Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Контактта: Илшат Рәхимбай

Казан дәүләт гуманитар-педагогика институтының музыка факультеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино факультеты

Гаилә хәле: өйләнгән, бер кыз үстерәләр

Карьера: кинорежиссер

Тормыш шигаре: «Дөрес хәрәкәттә – хакыйкый бәрәкәт!»
 

Шәхси тормыш:


Сөендерде

Җәннәт туган телдә сөйләшә!


Кызым Җәннәт җөмләләп сөйләшә башлады. Миңа бигрәк тә аның бормалы-бормалы итеп, иярченле кушма җөмләләр белән сөйләшүе ошый. Саф татарча. Мин, үзем дә сизмәстән, сөйләмемә рус сүзләре кыстырам икән. Кызыбызга бу «чир» йокмасын дип, аның телендәге чисталыкны саклап калу өчен тырышабыз. Әлегә тырышлыгыбыз бушка түгел – шунысы мөһим!

Көендерде

Вакыт тизлеген арттыра...

Олыгайган саен вакыт тизрәк үтә икән ул. Балачак үзе бер гомер булган. Исегезгә төшерегез әле, ул бик озак үтә иде бит. Тизрәк үсәсе килә иде. Балачакта әти-әниләр вакыт җитмәүдән зарланганда, мин аларны шаярта дип уйлый идем. Хәзер үзем шул сүзләрне еш кабатлый башладым. Вакыт тиз узамы, әллә без үзебез гомер узганын сизмибезме?
 

Илдә:


Сөендерде

Татарстандагы ике вакыйганы атыйсым килә. Беренчесе: балалар өчен татар телендә «Шаян» телеканалы ачылды. Уңышлар аңа!

Икенчесе: «Татаркино» белән берлектә, Татарстан районнары буйлап «Алмачуар» фильмы өчен кастинг турларына чыктык. Тулы метражлы, бу жанрда дебютым булачак. Төп геройны уйнар өчен 12-16 яшьлек үсмер егетләрне, кызларны эзлибез.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кысу тагын да кызыклырак, тагын да үтемлерәк яңа проектларга юл салсын иде.

Көендерде

«Ә күңелдә барыбер канәгатьсезлек...»

Европадан кайткач, күпкешедә канәгатьсезлек синдромы уяна. Нигә бездә бөтен җирдә сакчылар тора? Ни өчен кешеләр сирәк елмая? Ни өчен бер-берсенә ихлас хисләрен белдерүдән куркалар? Ни өчен Татарстанда җитештерелүче сыер маена пальма мае кушалар? Ни өчендер бездә гап-гади әйберләрне дә катлауландыралар, ә бит бөтен нәрсә дә гади. Яшәү дә.
 

Дөньяда:


Сөендерде

Сакчылар да юк, турникетлар да

Хатыным Язгөл Лейпциг шәһәрендә укыганда, мин дә анда барып, кызыбызны карап тордым. Шунда Германиядә бер җирдә дә сакчылар һәм метрода турникетлар булмавы сәер тоелды. Алар урынына метроның һәр станциясендә каһвә, донерлар бар. Станцияләр әллә ни купшылык белән аерылып тормый, тыныч. Кешеләрнең бер-берсенә ышанычы бар дигән сүз бит инде бу. Күңелләр җылынып китте, югыйсә, соңгы араларда безне күзәтәләр, дигән коткы арыткан иде.


Көендерде

Капризланыр вакыт түгел

Сәясәтчеләр, зур-зур түрәләр малай-шалай кебек, бер-берсен уздыра-уздыра әшәкеләнеп кылана. Халык телиме-теләмиме, шуларны күзәтергә мәҗбүр... Менә, мәсәлән, Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган кышкы Олимпия уеннарына Россия спортчыларының үз илләрен яклап катнаша алмавы, бары тик Олимпиада әләме астында гына чыгыш ясавы нәрсә инде? Әле болар белән генә бетсә, бер хәл. Көн туды исә, сугыш белән яныйлар! Атом-төш сугышы белән дә! Ярый ла, Олимпиада – уен, ә сугыш?.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй Аллам,кая бара бу дөнья,татар кешесе баласының туган телендә (үз телең,ата-анаң теле!!) сөйләшүенә шатланып,безгә хәбәр итә!Әллә мин дөньядан артта каламмы ул?????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, язма кечкенэ кызнын УЗ ТЕЛЕНДЭ сойлэшу шатлыгы белэн башланган. Мин монда бер тэнкыйтьлэнер эйбер дэ курмим! Бэлки ул бала немец телен дэ узлэштерэдер? Шул балага карап, Илшат та узенен саф татарча гына сойлэшмэвен анлаган бит! Дорес язгансыз мондый нечкэлеклэрне дэ курсэтеп- уйлансыннар яшьлэр! Эллэ азмы саф татар гаилэсендэ уз теленэ караганда русчаны, башка телне яхшырак белгэн балалар? Менэ шундый кечкенэ генэ эйберлэрдэн башлана да инде ул зур проблемалар!

      Хәзер укыйлар