Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Наилә Гәрәева: «Иң авыр ролемне улым бирде...»

Бик каршы килдем. Минем ролем түгел, улым, мин башкара алмыйм, әнә Нәҗибәгә, Фирдәвескә бир, дим. «Юк, син әле үз мөмкинлекләреңне белмисең, бу – син генә уйный торган роль», – диде. Сәлимә аракы эчә, тәмәке тарта, ә мин әле намазга баскан гына идем, өстәвенә – ураза ае...


 

Наилә ГӘРӘЕВА – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы.

Улы Фәрит Бикчәнтәев – Г. Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай, К. Станиславский премияләре иясе.


Наилә ханым, иң отышлы, халык күңеленә кереп калган рольләрегез белән беррәттән, сез татар театры сәхнәсендә тирән эз калдырган династия башында торасыз. Монысы инде – сәхнәдәге түгел, тормыштагы иң яхшы ролегез! 
– Династиянең башында режиссер, артист, Г. Тукай премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәев тора. Камал театрының үзенә бер чоры, яңалыгы аның исеменә бәйле. Бу яңалыкта миңа да катнашырга туры килде. Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» заманча спектаклен сәхнәгә куйганда миңа, икенче курс студентына, баш рольне – Рәхилә образын тапшырды. Шуңа династиянең нигезе ирем Рәфкатьтән башланды дию дөрес булыр. Мин аның иҗатын дәвам итүче. Аңа тугры булып алтмыш елдан артык шушы театрга хезмәт итәм һәм аны бер дә онытмыйм. Тәүге хисләр дә шул «Беренче мәхәббәт» спектакленнән башланды. Гаилә кордык, улыбыз Фәрит туды. Без аны театрга беренче тапкыр әле биләүдә килеш алып килдек. Театрның баласы булып туды, үсте ул.

Сез спектакльдә уйнаган вакытта бала кем белән кала иде соң? Ярдәмчеләрегез бар идеме?
– Ул вакытта ышанып тапшырып китәр кешеләрем: әнием исән иде, апам, абыем бар иде. Гастрольләрдә айлар буе йөри идек ул чорда. Театрда декрет ялы дигән әйбернең исеме генә бар инде. Рольләрең булгач, өйдә утырып булмый, уйнарга туры килә.

Фәрит абый тыныч, сабыр бала идеме, әллә «малай булса, шук булсын» дигән сүзләр күбрәк туры килә идеме аңа?
– Ул заманда балалар икенче төрле иде. Хәзерге заман балалары белән аерма бик зур. Хәзер, кызганыч, аналар баланы түгел, балалар ананы тәрбияли башлады, диләр... Фәрит бик сабыр, тыйнак, акыллы булып үсте, безгә борчу китермәде. Киресенчә, без аңа авырлык китергәнбездер. Имезергә дә вакыт юк иде бит...

Ирегез белән аерылышканда Фәрит абыйга 5 яшь була. Әтисе белән аралашуда киртәләр булмадымы? Ул үзе әтисе белән уздырган ял көннәрен яратып искә ала.
– Әтисе белән гел аралаштылар. Рәфкать бик күп укыды, музыка белән мавыкты, төннәр буе уйный иде кайчак. Ул Фәриткә бик яхшы рухи тәрбия бирә алды. Шуңа Фәрит тә музыканы бик ярата, белемнәре тирән, спектакльләрне кайвакыт үзе музыка белән җанландыра. Әтисенең тормышка ашыра алмаган хыялларын, фикерләрен, иҗатын Фәрит дәвам итә хәзер.

Сәхнә артында үскән артист балаларына бәләкәй чакта ук сәхнәдә уйнау мөмкинлеге дә туа кайчак. Фәрит кечкенә чакта үзен артист буларак сынап карадымы?
– Фәрит шулай үсте дә инде. Кечкенәдән уйнады театрда. Йосыф оныгым да минем белән бергә «Әни килде» спектаклендә (кыз бала ролен малайга үзгәртеп!), «Әлдермештән Әлмәндәр»дә уйнады. Фәрит театр училищесында укыганда да уйнады. Бик әйбәт артист иде ул. Яхшы режиссер яхшы артист та булырга тиеш бит! Спектакль әзерләгәндә үзе уйнап күрсәтсә, артистлар: «Без сезнең кебек булдыра алмыйбыз бит», – диләр кайчак. Театрның рухын, җанын сеңдереп үсте Фәрит! Аны өйрәтеп булмый, үзе теләп барды режиссурага да. Әтисенең рухы да кергәндер табигатенә.

Фәрит абыйның диплом спектаклен дә сез сайларга ярдәм иткәнсез икән...
– Булды андый хәлләр. Мансур Гыйләҗев үзенең «Бичура» әсәрен театрның худсоветына алып килгән иде, аны кабул итмәделәр. Заман өчен яңа бер алым иде ул... Ә миңа бик ошады! Авыл язмышы, татар халкының язмышы... Ә Фәрит шулчак диплом эшенә әсәр сайлап йөри. Аңа җибәрдем. Алар Мансур Гыйләҗев белән дуслар иде, аралашып үстеләр. Иҗади элемтәгә керделәр дә, Фәрит шушы әсәргә алынды. Театрда зур вакыйга иде ул, минемчә. Моңа кадәр андый әсәрләр юк иде безнең театрда. Мәскәүдән килгән комиссия әгъзалары: «Молодой человек, вы поднялись на такую высоту, на которой вам трудно будет держаться», – дип, мактау сүзләре әйтеп киттеләр.

Фәрит абыйны Рәфкать малае диләрме, әллә Наилә Гәрәева малаемы?
– Бикчәнтәев улы булгач, аныкы диләр иде күбрәк. Әтисенең йогынтысы көчле булды. Бергә эшләгәч, Наилә Гәрәева улы дип тә әйтә башладылар, әлбәттә. Мин моңа бик шатлана идем, билгеле. Ул мине үзенең спектакльләренә кертә башлады. «Бичура» спектаклендә беренче тапкыр өлкән хатын ролен башкардым. Минем рольләремнең зур өлеше Фәриттән. Аның ышанычын акладым, рольләрне уңышлы башкардым дип саныйм.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев сезгә ышанып тапшырган рольдән баш тартканыгыз булдымы?
– Булды! Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектаклендә ГУЛАГта булган бер хатын – Сәлимә ролен бирде. Бик каршы килдем. Минем ролем түгел, улым, мин башкара алмыйм, әнә Нәҗибәгә, Фирдәвескә бир, дим. «Юк, син әле үз мөмкинлекләреңне белмисең, бу – син генә уйный торган роль», – диде. Ә Сәлимә аракы эчә, тәмәке тарта, мин әле намазга баскан гына идем, өстәвенә – ураза ае... Чыннан да нәкъ Фәрит әйткәнчә булды: мин бу рольдә бөтенләй башка яктан ачылдым! Безнең спектакльдә иң кадерле мизгелләр – коллегаларның спектакльдән соң килеп мактавы. Шуннан да зур бәя юк. Шул рольдән соң сәхнәдәшләремнең миңа әйткән мактау сүзләрен әле дә оныта алмыйм. Ә Фәрит белән бик авырдан эшләдем ул чакта. Таякның авыр башы миңа төшкәндер бу спектакльне куйганда. Әйттем бит мин сиңа, уйный алмыйм, дип торам... Ә Фәрит гел үзенекен әйтә, булдырасың, ди. Менә шулай үсеп чыккан яңа образым ул Сәлимә. Иң авыр ролем булып истә калды. Мин үземне яңа яктан ачтым. Фәритнең өлеше бик зур монда.

Эштә булмаса да, өегездә, аулакта Фәрит абыйга, әни буларак, сездән эләгәме? Тәнкыйтьлисезме аны?
– Юк! Мин аны ул яктан кимсетмим. Ул миннән югарырак. Ул сәхнәне яхшырак белә. Мин роль генә уйныйм, ә ул тулы бер спектакль куя. Кисәтү ясарга да телем бармый. Гел уңыш телим. «Миңа синең догаларың ярдәм итә», – дип әйтә миңа Фәрит.

Фәрит абыйга беренче уңыш китергән спектакль кайсысы дип саныйсыз?
– Шул, искә алган «Бичура» булгандыр. Ана күңеленә бөтен спектакльләре якын инде, барысы да уңышлы кебек. Режиссер буларак, Фәритнең төп уңышы артистлар белән эшли белүдә. Яхшы режиссерның бәясе шуның белән билгеләнә. Артист бит ул һәр спектакль белән ачыла. Фәрит уртак тел таба белә, мөмкинлекләрен ачып җибәрә артистларның. Режиссер өчен зур уңыш бу.

Иң тирән горурлык хисен кайчан кичердегез? Бәлки, берәр исем алу белән бәйледер бу?
– Юк. Өйләнүенә шатландым! Бик борчылган идем. Ана баласының язмышы өчен, шәхси тормышы өчен күбрәк борчыладыр ул. Яраткан кешесе белән гаилә корды, оныгым туды. Киленем Люция белән бергә эшлиләр, бергә иҗат итәләр (Г. Камал театры артисткасы Люция Хәмитова – авт). Минем иң зур куанычым бу. Үзем театр тормышына өстенлек бирдем. Ә алар, шөкер, алтын урталыкны табып яшиләр, иҗат итәләр.

Сез нинди дәү әни?
– Йосыф белән бик якын без. Үз балама булмаган игътибарымны оныгыма бирдем. Мәктәпкә дә, музыка дәресләренә дә йөрттем, татар теленә өйрәттем. Лицейда укый башлагач, бөтен чараларда катнаштым. Ул үзе дә: «Мине дәү әни үстерде», – дип әйтә. Мин аңардан үземә тәм, ямь таптым, яшәү рәвешем булды Йосыф. Әле дә сөендереп тора, рәхмәт әйтә. Һәр бәйрәмне, һәр туган көнемне татарча язган тәбрикләмәсе белән сөендерә. Музыка белән шөгыльләнә, бөтен инструментларда уйный, спектакльләргә дә музыка яза менә хәзер. Хәзер аның гаилә коруы өчен борчылып, көтеп торам инде.


Фото: Анна Арахамия.

Видео: Дмитрий Цумарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар