Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Объектив аша...  яки фотографның күргәннәре

Элегрәк минем күз аллауда фотограф образы – ул ир-ат иде. Бераз гына сакаллы, иңсәсенә төрле техника, фотоаппаратлар аскан, фәлсәфи карашлы... Замана тиз үзгәрә. Хатын-кызларның да күбесе фотога төшерү белән шөгыльләнә башлады...

 

Элегрәк минем күз аллауда фотограф образы – ул ир-ат иде. Бераз гына сакаллы, иңсәсенә төрле техника, фотоаппаратлар аскан, фәлсәфи карашлы... Замана тиз үзгәрә. Хатын-кызларның да күбесе фотога төшерү белән шөгыльләнә башлады. Фото – дөньяның бер кәсебенә әйләнде. Элек халык фотосалоннарга чират торса, хәзер фотографлар төрле мәҗлес-бәйрәмнәрнең алыштыргысыз бер кешесенә әйләнде. 

Инде берничә ел мин үзем дә фотога төшерү белән шөгыльләнәм. Бу һөнәрне декрет ялы чорында үзләштердем. Яшь әнинең төрле мәшәкатьләренә өстәп, кулга фотоаппарат тотып чыгып китүләр кирәк идеме дип сорыйсызмы? Моңа чаклы һәр яңалыкны белеп торган, күп аралашкан, сөйләшкән әни кешегә менә шундый мохит, аралашу, яңа танышулар, вакыйгалар үзәгендә кайнау мөһим иде! 

 Балама яшь ярым булганда фотокурска язылдым. Ул вакытта әле без иремнең эше буенча ерак бер районда яши идек. Һәр якшәмбе гаилә белән төялеп Казанга киләбез. Пырдымсыз кызымны әтисе белән калдырып, дәресләргә кереп китәм. Өч сәгатьне ничек тә түзәләр! Атна буе фотоаппарат һәм нәни кызым белән мәш киләм. Композиция, экспозиция, яктылык темаларына өй эшләрен тапшырганда минем фотосурәтләрдә һаман бер герой – нәни кызым, бер үк төрле реквизитлар – бала киемнәре, уенчыклар чагыла иде. Күзләр очкынланып янганда, дөньяның бар матурлыгы объектив аша күренгәндә, хатын-кызга берни дә комачаулый алмый икән ул! Йокысыз төннәр һәм бала мәшәкатьләре дә хәтта! 

Ул көннәрдән бирле нинди бәйрәмнәрдә генә булмадым да, нинди хәлләр белән генә очрашмадым. Бу тәҗрибә мине – дөньяга объектив аша (ә ул дөньяны бөтенләй башкача күрсәтә!) карарга өйрәтте. Сезнең белән дә фотограф күзәтүләре белән бүлешим әле! 

«Сезне ир белән хатын дип игълан итәм!» 

Фотокурсны узып, ярты ел тәҗрибә туплаганнан соң, туй төшерергә чакырдылар. Мин төшерәчәк беренче туй! Кышкы юлга челтәр боз каткан февраль ае иде ул. Яшь кенә бер пар өйләнешә. Ммм... килен буласы кеше көмәнле дә бугай әле. Кияү кеше гаилә корып яшәү өчен шактый «сыек» күренә. Апалары бар көчләрен куеп, туй оештырган. «Сезне ир белән хатын дип игълан итәм!» ЗАГСта рәсми язылышу процессы бара. Әлбәттә, мин бөтен тырышлыгымны куеп, яшь гаиләнең мөһим мизгелләрен «тарихта калдырырга» тырышам. Уңгарак кара, бер адым алга, елмаябыз... Бер мәлдә минем бу командаларым көйсез кияү егетенең күңеленә шулкадәр тиде-е-е! Ул ЗАГС ишеген шап итеп ябып чыкты да китте! ЗАГС бүлмәсендәгеләрнең шок хәленә килүен, уңайсыз тынлыкны, аннары иптәш егетләренең кияү артыннан йөгереп, аны җайларга тырышулары, кыз ягының шау-шу куптаруы... юк, юк, берсе дә онытылмаган әле. Соңрак, бар да җайланып, бу туйның фотолары өчен күп рәхмәтләр ишетсәм дә, минем өчен ачы тәҗрибә булды ул. 

Гомумән, кем әйтә әле туйда фотографка җиңел дип? Хисләр тулышкан мизгелдә кабынып киткән капризларны хәл итеп куярга да, туйдагы психологик киртәләрне җиңәргә дә, кәләшнең киңәшчесенә әйләнергә дә, туй күлмәгенең җебен бәйләү җаен белергә дә, оештыру эшләрендә катнашырга да туры килә кайчак фотографка. Иң авыры – төшерәсе кешеләр белән арадагы барьерны җиңү. Әлбәттә, башта бәйрәмне оештыручы хуҗабикә белән уртак тел табарга тырышасың. Һәрвакыттагыча, барысы да хатын-кыздан тора бит! Тагын бер сер бар: туй төшерергә килдеңме, иң усал кешенең күңелен яуларга кирәк. Аның күңеленә хуш килсәң – эшең дә уңа, чәйсез дә калмыйсың. Сыналган алым! 

Чынлыкта, туйларның төрлесе була: бик яратышып өйләнешүчеләр, яшь җиткәнгә гаилә коручылар, берәве – яратып, икенчесе бу адымга ник барганын аңламаучылар, кирәк булганга өйләнешүчеләр... Тагын бер хәл искә төшә: билгеләнгән туй көне килеп җитәргә күп калмаган иде, егет белән кыз шактый каты ачуланыша. Туйны өзәр дәрәҗәгә җитә болар... Аларны җайлап, дуслаштырып ничә кич узды икән! Туй булды, Аллага шөкер!   

...Ә бервакыт туй буласы көнне иртән көчле яңгыр явып узды. Шулай да, әйләнечтән озакка китә дип, егет кызны алырга барганда туй машиналарын кыр юлыннан гына алып китте. Кәләш яши торган авылга 1-2 чакрым кала, беренче барган машина төпкә утырды. Кияүнең дуслары җан фәрманга этеп, тартып карасалар да, авыл бизнесменыннан алып торган ак джипны баткаклыктан чыгара алмадылар. Башкача чара калмады инде, кәләшнең тракторчы әтисенә шалтыратып, ярдәм сорарга туры килде. XXI гасыр фотографлары да шундый хәлләр белән очраша! 

Һәм!.. (бу урында дәһшәтле барабан тавышы булырга тиештер!) Һәр фотографның «янган» фотозаказы була. Безнең дә булды ул... Салкын гыйнвар ахыры иде. Бу никахны төшерергә тормыш иптәшем белән бергә барырга булдык. (Фотога төшерү – күптән уртак проектыбызга әйләнде!)  Ныклап әзерләндек, реквизитлар алып килеп, бакчада фотофон оештырдык. Фотосессия ясаганда  борыннар кызарды,  кул чуклары өзелеп төшәрдәй булып туңды. Ул көнне без шактый соң кайттык. Икенче көнне иртән торып, төшергән материалны компьютерга күчерик дисәк... фотоаппаратның «карта памяти» бернәрсә дә күрсәтми! Ниләр генә эшләп карамадык та, кемгә генә күрсәтмәдек без аны. Нәтиҗәсез. Ахыр чиктә яшьләрдән гафу үтенеп, күңелсез яңалык әйтергә туры килде. Шул чактагы уңайсызланулар... 

Туй төшерү аерым көч сорый шул. Андый вакытта фотографның көне иртәнге алтыда башланып, төнге уникеләрдә тәмамлану – гадәти хәл. Кулдан-кулга күчереп караган матур фотоларга фотографның күпме җан җылысы күчкәнен бик азлар гына аңлыйдыр.   

Йоласыз бәйрәмнәр 

Фотоаппарат күтәреп йөрү – керәшен халкына мәхәббәтемне уятты. Аларның бәйрәмнәрендә, туйларында еш булырга туры килде миңа. Бөтен авыл белән җыелышып бәйрәм итүләрендә үтә гадилек, үзенә бер ихласлык бар аларда. Менә 82 яшьлек Лиза апаның алтынчы оныгы өйләнә. Килен бирнәсендәге һәрнәрсә кулдан чигелгән! Олы апалар туйга вак тиеннәр тезелгән күкрәкчәләр киеп килгән, мәҗлескә бөтен ыру чакырылган. Һәр кунак үз җырын әзерләп килә монда.  Олысы-кечесе күмәкләп биюләрен, рәхәтләнеп күңел ачуларын күрсәгез икән! Банкет өлеше авыл уртасындагы әллә ни зур булмаган таш бинада – элеккеге колхоз ашханәсендә узды. Беренче карашка, ашханә, күп дигәндә, 40 кеше сыярлык кебек иде. Ә кунаклар – йөздән дә ким булмагандыр! Юк, юк, гаеп итеш бөтенләй дә юк монда. Килгән кеше ашый-эчә бара, яңадан килгән кунакка урын биреп, биергә китә тора. Эскәмияләр шомара, кашыклар ялтырый, халык көлешә-җырлаша – барысы да шундый бәхетле!  Затлы рестораннарда да күп төшердек, әмма бу авыл ашханәсендәге туй кебек күңеллесе булдымы икән?! Заллар кыйбатрак булган саен, мәҗлесләр корырак уза бугай ул... 

Килен төшерү, кыз елату, акча чыңлату кебек элеккедән килгән йолаларның күбесе сакланган керәшеннәрдә. Йолалар дигәннән... татар халкында да туй йолалары бик күп булган бит ул. Онытыла гына баралар. Килен төшергәндә ишек төбендә бал-май каптыру, урамда аркылы җеп белән туй машиналарын «бүлү», бала-чагага конфет, вак акча сибеп калдыру... Күпчелек очракта менә шулардан ары узмый. Беләсезме, йолаларның онытылу сәбәбен нидә күрәм?! Без бөтен бәйрәмнәрне дә тамадалар кулына тапшырып бетердек.  Һәркем алар оештырган бәйрәмгә риза булып, тамадалар куйган тамашаны карап утырырга ияләште. Ә тамадаларның сценарийлары бертөсле, кунакларның исемнәре генә үзгәрә. Алып баручы авызына карап, бергәләп өстәл артында «Күбәләгем»не җырларга да җае чыкмый кала.  Ә бит гомер-гомергә һәр нәселнең үз җырчысы, гармунчысы, оста итеп сүз сөйләүчесе булган. Менә шул кешеләр югалып кала. Кешедән ким булмаска дигән фикер кешегә яшәргә комачаулый. Хәтта бәйрәмнәр уздырганда да!   

Яшь парларның үз гаме – фотолар социаль челтәрләргә куярлык булсын, башкаларныкыннан ким чыкмасын! Ерак араларны якын итеп кайткан туган-тумача, кечкенәдән карап үстергән әби-бабайлар, бәйрәмнәрдә генә җыела торган кардәш-ыру белән фотога төшәргә кыстап йөри башлагач, кайчак миңа сәер итеп карыйлар. Ә бит туй фотолары – яшь гаиләнең фотоархивына нигез салу булырга тиеш. 

Йөрәк белән сизсәң генә... 

Белсәгез икән, объектив аша... дөньяның бөтенләй башка яктан ачылганын! Гаилә мөнәсәбәтләре дә, туганнар дуслыгы да, гаиләнең җәмгыятьтә тоткан дәрәҗәсе дә күренә анда. Минем фотоаппаратның тагын бер сәер ягы бар: кешеләрне битлекләрсез генә төшерергә ярата ул. Менә юбилейда тәнәфес вакытында бер пар килеп фотога төшерүне сорый. Күзләр, иңсә торышы, куллар... Вуаля! Бәхетле пар! Икенче берәүләрне бер-берсенә һич якын китереп булмый, югыйсә 30 ел бергә яшәгәннәр бит инде! Менә гаилә фотосы. Ир кеше, бөкрәеп, артка елышкан, уртада – ут чәчеп торган хатын һәм кимсенгән кыяфәтле балалар. Зәһәрлеге йөзенә чыккан апа, усал дип йөртсәләр дә, күз карашына мәгънәле тормыш кырыслыгы сеңгән юбиляр, мут күзле ир... Югыйсә бәйрәмдә бөтен кеше дә матур һәм шат күренә! Кайчак фотоаппаратта «бәхетле йөзләр» төймәсе булдырасы килә килүен. 

Ә бәйрәмнәр бертуктаусыз дәвам итә! Иң шәп кадрны бозып, көтмәгәндә конфетти кәгазьләре оча, күккә салютлар сузыла, дискотека утлары йөзләргә төшә. 

Банкет залы буйлап җилфердәп узып барганда кадр ауларга чыккан фотографны  таптап китмәвегез сорала! 

P.S. 

...Йорт кырыендагы рәшәткәгә сөялгән дә әти кеше олы юлга төбәлгән. Баласын читләргә биреп җибәрү әчесеннән мөлдерәп чыккан күз яшьләре 

аша юлда тузан купканны, төсле итеп бизәлгән машиналар өере килгәнне көтә ул... 

...Туй ыгы-зыгысы башланырга шактый иртә әле. Аулак бүлмәдә, ап-ак туй күлмәге кигән кәләш, аның белән бу шатлыгын бүлешә алмаган, дөньядан шактый иртә киткән әнисенең фотосын күкрәгенә кочып иңрәп елый... 

...Артык юаш улы өчен борчылган әнинең кулыннан эше төшкән. Өстәл әзерләргә дип йөгереп йөргән туганнарының сорауларына да төгәл җавап бирә алмыйча иңрәп йөри... 

Бәйрәмгә җыенган һәр өйдә менә шундый нәни тарих, нечкә бер мизгел була. Аларга инде объектив аша карап булмый, йөрәгең белән сизсәң генә... 

 

 

 

Бәйрәмнәрдәге фотоларны барлап утырганда күңелгә гел бер уй килә: кешегә нигә соң бу кадәр фотосурәт? Туйдан, гадәттә, 500–600 фото сорап алалар, юбилейлардан 100–200 фотосурәт бирергә туры килә. Менә, сез,  бу елда төшкән иң кадерле фотогызны хәтерлисезме? Ничегрәк әзерләнгән идегез сез аңа? Кая сакларга телисез? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер танышым туйда булган.Жырчы Шакировлар тамада булды ди.Ни аралашалмадык, ни ашый алмадык ди, концертка барган кебек, барда авыз ачып, аларны тынлап утырды ди.Улым туенда, тамада килеп сорады, ничегрэк алып барыйм табынны диеп.Вы как бы есть, и как бы вас и нет дидем.Маладис, анлады ул.Барда эйбэт утте.Аралашып сойлэшеп, шул ук кубэлэклэрне жырладык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшь чакта иптәш кызым кияүгә чыга, саг.1 гә килергә тиешле кияү юк та юк. Кәләш чишенә башлады, чыкмыйм да кияүгә дип тузына.(домашний телефоннарның да колхоз рәисендә генә булган заманнар). Кичке 5 тә килеп төштеләр. Юлны кыскартып ике авыл арасын басудан гына үтәргә уйлаганнар, яңгырлар явып узган иде, батып, көпчәкләренә үлан чорналып изаланып чак килеп җиттеләр. Кияү авылына барсак сельсоветны бикләп кайтып киткәннәр. Өенә барып алып килеп, ча язылыштылар. Дөнья булгач төрле хәлләр була шул...

      Хәзер укыйлар