Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатын-кызга ни җитми?

Чынлап та нәрсә җитми аңа? Бу тормыштан нәрсә көтә ул? Максатлары нинди? Җәмгыять йөкләгән вазыйфалар – ир хатыны, балалар анасы булу гына канәгатьләндерәме бүгенге хатын-кызны? Сораулар күп, ә җавапны һәркемгә үзенә эзлисе.  «Үз-үзеңне табарга беркайчан да соң түгел», – ди ул. Әңгәмәдәшем – продюсер, режиссер, автор-башкаручы Рузилә САФИНАның бу сүзләре кемнеңдер күңелендә өмет уятмый калмас.  Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

Чынлап та нәрсә җитми аңа? Бу тормыштан нәрсә көтә ул? Максатлары нинди? Җәмгыять йөкләгән вазыйфалар – ир хатыны, балалар анасы булу гына канәгатьләндерәме бүгенге хатын-кызны? Сораулар күп, ә җавапны һәркемгә үзенә эзлисе. 
«Үз-үзеңне табарга беркайчан да соң түгел», – ди ул. Әңгәмәдәшем – продюсер, режиссер, автор-башкаручы Рузилә САФИНАның бу сүзләре кемнеңдер күңелендә өмет уятмый калмас. 
Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

 

– Габделфәт белән безнең өйләнешү бик тиз булды. Минем үзебездә – Балык Бистәсе районы мәдәният сараенда өлкән методист булып эшләп йөргән вакытым. Эшемне яратам! Түгәрәкләр алып барам. Халык театрында төп рольләрне уйныйм. Әле күптән түгел генә актер Василий Лановой вафат булды бит. Бу хәбәрне ишеткәч искә төшереп йөрдем: театрыбыз белән ул чакта Мәскәүдә Бөтенроссия фестивалендә катнаштык. «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәрне уйнадым. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңдем, һәм миңа бүләкне нәкъ менә Лановой тапшырды. «Татарча бер сүз белмәсәм дә, хәрәкәтеңнән, йөзеңнән, ымнардан барысын да аңладым, татарочка», – дигән иде ул миңа... Кечкенәдән артист булырга, театрда уйнарга хыялланган кешегә канат куя торган сүзләр! 

Ә беркөнне безгә «Сорнай» ансамбле килде. Концертлары матур узды – рәхәтләнеп карадык. Татар чараларында рәхмәтне гел мин әйтә идем: ул көнне дә ахырда сәхнәгә күтәрелдем. Өстемдә үзем теккән бик килешле сары күлмәк иде. «Cин алда, тамашачыга якынрак басып сөйләдең, ә без арттарак тезелеп тордык. Йөзеңне күрмәдем диярлек, әмма тавышыңа шунда ук гашыйк булдым. Төнлә эзләп тә йөрдем, тапмадым», – диде ул соңыннан. Концертта Габделфәт тә чыгыш ясады, тик мин аңа игътибар итмәдем – нәрсә җырлаганын да хәтерләмим... 

Ике көннән соң кинәт ишектән килеп керде ул. Ниндидер концерт башланырга тора иде. «Бәтәч! – дим. Безнең якта шулай сөйләшәләр. – Сез китмәдегезмени?» Ансамбльләре ай буе Балык Бистәсе авылларында концерт куйды, инде гастрольләре башка районда дәвам итәсе иде. «Ринат абый Гыйләҗев газетада безнең хакта чыккан материалны алырга җибәрде», – ди. «Әйдәгез алайса, бирәм», – дим. Тик кабинетка керүгә: «Газетага дип килмәдем», – дип, ул мине... кочаклап алды. Бөтен тәнем буйлап бер дулкын, тетрәнү узды... Без ул көнне Кама буенда бик озак йөрдек. Габделфәт гел елмая, сөйләштерә, сораулар бирә... Мине шундый аңлый кебек. Үземне аңлаган кеше очрасын иде дип күпме хыялландым!.. Ялга җыена идем. «Нәрсә эшләмәкче буласың?» – ди. «Ике атнадан абыем өйләнә. Бәлки әле үзем дә кияүгә чыгармын», – дим. «Ә кемгә чыгасың?» – дип сорады. «Анысын белмим әле», – дим. Уйнап-шаярып сөйләшеп барабыз бит. Чынлыкта бер елга якын йөргән егетем бар иде һәм өйләнешү турында инде сүз чыккан иде... Өч көннән соң Габделфәт тагын кайтып җитте. «Безнекеләр туйга әзерләнеп калды. Әйдә, синең кулны сорарга барам», – ди. Аптырап калдым. Монысы инде мәзәк түгел иде. Әмма аның белән очрашу минем дә күңелне урыныннан кузгаткан иде шул... «Алар әле синең хакта белмиләр дә», – дигәч, ул мине Казанга – абыйлары белән таныштырырга алып китте. Икенче көнне Арчага – әниләренә кайтырга тиеш идек. Вокзалга ике сәгатькә соңарып килдем. Мәскәүдән алып кайткан босоножкамны ремонтлатып йөрдем. Җайлы да, матур да иде ул – нәкъ менә шуңардан кайтасы килде аларга. «Китсә – китә инде», – дип уйлыйм. Көткән! Бу ике сәгать көтүнең Габделфәт өчен ни икәнен, аның холкын мин ул чакта белмим бит әле... 

Күңел тулы икеләнүләр белән кайттым юлда. Әтисе белән әнисе капка төбендә утырып торалар иде. Өйгә уздык. Әнисе миңа ап-ак, чип-чиста йон носки алып килеп бирде кияргә. Алардагы чисталык, тәртип! Берсе кигән галошны икенчесе кими. Әтигә хәзер 99 яшь: мин кияүгә чыкканда өйдә кайчы кайда булса, бүген дә шул урында тора. Кайсы гына әйберне кулыңа алсаң да, нәкъ шул урынга кире куясы.. Әти-әнисе янына кайткач кына, Габделфәтнең күп сөйләшми торган кеше икәнен аңладым. Беренче очрашуыбызда бөтенләй башка иде бит... Аңа гел тиз кирәк: нәрсәнедер хәл иттеме, бу эш шунда ук эшләнергә тиеш. Монда да шулай булды... 

«Әйдә, башта без өйләнешик, аннары икенче атнада абыең өйләнер», – ди. Мин, әлбәттә, ризалашмадым. Әмма шул атнада ук алар мине сорарга да килделәр. Габделфәт абыйның туена да кайтты. Алай гына да түгел, абыйның классташы баш тарткач, кияү ягыннан шаһит та булды әле. Бер күренеш гел истә. Өйдә туй бара, ә мин урамда савыт-саба юам. Авылда артымнан йөри торган бер егет бар иде. Ул минем яныма баскан да сөйләшеп тора. «Аңа кияүгә чыксаң, бәхетле булмыйсың», – ди. Кинодагы кебек... «Үзеңә тиңне табарсың әле, минем күңелем авылда түгел», – дип әйтә идем аңа. Гел кемнедер көттем... Өйнең бөтен тәрәзәләре ачык – табында сөйләшкән сүзләр, җырлар ишетелеп тора. Шул вакыт Габделфәт җырлый башлады. Юасы савыт-сабамны, теге егетне калдырып, өйгә йөгердем. Аның җырлавын беренче тапкыр чынлап торып шунда ишеттем... Казан төзелеш институтын тәмамлавын, җырчы түгеллеген белә идем. Җырчы булса, уйлаган булыр идем әле. Ул вакытта артистларга караш башка иде бит, әнинең дә әйткән сүзе бар иде. «Алар гаилә кешесе түгел, кәеф-сафа корырга ярата, ерак тор, кызым», – дия иде ул. Эшемдә җырчылар белән дә шактый аралашырга туры килгәнен белгәнгә әйтә иде. Аның бу сүзләре күңелгә тирән кереп утырган... 

Абый август ахырында өйләнде, без сентябрь башында кавыштык. «Кыз озатырга килегез», – дип, эштәгеләрне шаккаттырдым. Әни – ялгыз хатын: рәттән ике туйны ничекләр үткәрде икән, хәзер дә уйлыйм ул турыда. Кибетләрдә берни юк чак бит әле. Үзем дә хәзер әни яшендә: мондый берәр мәҗлес уздырасы булса, борчыла башлыйсың... 
Без өйләнешкәндә, сәхнәдә эшләү теләге Габделфәткә караганда миндә күбрәк иде. Театрда уйныйсым килә! Инде бу хыял шундый якын да кебек... Казан мәдәният институтын мин читтән торып тәмамладым. Ректорыбыз Рәис Кыямович Беляев татарларны бик ярата, чыгышларыбызны карап бара. Институт коридорында очраса, исәнләшә, хәлләрне белешә. Бик кече күңелле кеше иде... «Театрда уйнарга теләсәң әйт, мин сине Сәлимҗановка урнаштырам», – дигәне булды. Өйләнешеп бергә яши башлагач, мин бу хакта Габделфәткә дә сөйләдем. Икәү Беляев янына киттек... «Театр гастрольдән кайтуга яныма килсен», – дигән Марсель Хәкимович. Ә мин балага уздым... «Бу килеш ничек барам инде хәзер?» – дип уйладым. Резинотехник эшләнмәләр заводы каршындагы «Техниклар йорты»на эшкә урнаштым. 

Әдилә тугач, Габделфәткә «Горгаз» дүрт бүлмәле кооператив фатир бирде. Ә безнең бер тиен акчабыз юк! Беренче взносны – 16 меңне әти-әниләрдән алып тордык. 1991 ел бу. «Челнок»лар заманы. Эштәге кассир кыз: «Хәзер сезгә акча бик кирәк бит, әйдә, безнең белән Польшага барасыңмы?» – дип чакырды. Тәвәккәлләдем... Әдиләгә яшь тә ике айлар тирәсе. Аны Арчага, әниләргә кайтарып куябыз да, бер атна Казан буйлап кибетләрдән товар җыям. Бару-кайтулар тагын бер атнага җыела. Кайткач, атна буе сатам... Өч ел буе Польшага, Венгриягә, Төркиягә йөрдем. Фатирыбыз төзелеп беткәндә бурычлар калмаган иде инде. 

Ордер алып кайткан көнне үк Габделфәт эштән китте.  Икенче көнне үк филармониягә, Илһам Шакиров янына барды. «Ярты сәгать тыңлады да, бар кер, гариза яз, дип әйтте», – диде. Музыкаль белеме дә юк килеш бит... Бер ел Рабига апа Сибгатуллина бригадасында йөрде – бөтен Татарстанны әйләнеп чыктылар. Аннан үз төркемен төзергә уйлады. Габделфәт шундый, курыкмый – максат куя да шуңа бара. Ә мин... Минем андый максатым юк. Дөресрәге, бар ул, тик шундый еракта... Мин аңа бик әкрен барам. Белмим, хатын-кызның, бәлки, шулай булырга тиештер. Безнең өчен гаилә – ир, балалар беренче урында бит. 

Габделфәт концертлар куеп, акча эшли башлагач, икенче балабызны табарга уйладык. Улыбыз Зөлфәтне алып кайттым. Ә Габделфәтнең бер концерт артыннан икенчесе, өченчесе... Администраторлары булды, билгеле. Әмма мин аңа кулайрак идем. Беренчедән, мине бернәрсәгә дә өйрәтәсе юк. Икенчедән, бер түбә астында яшәгәч, аңа нәрсә кирәген, ничек әйбәтрәк булганны яхшырак аңлыйм. Инде бу вакыт «Ак күлмәгем» җыры бар, заллар инде туп-тулы... Мин режиссерлык бүлеген тәмамладым – Габделфәт сүземә барыбер колак сала, киңәшләшә иде. Җырларын иң элек син тыңлыйсың: ошыймы, юкмы – син әйтәсең. Кием сайлашасың, образын тудырасың... Репертуарында мин тапкан җырлар да бар. «Соңгы кыңгырау», мәсәлән. Бу көйне ишеткәч, Соңгы кыңгырау бәйрәме, укытучы-укучы образлары күз алдыма килде. Сүзләрен язарга Вазыйх Фатыйховка бирдек. Өч көн язды – өч көн телефоннан аралаштык. 
Кайчак Габделфәт кырысрак та була иде. Тик ул чакта аның андый сүзләрен ишетмәгәнмен. Ул сәхнәдә – бу иң мөһиме! Минем дә иҗатым, күңелем дә бар бит әле дип уйланылмаган. Үземне ир хатыны итеп кенә күрдем. 
«Әйдә, игълан итәм, сәхнәгә чыгасыңмы?» – дигәне булды аның. Бу хакта райондашларым да гел исенә төшереп тора иде. Бер тапкыр хәтта чыгып та карадым. 1996 нчы еллар бу. Махсус күлмәкләр тектердем. Алып баручы егетләре ул чакта икәү иде аның – Данил Гыйниятов һәм Азат Низамиев. Мин өченчесе булырга тиеш идем. Автобус юлда бик озак барды, Баулыга соң барып җиттек. Халык инде безне көтеп тора, микрофон көйләргә дә җай булмады. Габделфәт үзенекен генә карады да, концертны башладык. Тамаша беткәч, ул миңа: «Башка чыкмыйсың», – диде. Каршы килеп маташмадым... 

Габделфәтнең 50 яшьлек юбилеен «Корстон»да үткәрдек. Мин беренче тапкыр шунда үземә читтән карадым. Концерт-тамаша өстәлләр артында үтте, 470 кешегә билет сатылды. Барысын да оештырдым... Үзем сүз әйтергә чынлап торып әзерләнә дә алмадым, әмма ихластан сөйләдем... Кунакларның берсе – Уфадан килгән зур эшмәкәр соңыннан, үзебез генә калгач: «Беләсеңме, Габдел-фәт, мин бүген нәрсә аңладым. Син сәхнәдә булсын өчен Рузилә үз иҗатыннан баш тарткан икән бит», – диде. Чит кеше әйткән колакка керә бит ул. Мине бу сүз сискәндерде бугай... 
Юбилейда: «Бүген шушы сәхнәдә, шушы кадәр кунак-лар алдында синең янәшәңдә басып торам икән, димәк, яшьлектәге хыялым тормышка ашкан. Ирем – башкалар хөрмәт итә торган кеше булсын иде, шул чакта мине дә хөрмәт итәрләр дип хыялландым», – дидем. Әтисез үскәнгә, авырлыклар күргәнгә шулай теләгәнмендер, күрәсең. Әти 35 яшьтә үк вафат булды. Миңа – 5, абыйга – 7, энемә 1,5 яшь кенә иде... Беренче булам, танылам дигән уй булмады миндә.

Ә шигырьләрне биш-алты ел элек яздыра башлаган идем инде. 50 яшем тулганда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнаштым. Шунда портфолио өчен бер шигырь яздырып карадым. Гөлнур Әхмәдуллинаның туган якка багышланган шигырен сайладым. Авторы күптән таныш кеше. Гөлнур-ның ире безнең авылда партком секретаре булып эшлә-де, ул үзе мәктәптә укытты. Кама буйлары турында яза. Миңа шундый якын җирләр! Укыйм да, яшьлегемә кайтам... Шигырьне яздыруга Гөлнурның үзенә дә җибәрдем. «Бик матур килеп чыккан, дикцияң дә шәп!» – дип җавап бирде ул. Бу да дәртләндерде. Карале, минем бит әле тавышым бетмәгән икән, дим. Эштә кечкенә генә студия бар безнең. Азрак вакыт булганда, керәм дә тагын ши-гырьләр яздырам. Шактый җыелды болар. Габделфәткә дә бик тыңлатып карыйсым килә. Берсендә хәтта каршысына ноутбукны китереп куйдым. Барыбер тыңламады... 

Һәр гаиләдә дә аңлашылмаучанлыклар чыгып тора. Шундый чагыбыз иде. Габделфәт бер атнага ял итәргә китеп барды. Салкынрак саубуллаштык. Эч поша... Мине шуның алдыннан гына Казанда чыга торган «Бизнес-журнал» үткәргән «Женщина года – Топ 50» конкурсында катнашырга чакырдылар. Баш тарткан идем. Үзем генә калгач, шуларга шалтыраттым. Инде ике атна әзерләнәләр икән. Мин дә барып кушылдым. Подиумда йөрергә өйрәнәбез, кием сайларга... Габделфәт кайтканчы, бер атна эчендә шактый үзгәрдем – үземне хатын-кыз итеп тоя башладым. Көн саен яңа кием киясем килә. Югыйсә бар бит алар, элгечтә эленеп торалар. Чаллыга бер атнага гастрольгә баргач: «Бер кием белән килдегез, шуның белән киттегез», – дигәннәре булды. Чемодан тутырып кием алып барып бит. Үземне карарга гел вакыт җитмәде... Бу бәйгедә «Ел табышы» номинациясендә җиңү яуладым. Залда Габделфәт, балалар, бөтен хезмәттәшләрем утырды. Әлеге проект белән берничә тапкыр Мәскәүгә дә бардым, үземнең җырла-рым белән чыгыш ясадым, радиолардан сөйләдем. 

«Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашу җаныма бер рәхәтлек бирде. Тик шул ук вакытта: «Әле – аңа, әле моңа тотынам икән, димәк, һаман да үз-үземне тапмаган, үз мөмкинлекләремне файдаланмаган булып чыгам», – дип уйлана башладым. Бу хакта Габделфәткә дә әйттем. «Шулкадәр эшләп, ике бала үстереп ничек болай дия аласың? Сәхнәгә чыккан никадәр яшьләргә үз образларын табарга гына булыштың?!» – диде ул аптырап. Ул хаклы, мондый очраклар байтак җыелды. Бүген илкүләм танылган җырчыбыз Динә Гарипова – шуларның берсе. Безгә килгәндә бала гына иде бит әле, аны да сәхнәдә җырларга гына түгел, яшәргә дә өйрәттем... 
Мин шушы конкурсларда катнашканнан соң, «Алтын тавышка – алтын «Акчарлак» җыр бәйгесе оештыра башладык. Хыялланып та сәхнәгә күтәрелә алмаучылар бик күп бит алар. Кемнеңдер әти-әнисе риза булмаган, кемнедер ире тыйган... Беренче елны Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан Фирдәвес Шиһапова җиңде. Китапханәче булып эшли ул. Габделфәт бер ел буе аны үзенең концертларында йөртте. Киткәндә елады Фирдәвес: «Их, сәхнәгә элегрәк чыккан булсам, күптән танылыр идем!» – диде.

Бу миңа да яңа адымга этәргеч булды. «Рузилә, ә нигә син шигырьләреңне видеога төшермисең?» – дидем берсендә үз-үземә. Тотынып эшләп карадым... «Ерактагы якын кешем» (Гөлнур Әхмәдуллина) шигыренә төшерелгән ул клипны «Мәйдан» каналы әйләндерә башлады. Габделфәткә әле берсе, әле икенчесе килеп: «Рузиләне тыңладык, бик матур укый», – дип әйттеләр. Ниһаять ул да ишетте... Моңарчы аның мине сәхнәдә күргәне юк иде бит. Группасына администратор буларак кына килеп кердем. 

Хәзер күбрәк үз иҗатым белән шөгыльләнәсе килә. Элеккеге Рузиләгә кайтасым… Инде үзем иҗат иткән җиде-сигез җырым бар. Өчесен Габделфәт җырлый. «Гафу итәм»не: «Яңа җыр җибәрделәр, тыңлап карыйсыңмы?» – дип бирдем. Ошатты, аранжировка ясатты – шуннан соң гына серне ачтым. 

Габделфәткә 55 яшь тулу уңаеннан оештырылган концертларның беренчесе Питрәчтә узды. Сәхнәгә үзем иҗат иткән җыр белән мин дә чыктым. Ул көнне күңелемнең тынычлыгын күрсәгез?! Җан шулай тыныч та була ала икән дип шаккаттым. Гел бәргәләнә идем бит: әле монысы, әле тегесе җитми... Кеше үз-үзен табалмаганда да шулай күп эшли башлый икән. Газета ачтык – аңа тотындым. Кыйбласын Габделфәт билгеләсә дә, оештыру эшләре минем өстә булды. Бер газета гына түгел, әллә ничә реклама журналы да чыгардык бит. Аларга күпме энергиям китте! Ә аның барысын иҗатка салган булсам?! Ничә еллар үз-үземне эзләгәнмен! «Башка сәхнәгә чыкмыйсың», дигән сүзне ишеткәч, үземә үзем ышанмау булдымы икән соң бу?! Юк, боларны үпкәләп сөйләмим. Димәк, шушы юлны узарга тиеш булганмын. 
Күрәм, соңгы вакытларда Габделфәт тә үзгәрә. Яныңдагы кешең үзгәрсен өчен, иң элек үзең үзгәрү кирәк. Барысы да, димәк, хатын-кызның үзеннән тора... Яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә арытмый да икән.  «Элегрәк нигә сәхнәгә чыкмадыгыз?» – дип язучылар бар. Габделфәт аларның барысын да укып бара һәм: «Сиңа әле хәзер дә соң түгел», – ди... 

Һәркайсыбызның да гомере бер генә. Элек өйдә утыру, йорт карау, балалар тәрбияләү белән генә дә канәгатьләнүчеләр булган. Бүген дә бар андыйлар, әлбәттә. Әмма хәзер заман башка. Күпләр үз җаны теләгән эшне табарга омтыла. Моның өчен хатын-кызны гаепләргә кирәкми. Танышларым арасында, байлыкка күмелеп яшәсәләр дә, каядыр эшкә урнашырга теләгән хатын-кызлар бар. «Бөтен нәрсәң бар! Сиңа нәрсә җитми?!» – дип аптырый ирләре. «Туйдым идән чүпрәге булып яшәүдән! Өйдә утырган хатын-кызның дәрәҗәсе юк аның. Хәтта ире алдында да. Аннан эшләмәгән хатын-кыз иртәрәк тә картая. Бернинди кыйммәтле кремнар да коткармый. Башкалар кебек эшләп кайту җаныңа көч өсти», – ди берсе. Әйе, акча, байлык кына кешегә бәхет китерми... 

Планнарым турында сөйләүдән куркам. Үземне Габделфәт группасында күрмәвем турында гына әйтә алам. Ул да мине сәхнәдә үз янәшәсендә күрми. Аның концертлары бер спектакль кебек бара, һәм андагы образларны инде үзгәртергә кирәкми. Мин алар арасына килеп керсәм, инде хәзер хатыны буларак кына килеп керәм. Ә безнең тамашачы моны яратмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик матур. язылган. ошады. Рузилэ. сез. кочле. топле. хатын. кыз. молодец

    • аватар Без имени

      1

      0

      Рузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Хэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Ирең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Рузилэ ханымнын, сэлатенэ, кыяфэтенэ, уз узен тотышына куптэн сокланып карый идем. Искиткеч сабыр ханым икэн бит. Сэхнэ турендэ зур ун,ышларга ирешергэ эле дэ сон, тугел. Бар яктан булган, сойкемле, матур ханым.

            Хәзер укыйлар