 Ничек уйлыйсыз татар теленең киләчәге бармы? 
Татар теле яшәсен иде. Әйткәнемчә, бик яратам бу телне. Татар телендә сәнгать әсәрләре язылса, кинолар төшерелсә, яшь кешеләрнең хәятендә  урын алыр. Тел бит ул сөйләмдә булганда гына яши. Аралашуда кулланылмаган  телләрне саклау авыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар