Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Изге эшләр  безне үзгәртә

Натальяга 34 яшь. Ул ике баласын берүзе тәрбияли. Кызына 16 яшь, улына декабрьдә 14 яшь тула.  Алар гаиләсендә ике ел элек зур фаҗига була. Натальяга ул көнне искә төшерү бүген дә бик авыр...

«Изгелек кыл һәм үзгәр». Казан шәһәренең уртасында урнашкан матурлык салонында әнә шундый исем белән хәйриячелек проекты узды. Салонның хуҗасы Ирина Порфирьева әлеге проектның инициаторы булды. Белеме буенча педагог Ирина Васильевна үзенең туган ягы Чүпрәле районында берничә ел укытучы булып эшли, Казанга күчеп килгәч, зур бер мәгълүмат агентлыгы филиалларының берсенә урнаша. Журналистика кызыклы өлкә, ләкин ул бөтенләй башкача ачылу рәхәтен бирми Иринага. Ул үзендәге эчке потенциалны тормышка ашырырга тели. Берникадәр вакыт университетта эшләгәннән соң, үзенең чәчтараш, матурлык салоннарын ачарга карар кыла. Ирина, бизнес алып бару белән генә чикләнмичә, булдыра алганча мохтаҗларга ярдәм итә, хәйриячелек акцияләрендә катнаша. «Радуга добра» хәйриячелек фонды директоры Валентина Бушуева белән дә шуларның берсендә таныша. Җитмәсә, ул аның якташы да булып чыга.
– Күптән бу хакта уйланып йөри идем инде. Проект героинясын сайлаганда гына икеләнеп калдым: мобилизацияләнгән берәр ир кешенең хатынын чакырыргамы, әллә инде, фонд белән элемтәгә кереп, опекага алынган берәрсенә тукталыргамы. Үзем күп балалы гаиләдән, бу дөнья бик якын миңа. Сәламәтлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең язмышы җиңел түгел бер дә. Шуңа опека фондын сайладым. Бу әниләр үзләренең бөтен вакытын, көчен балаларына бирә.  Көн саен шул балалар тормышы өчен көрәшеп, физик яктан да, эмоциональ яктан да бик арыйлар. Аларны бу проблемадан бераз гына ял иттертеп торырга кирәк. Хатын-кыз үзе турында да уйласын. Бераз башкачага әверелеп, үз-үзебезне карап, без гел икенче төрлегә әйләнәбез, көчләр арткандай була. Балаларга елмаеп торган бәхетле әни кирәк, шулай булганда аларга кыенлыклар белән көрәшү җиңелрәк. Һәм без аз гына булса да яхшылык эшли алабыз икән, ни өчен аны башкарып чыкмаска әле?! Максатым да шуннан гыйбарәт – бер генә хатын-кызны булса да бәхетле итү, аңа әйбәт эмоцияләр бүләк итү.


Ирина Васльевна алга таба да мондый хәйрия акцияләрен уздырырга планлаштыра. Сүз уңаеннан, ул үзе дә өч бала әнисе, ире белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Гаиләдәге, эштәге мәшәкатьләр күп булуга да карамастан, ул социаль проектларга да вакыт таба. Наталья өчен, мәсәлән, Ирина Васильевна бер генә көнгә булса да чын тылсымчы феяга әйләнә. Әмма мин шунысын да әйтә алам: Наталья бу көнне гомергә истә калдырачак, бу көн аңа канатлар куйгандай булачак. Салон мастерлары – чәч ясаучылар Елена Розумная белән Ольга Рубцова, визажист Регина Мамонтова һәм каш ясаучы Екатерина Палтаева Натальяны бөтенләй танымаслык итеп үзгәртәләр. Болай да сылу ханымның табигый матурлыгын тагын да калкурак итеп күрсәтәләр, үзенә бер шарм һәм стиль өстиләр.
Натальяга 34 яшь. Ул ике баласын берүзе тәрбияли. Кызына 16 яшь, улына декабрьдә 14 яшь тула.  Алар гаиләсендә ике ел элек зур фаҗига була. Натальяга ул көнне искә төшерү бүген дә бик авыр. «Көннәрдән бер көнне Станислав балыкка барырга уйлады. Дусларыннан берсе дә бара алмый икән. Ул берүзе чыгып китте. Безнең бакча Идел буенда гына. Ярда зур агач үсә, анда тарзанка асылынып тора иде... – хатын яшьләрен йотып, бертын дәшми, аннары тагын дәвам итә. – Ул берүзе була, аны беркем күрми... Атынганда, ул буыла, клиник үлем кичерә. Күрше кызы бу хәлне күреп, тиз генә бабасына хәбәр итә. Ул улымны элмәктән чыгара...» Бу көнне гаилә ниләр кичерүен күз алдына китерү дә кыен. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, малайга беренче ярдәмне әбисе күрсәтә. Малай аңына килә, пульсы да эшли башлый. Аны шундук Яшел Үзән шәһәр хастаханәсенә алып китәләр, аннан Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә озаталар. Табиблар диагнозы кырыс була: малай унбиш тәүлектән ары яши алмаячак! Һәм аны кайтарып җибәрәләр – үләргә. Асфиксия нәтиҗәсендә организмның мөһим функцияләре өчен җавап бирүче баш мие кабыгы зарарланган була.
– Бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп тормыйм, бик авыр миңа... Өйгә төрле трубкалар асылган хәлдә кайтып кердек. Аллага шөкер, күпмедер вакыттан соң котылдык алардан. Хәзер үзебез ашыйбыз. Беренче адымнарны ясарга талпынабыз, сөйләшергә маташабыз. Ул без сөйләгәннәрне аңлый, җавап бирергә тырыша. Күрү һәм ишетү җайлана. Бергә кинолар карыйбыз, эмоцияләре тере: елый, көлә. Кыскасы, гадәти яшәү рәвеше алып барырга тырышабыз. Һавада йөрергә чыгабыз...
Өйдә Натальяга кызы булыша, ул – әнисенең өмете һәм терәге. Әтиләре белән күптән аерылышканнар, ул балаларына ярдәм итми. Улы белән шушы фаҗига килеп чыкканчы, Наталья хатын-кызлар киемнәре салонында консультант булып эшләгән. Аннары аны брендлы кибеткә идарәче итеп чакырганнар.
– Кибеттән мин озын декрет ялына киттем. Стилистлар курсын тәмамладым, ләкин хәзер эшли алмыйм. Улымны карарга кирәк. Ул савыгачак, безнең барысы да җайланачак, – ди Наталья.
Павловлар гаиләсе инвалидлык пособиесенә һәм әбиләре пенсиясенә яши. Бәхеткә, алар турында волонтерлар белеп ала, хәзер бу гаилә «Радуга добра» хәйрия фонды кайгыртуында.
– Дөрес, күп нәрсәдән баш тартырга, бераз кысылырга туры килә, ләкин безнең өчен иң мөһиме – улымны аякка бастыру.
– Шанслар бармы соң? Табиблар нәрсә әйтә?
– Шанс һәрвакыт бар. Аякка басачак, ди табиблар. Хәтта унбиш көн генә гомере калган дигәннәре дә. Алар соңыннан гафу үтенделәр.
– Һәм ул элеккечә хәленә кайтачакмы?
– Юк инде, элеккечә шук-шаян була алмас. Станислав хоккейчы иде, бик актив иде. Сау-сәламәт булсын берүк, анысы мөһим хәзер, – ди ул. 
Нәрсә-нәрсә, ә Натальядагы тәвәккәллек ун кешегә җитәрлек. Башкача мөмкин дә түгел! Әгәр ул кулларын салындырса, бирешсә, малай унбиш тәүлек тә яши алмас иде. Ә ул улының беренче сулышыннан ук аның тормышы өчен үз-үзен аямыйча көрәшә башлый. Төннәрен хәлдән таеп караватка ава һәм чак кына кыштырдауга да минутлык йокысыннан уяна. 
Инвалид балаларның әниләре күп очракта үзләренә вакыт бүләргә кыенсыналар. Моны каприз дип кабул итәләр, ләкин балаларга бәхетле әни, үзенең җылысы һәм назы белән кочып ала торган матур әни кирәк. Монысын да онытырга ярамый. Баштарак Наталья да салонга кереп, тырнакларын ясатырга, чәчләрен кистереп чыгарга хурлана.
– Сезне бирегә килергә озак күндерделәрме? – дип сорыйм, сөйләшүне бүгенге чарага күчереп.
– Юк, – дип елмая ул. – Ике елга беренче чыгуым бу. Ни өчен бу адымга бардыммы, чөнки тиздән улымның туган көне. Аны шатландырасым килде. 
– Күрәм, чәчләрегез озын икән. Бөтенләй яңача күренергә әзерме сез?
– Әлбәттә! Нәрсәгә барасымны белдем бит мин.
– Үзенчәлекле балалы әниләргә нәрсә әйтер идегез?
– Иң мөһиме – тормышны шушы авыруга гына багышламаска! Гадәти тормыш белән яшәргә һәм бирешмәскә. Шул көч бирә. Бәхетле ана – сәламәт бала, шуны онытмаска кирәк. Ә бүген мин бик бәхетле! Миңа чын бәйрәм ясадыгыз, барчагызга зур рәхмәт! Аллаһ саулык бирсен үзегезгә! Беренче чиратта сез хатын-кыз булуымны искә төшердегез. Һәм бу улымның туган көне алдыннан булу чын могҗизага тиң! – диде Наталья күз яшьләре аша. 
– Валентина Васильевна белән ничек таныштыгыз, ярдәм сорап фондка үзегез мөрәҗәгать иттегезме?
– Юк, мин түгел, алар мине тапты. Ничек тапканнарын да белмим хәтта. Валентина Васильевна үзе әйбәтрәк сөйләр.


– Бу безнең волонтёрлар эше, аларның зур командасы бар, – дип сүзгә кушыла «Радуга добра» мохтаҗларга ярдәм хәйрия фонды директоры Валентина Бушуева, ул әлеге чараның тагын бер могҗизачысы. Сүз уңаеннан, фонд дүртенче ел инде үзенчәлекле балаларның әниләре өчен «Матурлык көне» проектын үткәрә. 
– Әлеге проектның асылы – әни кеше үзенең хатын-кыз булуын онытмасын. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, хатын-кыз сәламәт, бәхетле һәм матур булырга тиеш. Бәхетле һәм сәламәт ананың гына балалары сәламәт һәм бәхетле була. Мондый колачлы проектның бездә булганы юк иде әле. Ул үзенә бик күп хаб-студия мастерларын туплый алган. Без стилист Ольга Батлукка, шоу-рум директоры Ирина Рәхмәтуллинага, үзгәрү проекты инициаторы Ирина Порфирьевага бик рәхмәтле. Наталья Павлова үзенчәлекле бала анасы. Хәзер алар катлаулы дәвалану һәм тернәкләнү юлын уза. Бергәләп уздырган акцияләр аларга проблемалардан арынырга, дүрт стена артында да тормыш дәвам итә икәнен аңларга ярдәм итәр.
Валентина Васильевна исә волонтёрлар шалтыратып әйткән шомлы хәбәрне  искә төшерә. Бер гаиләдә фаҗига булган, аларга һәм психологик, һәм гуманитар ярдәм кирәк икән. Бу Наталья Павлова гаиләсе була. Фонд шундук аларны кайгыртуга ала, кирәкле әйберләр, азык-төлек белән тәэмин итә. Фонд психологы Ирина Будовниц авыруның әнисе, әбисе белән консультацияләр үткәрә. Хәзер инде алар Павловлар гаиләсе белән эшләүнең икенче форматына – дуслык этабына чыкканнар. Ягъни фонд хезмәткәрләре атна дәвамында 24 сәгать буена әлеге гаилә карамагында була.
–  Натальяга сокланам мин, баласын савыктыру өчен ниләр генә эшләмәгән! Башында улын тернәкләндерүнең маршрутын төзеп куйган хәтта! Һәм ул шактый кыйммәт. Наталья Казан һәм Мәскәү табибларын аякка бастырган.  Алар өенә махсус белгеч ике тапкыр килеп, нейроннарны күчереп утырткан.
Валентина Бушуева башкалар кайгысына битараф булмаган казанлыларга да чиксез рәхмәтен белдерде. Хәзер фонд карамагында 48 гаилә бар, ел дәвамында ул гаиләләр саны 40 тан 60 кача тирбәлә. Гуманитар ярдәмнән тыш, фонд социаль-мәдәни тормышка кайтаручы төрле акцияләр дә уздыра. Бүгенге көндә шуларның иң колачлысы – «Бала хыялын чынга ашыр» дигән Яңа ел алды проекты. 

 


Проектта катнашучы башка кешеләр турында да сөйлисе килә. Ольга Батлук профессиональ стилист, ул ирләр һәм хатын-кызлар белән генә түгел, балалар белән дә эшли. Үзе Санкт-Петербургта телевидение мәктәбенең стилистика юнәлешен тәмамлаган.  Озак еллар ялланып эшләгән, хәзер тулысынча иҗат процессына чумып, яңа образлар тудыра. Хатын-кыз, әни кеше бәхетле булса, калганнар да бәхетле бит, ди ул.
– Ирина Васильевна шалтыраткач, хәйрия проектында катнашырга шундук риза булдым. Бу шалтыравык сүзләр генә түгел. Талантыңны кешеләргә яхшылык эшләүгә борырга кирәк. Бөтен нәрсәне дә акчага кайтарып калдырырга ярамый. Элек тә мондый хәйрия чараларында катнаша идем. Бер танышым мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшкә урнашырга булыша. Араларында төрлесе бар: кемдер начар ишетә, кемдер авыр хәрәкәтләнә, арада инвалид креслосындагылар да бар. Алар физик яктан чикләнгән булсалар да, көчле рухлылар – сокланам ул кешеләргә! Укып кайтканнан соң, зур булмаган портфолио әзерләдем. Ягъни образларын үзгәрттем: прическа, макияж, стиль уйлап таптым. Без  – чәчтараш, визажист, стилист – бер команда булып эшләдек. Табигатем белән бик тоемлы, сизгер кеше мин. Шуңа күрә Иринаның тәкъдимен рәхәтләнеп кабул иттем. Наталья өчен төрле бизәнү әйберләре, аксессуарлар, туфлилар, җиңел күлмәк сатып алдым. Әгәр килешсә, барысын да аңа бүләк итәм,  – ди Ольга. 
Бутик хуҗабикәсе Ирина Рәхмәтуллина да Ольга Батлук белән бергә эшли. Аның да язмышы үзенчәлекле. Әйе, бүген ул уңышка ирешкән хатын-кыз. Ә кайчандыр әти-әнисе кызга гади күлмәк алырга да акча җиткерә алмаган. Шуңа күрә Ирина балачакта ук үзенең киемнәр кибетен ачу турында хыялланган. Икенче хыялы – сәяхәтләр булган. Ирина Николаевна бик күп төрле киемнәр сатып алган, кайткач инде аларны җиңел генә сатып та җибәргән. Сәяхәтләр акрынлап бизнеска әйләнгән. Ә бизнес дөньясы кырыс, көндәшлек хәтәр анда. Шундый тормышта да Ирина йомшаклыкны һәм йөрәк җылысын җуймаган: хәйрия акцияләрендә сөенеп катнаша.


Ирина Натальяга ике күлмәк алып килгән: берсе – көндәлек тормышта кияр өчен, икенчесе –  бәйрәм күлмәге.
– Хәйрия проектында катнашуым белән бәхетле мин. Һәр хатын-кыз үзенчә матур, ул матурлыкны күрсәтә генә белергә кирәк. Ә без рәхәтләнеп булышабыз. Мондый проектта беренче генә катнашуым, соңгысы булмас дип ышанам. Натальяны бик аңлыйм, үзем дә улымны ялгызым гына үстерәм, – ди Ирина.                           
Шундый булдыклы, чибәр, тәвәккәл хатынга карап, аның ялгыз булуына ышанасы да килми. Дөресен генә әйткәндә, андый булдыклы ханымнар шактый ул. Ирләр көчле хатын-кызлардан курка, диләр. Хәер, монысы инде башка тема.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар