Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Көзләрдә дә язлар кабатлана...

 Картаймыш көнеңдә ялгыз калудан да авыр нәрсә бар микән ул? Сүзебез тәрбиягә бәби түгел, әби алган, ул әбине бәби кебек караган гаиләләрнең берсе турында.

 
Сентябрь урталары... Әле кайчан гына агачлар яшеллеккә күмелеп, дөнья шау чәчәктә утыра иде. Җылы җәйләр дә бер дә китмәс, сагындырып-юксындырып кына кыздырып алган кояш та мәңге сүрелмәс сыман иде. Соңгы җылы нурларын азга гына күрсәтеп алып, кул да изәмичә китеп барган быелгы кыска җәй артыннан тагын кара-салкын көзләр килде. Агачлардан җиргә  шыбыр-шыбыр сары яфраклар коела. Өлкәннәр көненең көзгә – октябрь аена туры килүе очраклы түгелдер. Гомер көзләре дә агач ботагында көч-хәл белән ябышып торган сары яфрак шикелле бит. Җил катырак исә башласа, ул аны ботагыннан тартып ала да һавага очырта, агачыннан еракка-еракка алып китеп, йә сукмакка, йә олы юлга ук чыгарып ташлый. 
 
Әңгәмәдәшем – Чаллы шәһәрендә яшәүче Мәрьям Шәех кызы Габдрәфикованың сөйләгәннәре шулай тәэсир иттеме, әллә тәрәзә артында гына посып торган үз көземнең салкыны тиеп киттеме, ниндидер бер ят тойгы кичереп, сискәнеп куйдым.
 
Әнием, күз нурымның үзәкне өздереп әйтә торган бер сүзе һич истән чыкмый: «Инде, кызым, картайган көндә урын өсләренә генә калырга язмасын. Сезне тилмертергә генә язмасын, – дия иде дә, – кеше кулларына гына калырга язмасын», – дип, үзәгемне өзеп өстәп куя торган иде.  «Ничек инде кеше кулларына... Ә без кайда, без нигә?!» Бәлкем, ул шулай дигәндә, үзен күз алдында тотып та әйтмәгәндер. Кешене картайган көнендә ни көтәсен күзаллап кына әйткәндер. Ул беркемне дә «тилмертмичә» тиз арада арабыздан китеп барды. Теләгәне тормышка ашты. Киткәнен сизми дә калдык...
 

«Әнием кайткан кебек булды»

Аның әнисе – алты бала анасы Гайшә апа да: «Кулдан-кулга йөрмәсәм генә ярый инде», – дип, гел бер сүзне кабатлый торган булган. Кулдан-кулга йөрмәгән, аны гаиләдә бишенче бала булып туган, арада шәфкатьлесе – шул Мәрьям тәрбияләгән дә инде. Унике ел караган ул авыру әнисен. 82 яшендә пычак астына кереп яткан әбинең хәле операциядән соң да әллә ни булмаган. Начар авыру үзенекен иткән. Шуңа да карамастан, ул 89 яшенә җитеп, дөнья куйган.
«Ике атна гына торып карыйм, – диде дә бөтенләйгә калды.
– Әни безне эшләтеп, бәлагә төшкән кешегә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып үстерде, – дип сөйли Мәрьям ханым. – Без бөтен күрше-күләннең өен җыештырып, кирәкле йомышларга йөреп үстек. Шулай үстерделәр  безне. «Синеке, минеке», дип тормадык. Әни үлгәч, еладым да еладым. Бик юксындым. Өеңдә бер өлкән кеше булмаса, дөньялар ятим калган сыман була бит ул. Үз-үземне кая куярга белмичә йөргән көннәрнең берсендә ирем (ул отставкадагы полковник) кулыма газета алып кайтып тоттырды. «Укып кара әле», – ди бу миңа. Күземне генә салдым, шундук аңлап алдым: сүз Өлкәннәр йортындагы карт-карчыкларны тәрбиягә алу турында бара иде. Менә бит миңа нәрсә кирәк! Шундук «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шалтыраттым. Анда эшләүче хезмәткәр турысын әйтте дә салды: «Юк, – ди бу, – Чаллы йортыннан берәүнең дә китәсе килми». Берничә көннән үзәк җитәкчесе Эльвира Мифтахова чакырып алды да безнең белән сәгать ярым сөйләште. Аннары гына: «Алабугада теләүчеләр бар», – дип, шунда барырга тәкъдим итте. Җыендык та киттек ирем белән. Тугыз яшьлек улыбыз Диниярны да алдык. Мин аны бик соңлап – 42 яшемдә генә таптым. Кызларымның берсе – Айназы – Казанда. Ул – полиция майоры. Кияүдә, бер кызы бар. Айсылуым – Чаллыда, анысы ике малай үстерә. Шулай итеп, дүрт бүлмәле фатирда без өчәү утырып калдык.   

   
Хәзер генә ул «җыендык та киттек» диюе җиңел. Ә ул чагында... 4 ноябрь көне, бөтен дөньяны кар баскан, котырыпмы-котырып буран улый. Җитмәсә, иртәнге як та түгел. Эштән соң кузгалдылар. Ярый әле Алабуга белән Чаллы арасы – кул сузымында. Көткәннәр икән аларны. Ишек төбенә үк чыгып каршы алдылар. Һәм... бер бүлмәгә алып менеп киттеләр. 
– Килеп кердек, – дип сөйли хәзер Мәрьям ханым, – ике карават белән бәләкәй суыткыч кына сыярлык кечкенә  бүлмә. Ә караватта бәләкәй генә бер әби утыра. Күрүгә, йөрәгем жу-у итеп китте. Килдем дә кочаклап алдым. «Сине алырга килгәннәр. Барасыңмы?» – дип сорый җитәкчеләре. Ә ул: «Бараммы соң? Юк, юк... Миннән файда юк, бала карый алмыйм, ашарга пешерә алмыйм. Мин – гарип», – ди. Каршы инде, каршы... Барасы килми. Тагын иңеннән кочып алдым: «Барып кара әле, дим. Кунакка бар. Ошатсаң, калырсың. Ошатмасаң, кире илтеп куярбыз...» Шулай дигәч, килеште әбиебез. Ул намазлы карчык. Китапларын гына алды да безгә иярде. Кичке сәгать уннар тирәсе иде микән, кайтып җиттек. Ул, ишектән килеп керүгә үк, стенада эленеп торган «Аятел көрси»не күреп алды. Шуңа башта бик куанды. «Догалы йорт», – ди. Аннары без аңа өйне күрсәтеп чыктык, соңыннан гына ул яшисе зур бүлмәгә алып кердек. Хәйран калып басып торды. Бераздан елый ук башлады. «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын сезгә», – ди.
Ике генә атнага дип килгән әби, Габдрәфиковлар гаиләсендә кала. Лена Бакирова бу өйнең лаеклы әгъзасына әйләнгәнче биш ай вакыт үтеп китә. Документлар тутыру мәшәкатьләре, рәсми тикшерүләр, әбигә 1 нче группа инвалидлык документы алып бирү мәшәкатьләре... хәзер инде барысы да артта калды. Әбекәй, шул кыска арада да, гаиләнең иң кадерле, иң яраткан кешесенә әверелде. Мәрьям ханым эштән кайтуга иң беренче әбинең ишеген ачып карый. Башта ул курка-курка гына кайта иде.  Сагынмыймы икән, китәм дип әйтмәсме икән? Хәзер инде аның күңеле тыныч. Карчыкка монда җан рәхәте. Нәрсә ашыйсы килсә – шул бар. Хуҗабикә – аш-су остасы да әле. Тиз генә бәлешен дә пешерә, әби яраткан башка тәм-томнарны да күз ачып йомганчы әзерләп куя. Аның «тәмле булган» дип, мактый-мактый ашаулары Мәрьямгә әнисен хәтерләтә. Хәер, бу әбигә дә ул «әни» дип дәшә. «Әни, әйдә, бәлеш ашыйбыз. Әни, әйдә, чәй эчәбез...» Йөрәгенә якын кабул иткән кешегә бәхет бит ул! Киң күңелле кешегә яшәүләре мең рәхәттер ул. 
Әбинең чыгышы, кай яклардан булуы белән кызыксынам. Мәрьям Шәеховна бу хакта ачылып китеп сөйләргә яратмый. Лена әби үзе Оренбург якларыннан. Озак еллар Үзбәкстанда яшәгән. Аннары, дөньялар тынгысызлана башлагач, Санкт-Петербургка кайтып урнашканнар. Аның бер кызы, бер малае бар. Ләкин әби аларның берсенә дә сыймаган. Ул моңа кадәр 13 ел әле бер картлар йортында, әле икенчесендә кагылып-сугылып йөргән. «Балаларына бер дә сүз әйттерми, – ди олы йөрәкле ханым. – Килә алмыйлар. Аларның акчалары юктан башканы әйтми. 15 майда әбиебезгә 82 яшь тула. Бәлкем, шунда кайтып китәрләр... Ой, белмим, – ди ханым, икеләнә калып, – Кайтырлар микән?» 
 
Татарстанда «Өлкән кешеләрне тәрбиягә алу» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Хәзергә алар 35 ләп. Ләкин бу әле эшләрнең башы гына.
Дөрес, кызы белән телефоннан хәбәр алышып торалар икән алар. «Кызы» дигәнебез,  Мәрьям яшьләрендә булыр. «Сөйләшкән саен рәхмәт әйтә», – ди әңгәмәдәшем. Хәзер ирле-хатынлы Габдрәфиковлар әбинең сәламәтлеген ныгыту белән мәшгульләр. «Мин аны атнасына ике юындырам, киемнәре күп аның хәзер, бөтен кирәк-яракны сатып алдык», – ди Мәрьям Шәеховна.
Яше сиксәнне узган кешене карау җиңел түгел. Ләкин ул һич тә зарланмый. «Әбине китереп утырткач, әни кайткан кебек булды», – дип сөенә.
 

Ялгызлык куркыта

Бу сүзләрне еш ишетәм. Соңгы көннәрен интернат-йортларда кичергән карт-карчыклар янына баргач та, үзара сөйләшкәндә дә... Ялгызлык шундый нәрсә шул инде ул. Куркыта... Гомерең офыкларга авышкан бер мәлдә, бу дөньяда бөтен борчу-мәшәкатьләрең белән япа-ялгыз торып каласың икән, сине бары бер нәрсә борчый: соңгы сулышымда янымда кем булыр? Кайчандыр алдынгы эшче булган, аласы бөтен хөкүмәт бүләкләрен алып бетергән, ә бүген исә әкренләп җыелган чирләре белән япа-ялгыз калган (карчык дип тә әйтәсе килми) ханымны шул борчый. «Янымда авызыма су салып торучы да булмаячак бит минем», – ди ул. Аны мәсьәләнең матди ягы кызыксындырмый. Кайчак күрше-күлән кертеп чыккан азык-төлек тә, әйбәт кенә алган пенсиясе дә кызыксындырмый. «Хәлемне белешергә дип, бер кереп чыксалар да...» – ди ул, шуңа да канәгать булачагын сиздереп.
Өлкән яшьтәгеләрнең саны ел саен 2,5 процентка арта тора.

Стюардесса булып эшләүче Диләрә Газинур кызы Каюмованың: «Иң мөһиме – аралашу», – дигәнен бик тә аңлыйм. «Мондый аралашу күбрәк минем үземә кирәк», – дигәнен дә аңлыйм. Кем белән аралашасың бит... Ни хакта гәп куертасың бит... Очраклы гына булган танышуның менә шулай елларга сузылачагын, танышы, хәер, хәзер инде якын кешесенә әверелгән хезмәт ветераны өчен генә түгел, иң элек үзе өчен мөһим булачагын күз алдына да китереп карамагандыр ул.
– Идел буе районының Дубравная урамында урнашкан Ветераннар йорты турында ишетеп беләсездер, – ди Диләрә Каюмова. – Ветераннарның һәркайсы үз фатирында яши. Аларны ашатып-эчертеп, фатирларын җыештырып торучы комендантлар, азга гына да биредә яшәүче сугыш ветераннарын күз уңыннан ычкындырмыйлар. Бер мәртәбә без дус кызлар белән Җиңү көне уңаеннан шунда концерт куярга барган идек. Аннары бу гадәткә кереп китте. Шулай аралаша башладык. Еш кына беркая чыга алмаган, үз бүлмәләрендә бикләнеп яшәргә мәҗбүр булган әби-бабайларга ни җитмәвен аңлыйсыз инде. Әлбәттә, аралашу җитми. Мин дә шуларның берсе белән таныштым. Нина Андреевна Сивцовага әле күптән түгел генә 94 яшь тулды. Мин аны, сөйләшү рәвешенә караганда, гел Фаина Раневскаяга охшатам. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Мин аның яныннан күпме энергия, көч-куәт алып китәм. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтә, акыллы киңәшләрен бирә. Күпне күргән бит ул. Гомумән, беренче мәртәбә сөйләшкәндә үк мин аны күптәнге танышым сыман кабул иттем. Әйтерсең, бер-беребезне йөз ел беләбез. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Безнең дуслык менә инде өч ел дәвам итә.
 
Диләрә инде якын кешесенә әверелгән сугыш ветераны турында яратып, хөрмәт белән искә алып сөйли. Нина Андреевна фронтка 18 е тулыр-тулмас 1942 елны киткән. Сугыштан соң биш ел Германиядә, аннары 25 ел Балтыйк буе илләрендә яшәгән. Шуннан соң гына ул Татарстанга кайткан.
– Ул гаҗәеп кеше, – ди Диләрә. – Күз алдына китерегез: кеше 80 яшенә чаклы производство җитәкчесе булып эшләсен әле?! Озак еллар авыл совет депутаты булып та торган. Ә күпме кешегә булышкан ул?! Хәзер дә булыша, – ди ул һәм бераздан өстәп куя, – миңа булыша. Киңәшләре, кайчак җылы сүзләре белән... Ул бит үзе бер шәхес, үзе бер дәвер...
Сугыш ветераннары өчен төзелгән әлеге муниципаль йорт 2008 елны куллануга тапшырылган . Ул 91 бүлмәле фатирдан торган биш катлы бина. Башка йортлардан кай ягы белән аерылып тора дисезме? Аның үз ял итү бүлмәсе, дәвалау-физкультура кабинеты, терапевты, стоматологик поликлиникасы булган медицина офисы бар. Әллә кая да китәсе юк, ярдәм үзләрендә генә.

...Адәм баласына картаймыш көндә әллә ни күп тә кирәкми: яратсыннар, үз итсеннәр аны. Кирәклеген, аның артык кашык булмавын һәрчак кабатлап торсыннар гына. Ялгыз калган карт-карчыклар моңа бигрәк тә мохтаҗ. Дөньяны игелек тота, дибез. Әйе, игелекле кешеләр тота. Җирдәге фәрештәләр тота.  


 
Бәбиләр һәм әбиләр
Хөкүмәтебезнең: «Өлкән кешеләрне тәрбиягә алу» проектын гамәлгә ашыру турындагы карары» – бүгенге көннең иң актуаль юнәлеше дип кабул ителә. Чөнки ел саен республикада өлкән яшьтәге гражданнарның саны 2,5 процентка арта тора. Шуның белән бергә ялгыз яшәүче карт-карчыкларның саны да арта.
Проектның максаты – үзләрен карый алмаган өлкән кешеләрне гаилә шартларында яшәтү.
Былтыр әлеге проект унҗиде регионда кулланылды. Быелдан – бездә.
Ул социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче 55 яшьтән өлкән хатын-кызларга, 60 тан өлкән ир-атларга, Татарстанда ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә дә, инвалидларга да кагыла.

Гаиләсенә тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләгә айлык түләүләр:
– инвалид булмаган һәм 3 нче группа инвалид кешене караган өчен – аена 4 мең сум;
– өлкән яшьтәге 2 нчегруппа инвалидны караган өчен – аена 6 мең сум;
 – 1 нче группа инвалидны тәрбиягә алган өчен – 8 мең сум акча.
 
Моннан тыш, карт-карчыклар, Килешүдә каралганча, гаилә бюджетына пенсиясенең 75 процентын биреп барырга тиеш була.
Өлкәннәрне тәрбиягә алучы гаиләләргә дә җитди таләпләр куелган: Әйтик, ул кешенең үз йорты, үз мөлкәте булырга тиеш. Барлык гаилә әгъзаларыннан рөхсәт алынырга тиеш. Начар, йогышлы авырулы, кайчандыр хөкемгә тартылган булмаска, ярты еллык эш хакы яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш.
 
         
              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар