Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә?..

Мин 11 нче класста укыганда син мине беренче тапкыр озата кайттың. Оша­туың турында әйттең, дус­лыгыңны тәкъдим иттең. Һәр кич саен шоколадлар белән сыйлый, кыйммәтле бүләкләр бирә башладың. Берәрсе миңа каршы дәшсә — яклаучым булдың.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп бардым, укырга кердем. Яңа ке­шеләр, яңа мохит! Күзләрем бер-бер артлы чибәр егет­ләрне күзли башлады. Сине бөтенләйгә оныттым. Авыл­га бик сирәк кайта идем. Оч­рашкан вакытта синең бе­лән төксе генә сөйләшәм. Ләкин моңа карап кына син мине яратудан туктамадың.

Дүрт ел вакыт үтеп китте. Син һаман да көттең. Дус кызларым аптырыйлар — мин көләм генә. Имеш, син юаш, пешмәгән, авыл өчен генә яратылган, ә миңа чын ир кирәк, һәм очраттым мин аны. Озын буйлы, чибәр, бай егет белән та­ныштым. Ике дә уйлап тор­мыйча, аңа кияүгә чыктым. Бәхетнең иң биек ноктасын­да тирбәлдем. Ул чакта ке­ше кайгысы юк иде миндә. Син бик рәнҗегәнсең, дип ишеттем.

Тиздән кыз балам, Алинәм туды. Бәхетем тагын да ташыды. Өстем бөтен, тор­мышым хәлле, ирем горур­ланырлык. Нәрсә кирәк та­гы?

Ә бер төнне күз яшьлә­ремә буылып уяндым. Тө­шемдә сине күрдем! “Дө­рес эшләмәдең, Алия, сине мин генә бәхетле итә ала идем! Син хәзер упкын төбендә”, — дип әйтәсең икән. Ә мин бертуктаусыз елыйм, нәрсәдер аңлатмакчы булам, ләкин авыз ачып бер сүз дә дәшә алмыйм.

Шул төннән соң тыныч­лыгым бетте. Гел сине уй­лыйм. Ә беркөнне, ирем эшкә китү белән, авылга шылтыраттым. Казанга күчеп китте ул, диделәр. Тиздән синең өйләнүең ту­рындагы хәбәр дә килеп иреште.
Бала белән өйдә утырып туйган идем, мәктәпкә эшкә урнаштым. Гүзәл исемле яшь кенә бер укытучы белән дуслашып киттек. Казан кы­зы икән, яңа гына кияүгә чыккан. Ирен шундый ярата, гел аның турында гына сөйли. Ул сөенечтән балкый, ә мин үз тормышым турында уйлыйм. Ирек белән без дә начар тормыйбыз, әмма Гүзәл ирен яраткан кебек яратаммы мин аны?

Тик торганнан Гүзәлдән көнләшә башладым. Яңа та­нышымның сөйләве буенча, ире бик күндәм, Гүзәлне хөрмәт итә, бар эштә дә ярдәмчел. Хәтта азык-төлекне дә кибеткә бергә чыгып алалар. Ә минем ирем кайту белән телевизор каршысына утыра. Күп сөйләшми, минем бер эшем белән дә кызыксынмый. Ак­чаны күп эшли.

Тиздән Гүзәл безне үзе­нең туган көненә чакырды. Аның ирен күрер өчен генә бардым аларга. Тик ничек алдан уйламаганмын, ничек сизмәгәнмен! Гүзәлнең сөекле ире, күңелемне яше­рен генә яулап алган серле ир — син, кайчандыр мин игътибар да итмәгән, таш­лап киткән Раил икәнсең бит!

Хатыныңа “ Гүзәлем ”, “бәгърем” дип кенә эндә­шәсең. Ә мин? Мине оныттыңмыни? Шул көннән төнге йокыларым качты. Гел сине генә уйлап яши башладым. Ирем дә, кызым да икенче планга күчте. Юк-бар сәбәп табып, еш кына сезгә киләм. Гүзәлнең “апа­сына” әйләндем. Ул берни дә сизми. Миннән киңәш­ләр сорый, гел кунакка ча­кыра. Аны бала табу йорты­на озаткач, миннән дә бәхетлерәк кеше булдымы икән дөньяда? Ясанып, кие­неп яныңа киттем. Сораулы караш белән каршы алдың. Ә мин, бер сүз дә әйтмичә, муеныңа сарылдым. Син хәрәкәтсез идең. Ә аннан кулларымны иңнәреңнән алдың да китәргә боердың. Өстемә салкын су сиптеләрмени, аптырап кал­дым. Мондый түбәнсетүне көтмәгән идем. Ничек ин­де? Мин бит сине хәзер яратам! Юаш, пешмәгән дип уйлаган бу ир затында горурлык та бармыни әле?

Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә? Әйе, бәһаңне белмәдем. Үзем теләп синнән баш тарттым. Ә хәзер менә җавапсыз ярату белән яратам. Бу хис­нең нинди авыр булуын ин­де аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур,эчтэлекле хикэя. Бар икэн бит доньяда Чын ирлэр!!! Сокланам....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хэтле няфсе каян киля икян хатын кызга? Шушы да булдымы жавапсыз ярату.? Ярату тугел бу, кончелек,бозыклык, мин-минлек. Бай ир белян торып,элекке егетен дя сояркя иту уенда лякин уйлаганы барып чыкмагач хязер укеня икян, имеш ул аны ярата.Куберяк кеше ирляре артыннан йогерся,уз иреннян дя колак кагар эле.Ходай тигезли ул,кешегя начарлык ешлясян узенгя кире кайта.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Егетенең тормышы барып чыкмаган булса, эзләп йөремәс иде әле. Көнчелек кенә бу. Нәфесеңне тоя белергә кирәк. Ходай биргәнгә шөкер итеп, сөенеп яшисе урынга...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рита Арская язганча, мин-минлек бу! Булганда кадерен белмэгэн, э башка кеше куреп алгач, хэзер узенэ дэ кирэк булган! Уз ире дэ бик яхшыдыр, кадерен генэ белмидер дип уйлыйм. Э Раил бик дорес эшлэгэн!

          • аватар Без имени

            0

            0

            терсэкне тешлэп булмый....бу гаилэгэ кысылмагыз.бэхетле яшэсеннэр...

            Хәзер укыйлар