Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мокшыларда туйда булдык

Туйга дип килеп, сыер абзарында йоклап йөргән ул көннәр һаман да истә әле. Аннары да туйларның төрлесен күргән булды, ләкин менә андыен...

Әни ягыннан туган тиешле абый мокшы кызын алды безнең. Никах, язылышулар бар да егет ягында узды. «Бердәнбер кызыбыз бит, туйны үз ягыбызда да уздырасыбыз килә», – дип, кода-кодагыйлар да кунак каршылау хәстәренә кереште. Яңа туганнарыбыз белән күрешергә бездән әни белән апа барасы булды. Кызык күрергә атлыгып торучы мине дә иярттеләр.

Без, татарларда, туйга күчтәнәчләрне парлап әзерлиләр. Җәйге чорда каклаган каз инде – алты сәгать суда тотып, өч сәгать пешереп, дәү әни ике каз пешерде. Безнең авылда туйга дигән чәкчәкне үзенә бер аерым оста пешерә. Аңа алдан-алы чиратка язылып куялар. Бер көн көтү артыннан ук үзенең кискечен, чуен табагын күтәреп килеп, ике поднос чәкчәк пешерделәр. Бер чәй тәлинкәсе белән безгә дә авыз итәрлек булды. Дәү әнинең сары мае бик тәмле була. «Аларда бардырмы, юктырмы?» – дип, ике йомарлам сары май да күчтәнәчләр тутырган сумкага кереп китте. Безнең халыкта урын-җирне кыз ягы әзерли әзерләвен, алай да яңа каз мамыгыннан гына гөбердәтеп ике мендәр дә тутырып алдылар. Яшьләргә кирәкмәсә, кодагыйларга бүләккә булыр.

Шулай төянешеп, Казанга чыгып киттек. Анда инде Дәү абый белән яшь җиңги – туган апабыз (бездә абыйның хатынын туган апа дип йөртәләр) каршылап, Мордовиягә баручы поездга утырырга тиеш икәнбез. Безгә туган апаның дус кызы да иярде, аны да туйга чакырганнар.

Туй буласы авылга кайтып кергәндә таң әтәчләре кычкырыр вакыт җитеп килә иде инде. Тып-тын гына тымызык җәйге төн. Авылларында ник бер ут булсын!  Ишекне шакый торгач, өйдә ут элдерделәр. Ап-ак йокы күлмәгеннән зур гына гәүдәле бер апа: «Ох ты, Боже мой!» – дия-дия ишекне ачты. Тетя Дарья – туган апаның әнисе икән.
Монда безгә бар да кызык, бар да ят. Мокшы авылын беренче күрүебез ләбаса. Иң шаккаттырганы – өйгә кергәндә аяк киемен салмыйлар икән. Без баскыч төбендә туфлиларыбызны сала башлаган идек, «салмагыз, салма!» дип туктаттылар.

Өйгә килеп керүгә күзгә беренче булып ташланган нәрсә – түрдәге тәре булды. Аны чигүле сөлгеләр белән бик матурлап бизәгәннәр, каршысында шәм янып тора.

Ул вакытта Татарстан авылларында инде баллонлы газ ягалар иде. Боларга әле ул килеп җитмәгән, ризыкны керосинкада яки мичтә әзерлиләр. Поездда килгәндә туган апа үзләренең чәй эчмәүләрен, безгә чәй эчертү өчен чәйнек белән чәй алып куярга кушуын сөйләгән иде. Керосинканы кабызып, өр-яңа чәйнекне куеп җибәрделәр.  

Юл йончыткан, берәр чынаяк чәй эчкәч, йокы баса башлады. Өй эчен күзлим, безгә кая җәярләр икән? Кунаклар ятардай урын күренми бит монда.

Авыз ачылганны күреп, тетя Дарья ишегалдына әйдәде. Безнең якта кунак-төшем күп булып, өйгә генә сыеп бетмәсәләр, кайберләрен йокларга күршеләргә дә урнаштыралар. Хәтерлим әле, күрше абый өйләнгәндә, кодачаларның бер-икесе бездә кунды. Кодачалар гынамы соң?! Табынга чыгарасы гөбәдияләр дә безнең мичтә пеште, үз мунчалары белән беррәттән, безнең мунча да ягылды. Татар халкының күркәм гадәте инде бу – бары бергә, югы уртак. Кодагый апага ияреп ишегалдына чыкканда күңелемнән генә шуларны уйлап алдым.

Караңгыда бик абайланмый, хуҗабикә ниндидер корылманың ишеген ачып, безне шунда чакырды. Борынга җылы һава белән мал-туар исе бәрелде. Әллә абзар инде? Печәнлеккә җәйделәр микәнни? Бездә дә җәйләрен печәнлектә куну гадәте булган ул, әдәби әсәрләрдә очраштыргалый.

Ләкин печәнлеккә үк үрмәлисе булмады. Йоклар урыннарыбыз шушында – абзарда ук булып чыкты. Стена буйлап караватлар тезелгән. Берсенә – әни белән мин, берсенә апа белән теге дус кыз ятасы булдык. Абзарда беренче тапкыр кунуыбыз. Уңда сыер пошкыра, кайдадыр дуңгыз мыркылдый. Җил сирпеп куйган саен, өскә печән чүбе коела... Ул да булмады, әтәч уянды – таң ата бит!  
Ничек кирәк алай көнне җиткезеп, кунган урыннарыбыздан торып чыктык.

Туй бүген буласы. Кодагыйлар инде күптән аяк өстендә. Шушы җәй челләсендә олы мичкә ягып җибәргәннәр. Мичнең эче тулы чуен – берсендә каз ите, берсендә – үрдәк, аннары сыерныкы, чучканыкы... Ухват белән генә тартып чыгаралар да, тимер җамаякка аударалар.

Иртәдән өйгә туган апаның дус кызлары җыела башлады. Һәрберсе касәгә салып тары боткасы тоткан. Аларда шундый йола бар икән: кызның туганнары савытларга салып, ботка алып килә. Кияү килгәнче ул савытларны җыештырмыйлар: күрсеннәр кәләшнең ишле нәселдән булуын!
Туган апаны үзләренең милли киемнәренә кидергәч, танымый да тордым. Бездә кәләш ак туй күлмәгеннән була бит, ә боларда үз киемнәрен, үз йолаларын хөрмәт итү сизелә. Кызыллы-аклы ул матур күлмәкләрне безгә дә кидерделәр. Аларның киемен кию ихтирам билгесе дип аңлаттылар безгә. Туган апабыз хәзер балкып торса да, элек кызлар үз туйларында болай шатланмаганнар. Ничек шатлансын: мокшы халкында 20-25 яшьлек кызларны 10-12 яшьлек малайларга бирү гадәте булган.

Шулай ыгы-зыгы килгән арада урамда гармун, җыр тавышлары ишетелде – туй кунаклары килеп ята икән. Өйнең буеннан буена сузылган озын өстәлләргә утырыштык. Табында табак-табак ит, яшелчә, җиләк-җимеш булуы истә. Аннары тәлинкәгә яртышар метр итеп өелгән беленнәре күз алдында. Берничә җиргә савыт тутырып йомырка куйганнар. Ләкин аны ватып ашыйм димә, чи йомырка ул! Без кичә хур булдык инде, әни берсен ватып җибәргән иде, өстәлдән дә, идәннән дә көчкә җыеп алдылар.

Аларда туй өч көн бара. Беренче көн шулай туган апаларда узды. Көтү кайтканчы барды бәйрәм. Җыр-бию, гармун бер дә тынып тормады. Җырларына кушыла алмасак та, бию көенә әни белән апа да тыпырдады. Кич янәдән лапастагы шул урыннарыбызга кереп яттык.
Икенче көн тагын да кызыграк үтте. Бүген яшьләрне, кунакларны күрше-күлән, туган-тумача үзенә алдырасы икән. Кабат өстебезгә теге матур күлмәкләрне, башка атлас тасмалы калфакларны, аякка чем кара итекләрне кидек, муенга муенсалар тактык та,  гармуннар уйный-уйный, җырлап-биеп, күрше йортка юнәлдек. Монда да мичтән ухват белән чуен тарталар, ялдында ике керосинкада белен чыжлый, табын тулы ризык – җамаяк белән тозлы гөмбә, кыяр, төрле-төрле бәлешләр, шешә белән үзләре ясаган аракы, табагы белән чи йомырка... Табын тирәсендә озаклап юанган кеше юк, бераз капкалыйлар да җыр-биюгә кушылалар. Ул көнне дә кичкә кадәр авыл өстендә гармун тавышы, бию көе тынып тормады.

Өченче көнне бәйрәм өйдә генә булды инде. Иртәдән бөтен ишегалдын төтенгә батырып, мунча ягып җибәрделәр. Мунчалары – кара мунча. «Элек безнең бабайларның да су буенда кара мунчалары бар иде. Юына белеп юынмасаң, корымга батып чыгасың. Алай да эссесе шәп була инде», – дип, дәү әнинең сөйләгәне бар.
Безнең татар халкы кунакларны мунчага парлап-парлап кертә бит. Монда алай парлап керү юк, хатын-кызлар бер төркем, ир-егетләр бер төркем белән кереп юына. Шундый эссе итеп якканнар, без башны гына тыгып карый алдык, нинди анда юыну!

Әлеге авылда узган шушы өч көн эчендә без бу гади дә, кунакчыл да кешеләр белән тәмам дуслашып, туганлашып беткән идек. Хәзер менә уйлыйм, алар ничектер ихласрак, табигыйрак булганнар кебек. Килештерерләр микән, гаеп итмәсләр микән дигән уй ят аларга. Сине дә ничек бар – шулай кабул итәләр, сынап-нитеп тормыйлар. Халкы кебек, табигате дә кунакчыл, бай. Бездә ул вакытта алмагач та сирәк бакчаларда гына, ә аларда грушалар, сливалар, чияләр үсә иде. Мендәрләр, казлар тутырып килгән сумкаларыбызга тозлы гөмбә, слива, алыча каклары, ысланган балыклар төяп кайтканыбыз хәтердә.

Лапаста куна-куна туй итеп йөргән ул көннәрдән соң да утыз елга якын гомер үткән. Дәү абый белән туган апа да олыгаеп баралар. Безне кунак иткән Дарья түти дә, ул йорт, лапас, кара мунчалар да күптән юк ди инде. Безнең кебек, туган апа да чәй ярата. Хәер, бездән соң теге яңа чәйнек бер дә эшсез тормаган, без аларны чәйгә гашыйк итеп киткәнбез.

Фото http://mrdv.addnt.ru/ сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем туган авылымнын яртысы мокшылар, яртысы сартлар булган эувэл (хэзер инде кушылып беткэннэр), тик менэ барысы да моселманнар, татарлар. Ник алар мокшылар дип йортелделэр икэн?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мокшы халкында 20-25 яшьлек кызларны 10-12 яшьлек малайларга бирү гадәте булган- монысы бигрэк аптыратты. Э чи йомырка нигэ куелды икэн? Гади hэм кунакчыл, юмарт булганнар, никадэр кучтэнэчлэр биреп кайтарганнар. Э тэре, иконалар- "почмак" дип эйтэлэр татарчалап- монысы христиан динендэгелэрнен ботенесендэ дигэндэй бар. Э "ухват" табагач була ул!)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рамилә, аптырамагыз, элек чынлап та, олы кызларны малайларга биргәннәр. Әти-әниләре, эшли торган яшькә җиткәч кенә бирмибез, үзебезгә дә эшче кеше кирәк дип, кызларны иртә кияүгә бирергә ашыкмаган. Ә малайларның әти-әниләре, киресенчә, аларны тизрәк өйләндерергә ашыккан. Килен килсә, бушка эшли торган кеше була бит. Шуңа күрә мокшыларда хатыннар унар яшькә өлкән булган ирләреннән. Табагач ул таба тарта торган әйбер. Ә бу – чуен тарта торганы. Мин татарчасын белмәдем, чуенның муены киң, түгәрәк, бу да шундый, сыер мөгезе кебегрәк әйбер. Дәү әнинең табагачы да, кисәве дә, пумаласы да, ипи көрәге дә бар, ә менә шушы ухваты юк иде. Тәрене ник почмак дисеннәр инде? Почмакта почмак дип әйтәсеңмени? Ә иконаның татарчасы тәре була, крест хач дип тәрҗемә ителә. Бездә бутыйлар аны, крестка да тәре диләр. Чи йомырканы эчәр өчен куя. Элек алар гомумән чәй эчмәгән. Нәрсә эчә идегез, дигәч, суга варенье туглап эчәбез, сөт эчәбез, квас эчәбез диләр. Хәзер инде алар да чәй дә, кофе да эчәләр. Ә менә ул заманда юк иде әле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Лилия! Минем чуен кургэнем юк, бэлки таба тарта торганын да, чуен тарта торганын ухват дилэрдер, табагачны гына белэм. Э икона, крестны мин почмак дип жыеп эйтергэ телэмим. Керэшеннэрдэ почмак дип ойлэрендэге табына торган урыннарын эйткэннэрен куп тапкырлар ишеттем, ягъни икона-крестларын кайда куялар- шул урынны. Э интернетта тэре дип иконаны яки крестны эйтэлэр дип укыдым. Крестнын хач икэнен мин узем дэ белэм. Э шундый яшь малайларга олырак кызларны килен итеп алулары бик кызык, хэйлэкэрлэр икэн узлэренэ курэ)

          • аватар Без имени

            0

            0

            каядер укыдым... ИКОНА - Ханнар заманында ике яклы хан билгесе булган, шул ИКЕ сузеннэн Аннары шул хучтрушлар тэрелэр кутэреп ерегэндэ, араларында ХОРУГВИлар бар э др.-русск. хоругы, "хорунжий, прапорщик", Древнее *хоrǫgу, -ъvе было заимств. через тюрк. посредство (судя по наличию х-) из монг. oruŋgo, oruŋga "знак, знамя", (сузлектэн)

            Хәзер укыйлар