Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Җир шарын әйләндерә-әйләндерә музыка тыңлыйк әле!.. 

Тормыш дәвам итә! Классташлар җибәргән хәбәрләрдән яз исе, җир исе килә, шаулап авыл тормышы килеп керә. Әйтерсең, бернинди коронавирус та юк. Рәхмәт, дуслар! Күңелләр күтәрелеп китә икән җанга ятышлы хәбәрләрдән. 

 

Тормыш дәвам итә! Классташлар җибәргән хәбәрләрдән яз исе, җир исе килә, шаулап авыл тормышы килеп керә. Әйтерсең, бернинди коронавирус та юк. Рәхмәт, дуслар! Күңелләр күтәрелеп китә икән җанга ятышлы хәбәрләрдән. 

Әнә Сафура яза: «Ирем яңа сыерчык оялары ясап элгән иде, ошаттылар кошкайлар! Шатлыгыбызны сезгә дә җибәрергә булдым. Кечкенә генә куаныч та яшәү көче өстәсен!» 

Җәүһәрия яза: «Сылтаманы ачып карасагыз, Җир шары картасын күрерсез. Анда бик күп яшел нокталар сибелгән. Алар – җирле радиостанцияләр! Кайсына кагылсагыз да, җырлый башлыйлар! Гаҗәп бит! Дөньяның теләсә кайсы радиостанциясен тыңлый аласыз! Җир шарын әйләндерә-әйләндерә, матур музыка тыңлагыз, дуслар!»

Әлфия шалтырата! Шат тавышы яңгырый: 

–  Мин авылда, малай! Монда рәхәт: кошлар сайрый, дөнья уяна.Чәчүгә төштеләр... Әллә нинди моңарчы күренмәгән ят кошлар өерләре белән тыкрыкка килеп куна да, дәррәү күтәрелеп тә китә. Көртлеккә дә, күгәрченгә дә охшаган үзләре... Петрушка, редискалар чәчтем. Флокслар, тюльпаннар баш калкыта. Сиреньнәр бөредә утыра. Кар эрүгә үк чыга торган кара суган яшел түтәл булып утыра. Икенче кат тәрәзәләрен юган идем, бөтен тирә-як, Сөн буйлары, Сабантуй урыннары, урманнар, «Тимер тырнак» әрәмәләре и матур булып күренә инде! Әнә, сезнең өйне, капка төпләрегезн күрәм. Бар да тәртиптә! Әле юлны кырдырып чистартып китте трактор... 

Хәнә белән Фәйрүзә җанны иркәли торган җырлар җибәрә. 

Тизрәк туган якларга кайтасы, җыенысы белән күрешәсе, балачактагыча ваемсыз булып йөрисе килә. Урманга барып каен суы эчеп, төпсез күлдән умырзая өзеп, яланда карга боткасы пешереп... 

Ә әни кычыткан ашы пешереп көтәдер кебек... 

Ә монда нәркисләр, лаләләр уянган. Күзне иркәлиләр...   

 Ә без, әйдәгез, Җир шарын әйләндерә-әйләндерә музыка тыңлыйк хәзер: https://radio.garden/

 

                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар