Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мичче

Тәрәздән кар яуганы күренә. Җирне акка күмеп, матур итеп.... Шулвакыт өйгә кайтасы килә башлый! Авылга! Авылга без мичне сагынып кайтабыз.

(Мичче Леонид абый Ямщиковның якты истәлегенә багышлана)

Тәрәзәдән кар яуганы күренә. Җирне акка күмеп, матур итеп.... Шул вакыт өйгә кайтасы килә башлый! Авылга!
Авылга без мичне сагынып кайтабыз. Күшектерә торган көзге кичләр булсынмы, кышкы суыклармы, җай чыгуга мич тергезеп җибәрергә тырышабыз, әни мич алдына чәйнеген куя. Юкса өйдә бар да заманча, газы да кергән инде. Тик мич җылысына җитәме соң! Мич яккан көнне өйгә бәрәкәт иңә, тәмле әйбер пешерәсе килә башлый, күңелләр күтәрелә. 


Газлаштыру чоры авыл өйләрен ап-ак итеп акшарланган мичләрсез калдырды шул. Уйлап карасаң, кеше тормышы гомер-гомергә мич тирәсендә әйләнгән бит. Әнкәйләрнең бит алмаларын кызартып, мичтә кабартма пешерүләре, мичкә салынган хуш исле икмәк, күмер кызуында пешкән кабыклы бәрәңге... Мич башындагы әкият исләрен сеңдергән сәндерә, кышкы суыкларда сарык, кәҗә бәтиләре сыенган, бала-чаганың уен бүлмәсенә әйләнгән мич арасы, кабак орлыгы, урман чикләвеге кибә торган мич сырлары, мичкә куелган казан, кече учактагы күмер...  
Өйгә акрын гына утын төтене катыш мич исе тарала. Шарт-шорт утын «аткан» тавыш ишетелә. Утын бераз күмерләнә төшкәч, өйгә мич җылысы тарала. Мичкә якынрак киләсе, арка терәп утырасы килә башлый. 
Безнең мич акшарланмаган. Болай да сәнгать әсәре кебек ул. Аның һәр кирпече җиде-сигез кат үлчәнеп куелган, һәр сыры, һәр кыры мичченең кытыршы учы белән сыйпалып тигезләнгән, пөхтәләп салынган. Акка буямасаң да, купшы кызлардай өй түрендә назланып утыра. Килгән кунаклар:
– Һай, сез әле һаман мич тотасызмыни? – дип сорыйлар. Сораган кешегә әти мичне мактамый калмый. Ничек салуларын, кирпечләрен кайдан алуларын, кайсы останың кул эш икәнен тасвирлап сөйләргә ярата. Аны безгә тирә-юньдә данлыклы миччее – Леонид абый Ямщиков чыгарган иде шул. Иде... Пандемиянең кара шаукымы беркемне дә аямый булып чыкты. Леонид абый кебек останы да алып китте ул. Останың кул җылысын, төгәллеген, тыйнаклыгын саклап, кайбер өйләрдә мичләр генә калды...


Леонид Ямщиков – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтованың бертуган абыйсы. Кайбыч районы Соравыл авылында гомер итсә дә, мич чыгарырга кайларга гына йөрмәгән. Казанга, Мәскәүгә... Кая гына чакырмыйлар аны! Хәтта Мәскәү янындагы атаклы «Рублевка»да да Леонид абый чыгарган мичләр өй (бу очракта коттеджлар дисәк дөресрәк булыр) җылыта. 
Бервакыт Леонид абый үзе безгә кунакка килгән иде. Кул белән сыйпап миче белән исәнләште дә чәйгә утырды. Шул вакытта мич чыгару тарихлары турында озаклап сөйләшеп утырган идек. 
 Леонид абыйның әтисе Алексей дәдәй бик тырыш һәм сәләтле була. Гаиләсен туендыру өчен Себергә китеп тайгада да эшли, Кайбыч районына кайтып, Мәдәният йорты директоры да булып тора.
– Әти үз гомерендә ике мич чыгарган, ә миңа мичче булу язмышыма язылгандыр инде. Кая барсам да, эшем гел мич чыгару тирәсендә була иде. Башта Чүти авылыннан мичче Фәйзер бабайның ярдәмчесе булып йөрдем. Красноярск өлкәсендә тайгада сагыз чыгару эшендә ирексездән мичче булырга туры килде. Анда 42 градус салкыннар... Үзең ясаган землянкада иң беренче эш итеп мич чыгарып куясың. Анда җылынасың да, ипи дә саласың, ашарга да пешерәсең, – дип яшьлеген исенә төшереп сөйләгән иде ул чакта Леонид абый. – Иң элек чып-чын мичне китаптагы сызым буенча үзебезгә чыгарып карадым. Ике атна вакытым китте, китап битләре ком кушылмасына буялып бетте. Нәкъ китапча эшлим, ә мичем тартмый гына бит! Бабайларның болай булмый торган иде, дип күңел нидер сизенә сизенүен. Уйлый торгач таптым бит: һава аркылы йөри торган урыны ясалмаган икән! Шуны ясагач, мичем дөрләп янып китте. Шуннан акрын гына туганнар, дуслар, авылдашлар мөрәҗәгать итә башлады. Каршы килмәдем, бөтен кешегә дә мич кирәк бит. Кемгә ачык плитәлесе, кемгә газ миче. Китаплардагы сызымнарга гына ышанып бетмим, үз тәҗрибәмә таянам хәзер. Ул чакта авылның Мәдәният йортында эшли идем. Төрле музыка коралларында уйный идем. Концертлар оештырабыз, мәдәни чаралар уздырабыз. Ә көндез мич чыгарырга китәм. Авыл советы арттан эзләп килеп тапмасын дип, капка бикләп мич чыгарган вакытлар да булды.

Мич чыгару эшен бу гаилә тормышта иң кирәкле кәсеп булганга сайлаган. Леонид абыйның уллары да өйрәнгән бу һөнәрне. Оста куллы миччеләргә бүген  бигрәк тә шәһәр җирләрендә ихтыяҗ зур икәнен сөйләгән иде Леонид абый. Мәсәлән, хәзер күпләр урамдагы ял бүлмәләренә (беседка) комплекслы мичләр чыгарта икән. Анда шашлык пешерә торган, каз каклый, казан куя торган урыннар да була. Леонид абый бер яңалык та уйлап тапкан булган: урыс миче белән барбекюны кушып ясарга өйрәнгән ул. Хәзер бу тәҗрибәне бик күпләр куллана икән инде. «Куллансыннар, рәхәтен күрсеннәр. Элек безнең авылда бер мичче дә юк иде. Үзем мич чыгара башлаганда ярдәмчем итеп улларымны ала идем, алар остаргач, башкаларны уң кул итеп ала башладык. Хәзер бездә ярты авыл мичче. Улларымның да бу һөнәрне үзләштерүләренә бик шатланам, һәрвакыт киңәшләшеп торабыз. Мич чыгару бик катлаулы, күп көч сорый торган эш инде ул. Аны түзем кешеләр генә башкарып чыга ала. Морҗаң тартмый дип, хуҗалар гомер буе каһәрләп яшәмәсен өчен тырышып эшләргә кирәк. Табигый ягулыклар торган саен кыйбатлана. Авылларда да мичләрнең яңадан кулланылышка керә башлавына ышанам әле мин», – дигән иде ул. Бездән соң да кемнәргәдер мич чыгарырга китте. Аны һәрвакыт көтәләр, чираты алдан язылган була торган иде.


Эшләре, мичләре турында канатланып сөйләгән Леонид абыйның инде арабызда булмавына ышануы да авыр.
Мичебез, Аллага шөкер, үз вазыйфасын бик әйбәт башкара, Леонид абый төсе булып тора. Өйне дә җылыта, бәлешен дә пешерә, үрдәк шулпасындагы борчак ашы да тел йотарлык була, юка да тәмле килеп чыга. Мич янында балалар да изрәп йоклый. 


Мичченең гомере генә вакытсыз өзелде...

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар