Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Римма Ибраһимова: «Ләйсән абыйсының алдында үсте»

Фәрит Ләйсәнне шулкадәр ярата иде! Алдына гына утыртып карады ул аны. Фәрит дәрес әзерләгәндә дә Ләйсән абыйсының алдында утыра, нәрсәдер сыза, яза, кисә...

Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Римма ИБРАҺИМОВА – җырчы, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил премиясе иясе.
Балалары: Фәрит Таишев – җырчы, продюсер, 2008 елга кадәр «Барс-Рекордс»ның генераль продюсеры, эшмәкәр. Ләйсән Таишева – радиода алып баручы.

Римма ханым, балаларыгыз турында сөйләшә баш-лаганчы сезнең гаилә тарихына тукталыйк әле. Ирегез – цирк артисты, трюклар күрсәтүче Равил Таишев. Аның белән кайда, ничек таныштыгыз?
– Безне – бер төркем 17–18 яшьлек егет-кызларны, сайлау уздырып, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясеннән Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада студиясенә укырга җибәрделәр. Бөек җырчы Георгий Виноградов җитәкчелегендә шөгыльләндек. Татарча да, русча да җырлатты ул безне. Равил дә Омск шәһәреннән укырга килгән иде. Чыгышы белән Украинадан, үзе – татар егете. Татарча сөйләшә генә белми! Шунда танышып киттек. Равил үзе филармониягә шалтыратып, сөйләшеп, эшкә урнашып, бездән бер ел алда Казанга кайтып төпләнде. Тагын бер елдан мин дә укуны тәмамлап кайттым. Шуннан очрашып йөри башладык, гаилә кордык.

Гаиләдә ике артист... Фәрит тугач, бала карау мәсьәләсе ничек хәл ителде?
– Әйе, концертлар белән еш чыгып китәргә туры килде. Җәй көне өчәр айга китә идек. Фәритне үзебез белән дә алып йөрдек. Әтисеннән күреп моноциклда йөрергә, жонглёрлык итәргә өйрәнде. Равил бик кызыклы трюклар ясый: шул моноциклга утырган килеш аягы белән самавырны чөеп, башы белән тота иде. Фәрит тә шунда: ярдәм итеп тора, сәхнәгә булавалар алып чыга, әтисенә бирә. Үзен артист кебек хис итеп, куанып йөри.
Үзебез белән алып йөреп булмаганда күрше Фатыйма апага калдыра идек. Бик рәхәт кеше булды ул! Фәритне карап, тәрбияләп торды. Нәрсә генә булса да, бала иң кадерле кеше бит... Бервакыт Ульяновск шәһәрендә чакта Фәрит нык авырый башлаган. Безгә хәбәр килүгә үк Равил, ике дә уйламый, шундук кайтып китте.

Малай кеше бит... Сез дә һәрвакыт янәшәсендә була алмыйсыз. Мәктәптә укыган чакта кыенлыклар китермәдеме?
– Әйе, гел контрольдә тотып булмады, ләкин ул да, без дә ияләшкән идек андый тормышка. Мин Фәриткә бик рәхмәтле, авырлык китермәде ул безгә. Без гаст-рольдә чакта олимпиадаларда катнашып, урыннар алып, укырга да имтихансыз гына керде. Менә шундый бала иде... Аңа да читен булгандыр, әти-әниең китсен дә... Кайвакыт искә ала, ләкин үпкә сакламый. Искә төшереп, үземнең йөрәк сызып үтә, әлбәттә.

Фәрит белән Ләйсәннең яшь аермасы – 16 ел. Ике балага вакыт җиткерү авыр булыр дип тәвәкәлләми тордыгызмы?
– Әйе, болай да бер баланы калдырып йөрергә мәҗбүрбез, ике белән тагын да кыенрак булачак дип, анысын да уйладык. Эш шундый булгач, йөрмичә дә булмады... Ләйсән тугач, филармониянең лекторий бүлегенә эшкә урнаштым, завод-фабрикаларга барып эшләп, җырлап йөрдек. Ләйсәнне калдырып йөрмәдек алай. Ул чакта инде Фәрит тә зур иде. Бик кирәк булганда аңа ышанып тапшырдык. Фәрит Ләйсәнне шулкадәр ярата иде! Алдына гына утыртып карады ул аны. Фәрит дәрес әзерләгәндә дә Ләйсән абыйсының алдында утыра, нәрсәдер сыза, яза, кисә...

Үзебез ирешә алмаган хыялларны балалардан ирештерәбез кайчак. Фәрит белән Ләйсәнне дә артист итеп күрергә тели идегезме?
– Балаларга артист булыгыз дип әйткән булмады. Беренчедән, Фәрит үзе дә теләмәде. Алай да университетта укыган вакытта вокал белән шөгыльләнә башлады. Концертлар куялар, җырларның русчасын, татарчасын, инглизчәсен башкара. Диплом алгач та үзе теләгән эштә эшләп, үз юлы белән йөрде. Аннары барыбер артистлар белән эшли башлады, продюсерлык белән шөгыльләнде, үзе дә сәхнәдә җырлар башкарды. Балачакта безнең белән концертлар оештырып йөргәндә күргәннәре, өйрәнгәннәре дә ярап куйгандыр, дим.

Ләйсәнгә 7 яшь булганда тормыш алып бару авырлыгы үз җилкәгезгә генә кала. Равил абый вафат була...
– Белеп торсак та, бик авыр булды ул. Авырый башлагач, бик яхшы табибларга күрендек. Нәрсә эшләргә кирәк, чит илгә җибәрергәме, берәр дару табаргамы – машинаны сатып барысын да эшләргә әзер идем. Өметсез, диделәр шул... Өйгә кайткач, ваннага бикләнеп бик каты еладым да, Равил янына чыгып: «Бар да әйбәт булачак!» – дидем. Бер ел яшәде шуннан соң Равил... Иң зур терәгем Фәрит булды. Укуын да укыды, акчасын да эшләде. Бик рәхмәт-ле мин балаларга.

Уңышка ирешкән әти-әнинең исеме балаларына ияреп йөрүчән була. Аларга таләпләрне зурдан куялар, уңышка ирешүен көтәләр. «Римма Ибраһимова улы бу, кызы бу» дигән сүзләрне балаларыгызга еш ишетергә туры килдеме?
– Әйтүчеләр бар иде инде ул, бу тамгадан качып булмый, ләкин балалар үзләре беркайчан да моның белән мактанып йөрмәде. Ләйсән абыйсының, минем кем булуны яшереп тә йөргән иде әле. Беркайчан да берәр җиргә урнаштыруымны сорамадылар. Ләйсәнне музыка училищесына кертәсем килеп тыңлатырга да алып барып карадым. Рәхәтләнеп алалар иде, үзе теләмәде, үз юлы белән китте. «Яланаяклы кыз» фильмында төшкәч, икенчесенә дә чакырганнар иде, аннан да баш тартты.

Ләйсән бер интервьюда «Минем җырлавымны күрү – әниемнең иң зур хыялы» дип әйткән иде. Хәзер инде Ләйсән ике бала әнисе. Әле дә аның җырлавын көтәсезме?
– Элек, чыннан да, хыяллана идем. Тавышы матур, сәхнәгә чыкканы бар. Без аның белән дуэтлар да җырладык, үзе генә дә җырлады. Сабантуйларга да икебезне бергә чакыралар иде хәтта. Римманың яшь чагы дип әйтәләр иде Ләйсәнне. Хәзер көтмим инде. Һәрвакыт үзенчә эшли ул. Әйе дип кенә тормый, үзенә ни кирәген, ничек эшлисен белә. Минем дә киңәшчем – Ләйсән. «Алай кирәкми, болайрак эшлә», – дип киңәшен бирә, аңа колак салам.

Сезнең гаиләдә өченче буын артистлар үсеп килә. Ләйлә Таишева – тумыштан бирелгән сәләтме, уңдырышлы мохиттә тәрбияләнгән баламы?
– Ләйлә шундый булып туган кебек. Кайсына тотынса да, нәрсә теләгәнен үзе аңлап эшли торган бала ул. Әле бер көнне 3 яшьлек чактагы видеосын карадым. Курчагын бишеккә салган да, йокламаган өчен ачулана. Аннары тагын кызганып, матур итеп сөйләшә. Акцентла-рын дөрес куеп, артистларча сөйләп җибәрә! Шунда бар, болай эшлә дип өйрәтеп торучы да юк аны, үзе шундый. Фәрит белән Ландышның балалары дүртесе дүрт төрле. Әнвәр музыкага һәвәс, фортепианода уйный, көйләр дә чыгара. Гомәр фән юлыннан китәрдер кебек. Аның һәр-вакыт дәресе эшләнгән, сумкасы тутырылган, бөтен әйбере тәртиптә. Каюм үзенә бер кеше, аның карап торулары ук искиткеч! Ландышның (җырчы Ландыш Нигъмәт-җанова – авт.) әти-әнисенә рәхмәт, бик булышып торалар. Кода гармунда уйнап җырлата оныкларыбызны. Бөтен халык җырларын, танылган композиторларны өйрәтеп бетерде инде. Балалар да аптырап тормый, сүзләрен өйрә-неп, рәхәтләнеп җырлыйлар. Фәрит белән Ләйләнең җырлаганын карап сокландым әле, тавышы бар баланың...

Киләчәктә Римма Ибраһимова оныклары дип әйтерлек талантлар үсә сездә алайса?
– Белеп булмый... Үсәселәре бар, тавышлары үзгәрәсе бар. Әле шул булганнары өчен генә дә сөенеп бетә алмыйм. Училищеда эшем беткәч тә Ләйсәннәргә йөгерәм: Ролан улым, Эмма кызым белән рәхәтләнеп уйнап, аларны сөеп кайтам. Хәзергесе сөбханаллаһ, алдагысы да хәерле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар