Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Инде син кирәк түгел...

Беренче никахы уңышсыз тәмамланды Илфакның. Сө­еп алган, сөеп яшәгән хаты­ны хыянәт итте. Җитмәсә, улларын да алып китте. Тә­мам төшенкелеккә бирелгән ир беркем белән аралаш­мас, беркая бармас булды. Эш, өй, телевизор... Дөнья­сын чикләп, ике елга якын гомерен шулай үткәрде ул. Тик... яшьлек... Яшьлек мондый кысаларга гына сыя ал­мый шул. Ә Илфакка әле ни­бары егерме биш! Ул да ара-тирә киноларга, бию кичә­ләренә баргалый башлады. Шундый кичәләрнең берсе Илфакның тормышын яңа сукмакка борып җибәрде. Башында якты, ымсындыр­гыч сукмакның тора-бара ка­рурман юлы төсле чытыр­манлыкларга алып керәсен берәү дә белми иде әле.
Чибәр генә кыз биергә ча­кыра аны. Кичәдән соң Ил­фак кызны өенә озатып куя. Башта сирәк, аннары ешрак очраша башлыйлар. Кызның исеме дә җисеменә туры ки­леп тора — Нәфисә. Мәктәп­тә музыка укыта. Кызыклы әңгәмәдәш. Бар эшкә кулы ята: бәйли, тегә, аш-суга ос­та, ихтирамлы. Танышулары­на алты ай булгач, өйләне­шәләр. Матур итеп туй ясый­лар.
Бер ел чынаяк-тәлинкә дә шылтыратмый, тирә-күрше­не, таныш-белешләрне сок­ландырырлык итеп яшиләр. Бәхетенә сөенеп бетә алмый Илфак.
Тормышларында чатак­лык Нәфисә бала көткәндә башлана. Көннән-көн үзенә карата хатынының салкы­наюын сизә ир. Бу хәлне йөкле хатынның көйсезлә­нүе, дип кабул итә, үзе тагын да игътибарлырак булырга, аның һәр теләген үтәргә ты­рыша. Нәфисәсе: “Минем әниләрдә торыйк әле, ашар­га әзерләүләре читен, күңе­лем болгана”, — дигәч тә, берсүзсез риза була. Анда Нәфисәнең зур гына бүл­мәсе бар. Шунда яшиләр. Әби кеше кызын да, киявен дә бердәй карый, караңгы чырай күрсәтми.
Биредәге карават тар дип, Илфаклар фатирындагы туй алдыннан гына алынган зур карават та, бала әйберләрен урнаштырырга кирәк дип, өр-яңа стенка да Нә­фисә бүлмәсенә күчә. Бер­вакыт хатын иренә: “Эштән үз өегезгә кайтып, өс-ба­шыңны алыштырып килә торган бул. Киемнәреңне ан­да юыгыз”, — ди. Илфак моңа да каршы килми. Улла­ры өйләнгәч, әтисе белән әнисе “яшьләр үз башка яшәсеннәр” дип, авылдагы кечкенә генә йортларына күчеп киткән булалар, хәзер инде әнисе фатирларына ешрак кайтып йөри, керен дә юыша, ашарына да әзерли. “Бала көткәндә кайбер ха­тыннар шулайрак булалар, үпкәләмә аңа”, — дип, улын юата.
Бала туарга ике-өч ай ка­ла Нәфисә: “Син кунарга үз өегездә кала торган бул әле”, — ди. Авыр булса да, Нәфисәгә тагын да авыррак­тыр шул дип, үзен тынычлан­дырырга тырыша ир. Хатыны янында ике-өч сәгать була да өенә кайтып китә. Бала туар вакыт якынлашкач: “Бу көннәрдә сездә калам. Зал­да йоклармын. Төнлә авы­рып китсәң, хастаханәгә ил­тәсе булыр”, — дигәч тә, “Әле иртәрәк, вакыты җитә- рәк әйтермен”, — ди хатыны.
Нәфисәне бала тудыру йортына әтисе илтә. Илфак белми дә кала. Кызлары туу шатлыгын Илфакның әнисе Наилә ишетә, улы эштә, еракта, үзе кайтмыйча, хә­бәр итеп булмый. Наилә хас­таханәгә ашыга. Күчтәнәч­ләрен, котлап, хәлен беле­шеп язган язуын килененә юллый. Әмма никадәр көтсә дә, җавап ала алмый. Ак халатлы ханым гына “хәле әйбәт, әле ял итә” дип килеп әйтә.
Сөенеп тә, борчылып та кайта ана өйгә. Баскычтан менгәндә каршысына улы очрый. “Мин Нәфисәгә кит­тем”, — ди Илфак туктап та тормыйча. “Ашыкма, — ди әнисе, — ул өйдә түгел, бала тудыру йортында, кызың бар”. Улы әнисен кочаклап үбә дә ике баскычны бер итеп оча гына. Юл уңаенда чәчәк бәйләме ала.
Илфакның язуына җавап тиз чыга: ике яклап язылган дәфтәр бите. Язманы укый башлау белән әти кеше ага­рынып китә, стенага барып терәлә. Башын иеп, сөмсере коелып кайткан улын күреп әнисе куркып кала.
— Нәрсә булды?
Илфак хатны әнисенә тот­тыра. Бала табу йортына кергәнче үк, күптән уйлап язылган хат була бу. Нәфи­сәнең үз туган йортына кү­чүенең дә, иренә салкы­наюының, читләштерүенең дә сәбәпләре ачыклана.
Нәфисә бик тә бала тели. Ә яше утыздан үтеп бара. Вакытында яраткан кеше­сенә чыга алмаган. Кияүгә чыкмый гына очраклы ке­шедән бала табуны түбәнче­лек саный. Әйбәт гаиләдә үскән, акыллы, яхшы кеше­дән бала табу турында хыял­ланып йөргәндә, кемдер аңа Илфак турында сөйли. Шуңа күрә аның белән танышырга теләп, биергә чакырган да инде. Аннан, бала табарга яраклы егет икәненә инан­гач, яратмаса да, яраткан бу­лып кияүгә чыга. Хәзер аның кызы бар. Ир кирәкми. Ил­факка үтенече шул: аны гафу итсен, хастаханәгә дә, өйгә дә килеп йөрмәсен. Оныт­сын аны...
Ярый, кыз хыялына ирешкән. Ә ирнең хисләре, алгы көнгә өметләре? Алар- ны шулай бер селтәнүдә чәл­пәрәмә китерүне ничек ак­ларга? Җитмәсә, егетнең инде бер мәртәбә шундый ук бәхетсезлеккә тарыганын белгән хәлдә...
Бала табу йортында да, өйләренә кайткач та Нәфисә Илфакны кабул итми, кызын < да күрсәтми. Өлкәннәр бе­лән сөйләшү дә нәтиҗә бир­ми. Хәер, хатын иренә тагын бер язу бирә: “Кыз минеке генә. Синнән алимент ал­мыйм. Сезнең өйдән киткән әйберләр миндә калсын ин­де. Син әйбәт кеше, юлыңда яхшы кыз очрамый калмас. Гафу ит мине”.
Илфак тагын ялгыз. Нишләргә? Озак уйлана тор­гач, ул, вакытлыча булса да, шәһәрдән үк чыгып китәргә була. Еракка, Себергә. Анда туганнары яши. Шуларга ба­рып эшкә урнаша. Киң тайга урманнарында зур йөк ма­шинасы белән агач ташый. Бер елдан соң ялга кайта, ьеренче көнне үк, бәлки фи­керен үзгәрткәндер, дип өметләнеп хатыны белән кы­зы янына китә. Юк, үзгәреш юк. Нәфисә аның бүләк­ләрен, күчтәнәчләрен дә ал­мый, кызын да күрсәтми. Суд аша (күпләр аңа шундый киңәш бирәләр) баласын күрү хокукын ала алыр иде ул, тик Илфакның алай ямь­сезләнеп йөрисе килми. Ул әле һаман да мәсьәләнең уңай хәл ителүенә ышана. Ышанырга тели.
Ә менә беренче хатыннан туган улы белән 15 көн бергә була ул. Малайны баштанаяк киендерә, әбисенә (малай әнисенең әнисендә яши) шактый күп акча калдыра. Фатирына яңа өй җиһазлары ала.
Улы белән бергә булуына сөенеп, Нәфисә белән ара­ны рәтли алмавына көенеп, яңадан Себергә китеп бара Илфак. Ул китеп берничә көн үтүгә, Нәфисә каенанасына шылтырата. Илфакның адре­сын сорый. Иренең акчаны мул тотуын, улы белән якы­наюын ишетеп, көнчелеге уянган булса кирәк. “Али­ментка бирәм, балага акча җитми”, — ди. “Балага акча­дан бигрәк ата кирәк. Шуны уйла син, Нәфисә, — ди ка­енанасы. — Алимент кирәк икән, үзебезнең шәһәр су­дына мөрәҗәгать ит. Аларга Илфакның адресын да, си­нең теге ике хатыңны да би­рермен”.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ астыртын, нэфселе нэфиссез Нэфисэ! Эле ярый хатларны ташламаганнар. Менэ шушындый пычрак кунелле хатыннар аркасында бер дигэн ир-егетлэр купме матур коннэрен югалталар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сказка. Кеше ышанмасны чын булса да сэйлэмэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу - әкият түгел, чөнки тормышта мондый хәлнең булганын беләм. Мондый хатыннар - эгоист, алар үзләре турында гына уйлыйлар. Ә менә бала - курчак ролен үти ул хатыннар өчсен. Ник алар бала турында уйламыйлар? Ир бала - ир кешенең язмышын да челпәрәмә китерәләр, аннары үзләре дә бәхетсез булалар.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бар андыйлар. Кызганыч.... Тик, минемчэ гаеп атта да, тэртэдэ дэ бар.

          Хәзер укыйлар