Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Мин әйбәт әни булыр идем»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Венера ГАНИЕВАның тормыш кагыйдәләре 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Венера ГАНИЕВАның тормыш кагыйдәләре 

 

Йолдыз чире белән беркайчан да авырмадым 

 

Сәхнәгә килүем, җырчы булып китүем өчен иң элек әниемә рәхмәтлемен. Бу аның вәсыяте кебек булды...  Ул, күрәсең, кечкенәдән күзәтеп, сәләтем барлыгын, җырга тартылуымны аңлаган. Өйгә кунаклар килгәндә алар мине гел җырлаталар иде. Мәктәптә хорга йөрдем, аннан «Саз» ансамбленә... Әнине 51 яшендә үк югалттык. Үләренә бер ел кала: «Кызым, укы, җырчы булырсың», – диде ул миңа. Ул үзе дә бик матур җырлый иде. Әтием дә гармунда уйный, җырлый иде. Тик алар җырчы һөнәре турында уйлый да алмаганнар. Бу – әнинең дә бер хыялы булгандыр, менә мин аны тормышка ашырдым. Әти зур сәхнәдә җырлавымны, исемнәр алганымны күреп, шатланып китте.  

 

Җырчы һөнәре җиңелләрдән түгел. Талант кына аз, тырышлык сорала. Чын профессионал булыйм дисәң, бик тырышып укырга кирәк. 

 

Училищега укырга кергәндә җырлавым чиста, ритмым яхшы, әмма тавышым кечкенә булган: бүгенгемнән чыгып, ул чактагы үз-үземә шундый бәя бирә алам. Ниндидер тембр сыйфатларын ишетеп укырга алганнардыр мине дип уйлыйм. Сулышны дөрес алырга өйрәнеп, тавышны көйләргә була. Тавышны көчәйтергә («крещендо») һәм киметергә («диминуэндо») өйрәнү ул инде югары профессионализмны аңлата.  

 

Консерваториядә опера классыннан безне М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры Нияз Даутов укытты. V курста укыганда ул мине опера театрына эшкә чакырды. Студент килеш труппага кабул иттеләр. Консерваториягә кергән һәркем опера җырчысы булырга хыяллана. Миңа шушы бәхет насыйп булды!  

 

Күп илләрдә булдым – санап бетергесез... Әмма кабат Португалиягә һәм Малайзиягә барыр идем. Табигате, кешеләре белән аеруча күңелгә кереп калдылар. Португалиянең Лиссабон шәһәрендә «Травиата» операсы белән чыгыш ясадык. 3 мең кешелек концерт залында! «Болар барысы да тавышымны ишетерләрме икән?» – дип шундый борчылдым! Ишеттеләр, алкышларга күмделәр! Анда тамашачы үзенчәлекле: син аңа ошыйсың икән – эмоциясен кызганмый: аяк тыпырдата, сызгыра, «браво» кычкыра... Опера җырчысы булуның ни дәрәҗәдә авыр хезмәт икәнен алар яхшы аңлый.  

 

Буем кыска минем, билгеле. Мәктәптә физкультура дәресендә дә гел иң соңгы булып басып тордым. Иң кыскасы һәм иң ябыгы идем.  

 

«Севильский цирюльник»тагы Розинага бик озак ияләштем. Ул холкыма туры килми – җилбәзәк. Наил Курамшевич минем белән шактый интекте. Җилпәзәне ничек тотарга гына да күпме өйрәтте ул?! Аннары инде, профессия таләп иткәч, фантазия эшли башлый – ролеңнең кызык якларын таба башлыйсың. Яратмасаң, син аның холкын тамашачыга тиешенчә җиткерә алмаячаксың. Героиняңны, һичшиксез, яратырга кирәк. Күпләр «Травиата»ны караганда елыйбыз дип әйтә иде. Виолеттаны йөрәгем аша уздырганга бит ул.  

 

Танылу – ул халыкның сиңа булган мәхәббәте, яратуы, карашы. Моның өчен бик күп еллар хезмәт итәргә кирәк. Тамашачы үзенең җырчысын бер яратса, ул аңа гомер буе тугры кала. 

 

Мин сәхнәдә күбрәк фаҗигале рольләр уйнарга яраттым. «Травиата»да Виолетта үлә, «Патша кәләше»ндә Марфа үлә, «Риголетто»да Джильда үлә... 

  

Яшь буынны театрларда гел көндәш итеп кабул итәләр: ул бит синең үкчәңә басып, синең урынны алырга килә. Артистлар арасында көнләшү бик көчле! Ләкин мин гел эшләдем дә эшләдем – кыек, кырын карашларны күрмәскә тырыштым.  

 

Опера театры артистларын драма театрында уйнарга бик сирәк чакыралар. Безне хиссез, эмоциясез, бер урында басып кына җырлый торган артист дип саныйлар. Ә миңа Марсель Сәлимҗанов Мәйсәрә ролен тәкъдим итте! 1986 ел иде бу. Опера театрында да җырлап торган килеш, анда җиде сезон эшләдем. Камал театрының данлыклы труппасы белән бер сәхнәдә уйнау минем өчен зур иҗат тәҗрибәсе булды.  

 

Мактаулы исемнәрем байтак, әмма иң кадерлесе – Тукай премиясе. Опера театрындагы иң җитди партияләрем – «Травиата», «Севильский цирюльник», «Алтынчәч» опералары өчен 1996 елда бирелде ул миңа. Алдагы елны да куелган идем, әмма исемлектән төшеп калдым – Фәридә Кудашевага бирделәр. Бер дә үпкәләмәдем, еламадым да. Фәридә апа безнең легенда бит ул!  

 

Сиксәненче еллар ахырында репертуарыма бик сайлап, берәмләп кенә эстрада җырларын кертә башладым. Әмма моңарчы опера кебек җитди жанрда эшләгәч, тамашачы башта мине үз итмәде. «Әй, ул чәрелдек җырчы», – дип кенә йөрттеләр.  

 

Опера артистларын 20 елдан соң пенсиягә озаталар – 2002 елдан мин инде лаеклы ялда. Шул көннән тормышымның икенче этабы башланды – мине Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтының җырчылар әзерләү кафедрасына эшкә чакырдылар. Остазлык – шулай ук үзенә күрә бер иҗат. Институтның шундый кагыйдәсе бар: талантлы балаларны музыкаль белеме булмаса да укырга алабыз. Берәр тембрның матурлыгын ишетәм икән, мин аны үстерә алам. 

  

Татар эстрадасының 70 процент артисты – минем шәкертләрем. Алар белән бик горурланам! Һәрвакыт күзәтеп торам. Нәрсәнедер ошатмыйм икән, шунда ук шалтыратам: «Нигә мондый җыр җырлыйсың?», «Нишләп мондый күлмәк кидең?», «Нигә үзеңне шулай тотасың?»... Алар гомер буе «Венера Ганиева мәктәбе» укучылары булып саналачак.  

 

Студентларыма да әйтәм: артист сәхнәдән тамашачыны куандыра белергә тиеш. Күлмәге, прическасы, макияжы, туфлие белән... Җитди, зәвыклы репертуары белән! Ул сиңа хозурланып карарга тиеш – без тамашачыга матурлык җиткерәбез.  

 

Җырчыга гастрольләр тамашачы белән аралашу өчен кирәк. Икешәр айга сузылган гастрольләр була иде. Әлфия апа, Илһам абыйлар белән, Айдар Фәйзрахманов, Рамил Миндияр белән авылларда концертлар куеп та күп йөрелде.  

 

Мин ЗАГСка «Башмагым» спектакленнән Сәрвәрнең туй күлмәген киеп бардым. Яңасына акча булмагандыр инде... Бүгенге яшьләрне карыйм: 200-300әр меңгә туй күлмәкләре алалар. Бәхет – туй күлмәгенең бәясенә бәйләнмәгән бит ул. Иң мөһиме – икең арасында мәхәббәт, аңлашу, тугрылык булсын. Без менә Камил белән инде 35 ел бергә.  

 

Хәзер сәхнәгә һәр чыгуым үзе бер бәйрәм: тамашачы мине дәррәү алкышлап, сөенеп каршы ала. Бүген инде нинди генә җыр җырласам да, кабул итәрләр дип уйлыйм – мине күрү дә бәхет аларга. Моны тою бик рәхәт! Тамашачының күңелен, йөрәген яулау бик җиңел түгел. Димәк, дөрес юнәлештә эшләгәнмен!  

 

Елап утырырлык үкенечләрем юк минем. 

 

Минем төп тәнкыйтьчем – Камил. Ул мине әле дә тәнкыйтьли. Дөрес, хәзер йомшаграк әйтә инде... Элек каты-каты әйткән чаклары да күп булды. Андый вакытта башта үпкәли идем, аннан инде килешәм. Тәнкыйтьтән, сиңа яхшылык эшләргә теләгән кешенең тәнкыйтеннән курыкмаска кирәк.  

  

«Зәңгәр томан» җыры – минем визит карточкам. Халык аны хәзер дә миннән дә шәбрәк җырлаучы юк дип саный.  

 

Миндә савыт-сабадан да күп нәрсә юк!  

 

Үземне бик сабыр дип әйтмәс идем. Мин бит Кучкар! Ут! Бөтен эшне бик тиз эшләргә яратам – миңа нәтиҗәсе шунда ук кирәк. Әгәр шул мизгелдә үк тотынып эшләмәсәм, аннары сүнәм. Өйгә берәр нәрсә алганда да шулай. Кибеттә нидер күреп ошатам кайчак. Кайткач та уемда шул гына була – озак йөрмим, барам да алам.  

 

Чәчәкләр яратам! Хәтта ясалмаларын да. Кайсы гына чит илгә барсам да, шуннан чәчәкләр күтәреп кайтам. Бигрәк чынга охшаганнарын күрәм дә, түзмим, алам. Аннары шуларга карап үзем булган-күргән илләрне искә төшерәм.  

 

Концерт күлмәкләрен күбрәк чит илдән алып кайттым. Бик еш кына: «Ничә күлмәгегез бар, аларны сатасызмы, юкмы?» – дип сорыйлар. Юк, сатмыйм, барысын да саклыйм! Дөрес, бүләк иткәләгәнем бар... Яшь чактагы күлмәкләремә карыйм – шундый гадиләр. Ә аннан бит мин иң күп күлмәкле, иң затлы күлмәкле җырчыга әйләндем.  

 

Үземне бөтен җирдә дә тануларының минусларын күрмим. Исәнләшәләр, «Хәлләрегез ничек?» – диләр. «Әйбәт, рәхмәт!» – дим. Масаеп, кешенең гайрәтен чигерергә ярамый. Бар андыйлар... Кайбер артистларның автографларына кадәр бәя куелган: 100 сум, 500 сум сорыйлар.  

 

Табын яныннан беркайчан да туеп кузгалганым булмады. Шул минем диета... Аз ашыйм, ләкин еш ашыйм. Артистка фигураны һәрвакыт сакларга кирәк, югыйсә концерт күлмәкләренә сыймый башлыйсың.  

 

Әтине югалткач кына еладым. Башка вакыт тормышта ир-ат өчен күз яше түккәнемне белмим.  

 

Сөешеп ташлашулар миндә булмады. Яшьлек мәхәббәтләрен искә дә төшергәнем юк. Минем өчен ир-ат идеалы ирем булды. Аңа бит үлеп гашыйк идем!  

 

Энҗе туебызны зурлап, бөтен туганнарны, шәкертләремне чакырып үткәрдек. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне иде ул, «Казан» гаилә үзәгендә безне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлады. Кунакларыбыз йөздән артык булды. Чын туй! Кияү белән кәләш кебек табын түрендә утырдык, күпме теләкләр ишеттек! Ул көнне никахыбызны да яңарттык. Гаилә тормышының һәр этабын билгеләп үтәргә кирәк икән: ун елын да, егермесен дә... Ике арадагы хисләрне кабызып җибәрә ул.  

 

Картлык куркытамы? Мин үземне инде яшь дип әйтә алмыйм – 65 тулды. 65... Һәрбер көннең, сәгатьнең, минутның кадерен белеп яшим хәзер. Чынлап та, тормышка да, сәламәтлеккә дә җитди карамыйсың икән яшь чагында. Ә хәзер уйландыра...  

 

Чәчәкләр бик күп бүләк итәләр, бигрәк тә туган көннәрдә, юбилейларда... Мин исә кашкарыйлар яратам! Хәер, безнең бакчада розаларның да шактый төрлесе үсә. Камил керә дә: «Бар, анда сарысы (алы, кызылы) чәчәк аткан», – ди. Чыгам да озак итеп хозурланып карап торам. Шуннан рәхәтлек алам! 

 

Иртә-кич көн саен өчәр чакрым җәяү йөрим – моны яшьтәшләремә дә киңәш итәм. Уйларымны тәртипкә салып, җыр сүзләрен кабатлап йөрим. Аннан велосипедка утырам, «сигезле»ләр ясыйм: склероздан саклану өчен кирәк диләр. Боларның уңай йогынтысын сизәм. Миндәге энергияне, активлыкны күреп, ирем, энем белән аның хатыны да скандинав таягы белән йөри башладылар. Күрше урамда гына яшәүче дус кызым Миләүшә дә кушылды.  

 

Гаделсезлек мине чыгырдан чыгара ала. 

 

«Туй күлмәге» җыры мине бер көндә популяр итте. Кайбер җырчыларга танылу өчен кайчак бер җыр да җитә.  

 

Үз йортыбызда инде 15 ел яшибез. Фатирыбыз да бик әйбәт иде безнең. Әмма репетиция ясыйм дип җырларга керешсәң, тирә-яктан күршеләр батарейга шакый башлыйлар иде. Ә опера җырчысына көн дә өйдә дә шөгыльләнергә кирәк. Булмас болай дип, йорт сатып алырга уйладык. 

 

Гомер буе профессионал композитор, шагыйрләр тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр башкардым – мин ул яктан да бәхетле. Бүгенге көнгә кадәр Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Наил Касыймов, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгарый, Рәшит Кәлимуллиннар белән аралашып яшәдем.  

 

Балалар турындагы сорауны миңа еш бирәләр. Инстаграмда да язалар... Мин опера театрына эшкә килгәндә анда контракт системасы иде. Спектакль, гастрольләр бер ел алдан планлаштырыла. Ул ел тәмамлануга, алдагы елга план төзелеп куела. Ә мин бөтен спектакльләрдә дә диярлек җырлыйм... Әни булу хыялы ел саен кичектерелде дә кичектерелде шулай... Ләкин без беркайчан да үзебезнең тормышны китек дип уйламадык. Чөнки яныбызда гел бертуган энемнәрнең балалары булды. Аннан – студентларым. Әни була алмасам да, аналык сыйфатларын мулдан өләштем: районнардан, башка шәһәрләрдән япь-яшь килеш минем кулга килеп кергән ул балаларга бар яктан да тәрбия бирергә тырыштым. Үзебезнең балаларга да мин яхшы әни булыр идем.  

 

Сугыш турында кино карасам да елыйм – шундый җебек инде мин. «Зинһар өчен кермә төшләремә» җырын яздырган вакыт искә төште әле. Фонограммасы әзер, сүзләре өйрәнелгән – яздыр да чык бит инде. Юк, җырлый гына башлыйм – күңелем тула, елыйм... Ун тапкыр гына бүленгәнбездер. Камил дә хәтерли моны, тавыш режиссеры ул иде бит.  

 

Ә кайвакыт тимер кебек кырыс та була алам. Ситуациягә карап үзгәрәмдер... Үземне максатчан дип әйтә алам. Көчле рухлы кешеләр шулай максатчан була диләр.  

 

Автобиографик җырым юк шикелле. Әмма безнең кичерешләр җырларда барыбер чагыла инде ул. «Зинһар өчен кермә төшләремә» җыры, мәсәлән, бик күпләрнең тормышында булган хисне сөйли: аны тыңлаганда һәркем үзенекен уйлыйдыр.  

 

Мине туйларга бик еш чакыралар. «Туй күлмәге»н сезнең башкаруда гына ишетәсебез килә», – диләр. Әлбәттә, барам! Аннан кайчак кибеттә, урамнарда: «Венера апа, хәтерлисезме, безнең туйда җырлаган идегез», – дип килеп дәшәләр. Кайдан бөтенесен хәтерлисең инде?! Әмма: «Әйе, әйе, ничек яшисез?» – дим. Сөйләп китәләр, ике балабыз бар инде, диләр. Мине кайдадыр күргән саен иң бәхетле көннәрен искә төшергән парлар шундый күп алар!  

 

Мин үземне идеал дип әйтә алмыйм. Беребез дә әүлия түгел.  

 

Коллегаларымның уңышларын күрә, соклана беләм. Ул хәтта көндәшем булса да. (Җырчылар арасында көндәшлек бар инде ул!) «Күлмәгең искиткеч!» – дип тә әйтә алам, «Матур җырладың!» – дип тә.  

 

Гомер буе аралашкан, югалту-табышларны бергә кичергән дусларыбыз күп түгел. Әмма алар бар! Җаныңа якын булган, дөньяга карашлар, фикерләр, яшәүгә мөнәсәбәт уртак кешеләр ул дуслар.  

 

Яхин, Сәйдәшевларга таянып, шәкертләремнең зәвыкларын үстерергә тырышам. Мин үзем дә аларның әсәрләрендә тәрбияләндем.  

 

Сәхнәдә буыннар алмашу табигый ул. Мин опера театрына аяк басканда анда гаҗәеп көчле труппа эшли иде: Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Разия Үзбәкова... Мин килдем – яңа буын алышынды. Инде минем арттагылар чираты. Япь-яшь Марфа, Джильда, Розина, Алтынчәчләрне уйный алмыйм бит инде, килешми. Ләкин алмашка зәвыклы, тырыш, югары дәрәҗәдәге буын килергә тиеш.  

  

Телевизордан үземнең чыгышларымны гел тәнкыйть белән карыйм. Кайчак сәхнәдә җырның эчтәлегенә тәмам кереп китәм дә, йөзем, битем турында онытам. Күзләр җитди, маңгайда җыерчыклар... Әлбәттә, җырчының кыяфәте җырның эчтәлегенә туры килергә тиеш, әмма чама дигән нәрсә дә бар. Болай итеп спектакльләрдә генә онытылырга ярый.  

 

Эшләп тапкан акчамның күп өлешен гомер буе яңа күлмәккә, туфлигә, чәч ясатырга тоттым. Ә биткә... Битләрен операция ясап тарттырган – җыерчыкларын шомарткан хатын-кызлар байтак хәзер. Бик уңай үзгәрешләр бар, күрәм, сокланам, әмма... биткә ясала торган андый процедуралардан үзем куркам. Бер укол кадатып караганым булды – битем кара янды. Башка моңа тотынмыйм дип үз-үземә сүз бирдем. Бик яхшы кремнар таптым – шуларны кулланам.  

                                                                                 

Теги: Венера Ганиева Венера Ганеева Камил Фәйзрахманов Камиль Файзрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Венера Ганиева белэн узем сойлэшеп утырган кебек булдым!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ихлас энгэмэ!!!!Бик яратам жырлаганын.

      Хәзер укыйлар