Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Игелеккә чикләр юк

Казанның «Әл Мәрҗани» исемендәге Җәмигъ мәчетенең ишеге бер дә ябылып тормый. Иртән дә, төнлә дә, шимбә-якшәмбе дә ачык ул. Килүчеләр арасында мөселманнар да, христианнар да бар. Балалар килә, студентлар, укучыларын ияртеп укытучылар килә...

Казанның «Әл Мәрҗани» исемендәге Җәмигъ мәчетенең ишеге бер дә ябылып тормый. Иртән дә, төнлә дә, шимбә-якшәмбе дә ачык ул. Килүчеләр арасында мөселманнар да, христианнар да бар. Балалар килә, студентлар, укучыларын ияртеп укытучылар килә... Намаз укыр өчен түгел, аларның ниятләре бераз үзгәрәк. Нинди милләт вәкиле, нинди дин әһеле булуга карамастан, барысы да мәчет ишеген бары бер нияттән – игелек кылу нияте белән ачып керә.

2022 елның сентябрь аеннан биредә махсус хәрби операция өчен гуманитар пункт эшли. Апа-сеңелләр, туташ-ханымнар, берләшеп, өч төрле маскировка сеткалары үрә, ир-егетләр өчен эчке киемнәр тегә, җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Бияләйләрнең гадиләрен түгел – хәрбиләр өчен махсус өч бармаклысын бәйлиләр. Моннан тыш әлеге гуманитар пункт хәрби операциядә катнашучы егетләргә Яңа елга, 23 февральгә бүләкләр дә әзерләп озаткан әле. Күптән түгел генә тагын бер идеяне тормышка ашырганнар – госпитальдә эшләүче хатын-кызларга бүләкләр әзерләгәннәр. Дин тыелган чорларда да Казанда ислам бишеге булудан туктамаган Мәрҗани мәчете әнә шулай итеп волонтерлык үзәгенә дә әверелеп киткән.

Шушы изге эштә катнашучыларны чәй табынына җыеп, Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов та чын күңеленнән рәхмәт белдерде. «Әбиләргә, әниләргә, мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарына бик зур рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. – Алар волонтерлык хәрәкәтенә берсен-берсе уздыра-уздыра тотындылар. Бу күңел кушуы буенча башкарылган эш. Балалар да кырыйдан гына карап тормый – хатлар язалар. Бүген хәрби хәрәкәтләр зонасындагы егетләребездән җавап хатлары алабыз. Алар рәхмәтләрен әйтеп яза. Видеохәбәрләр юллый. Аллаһы Тәгалә егетләребезгә һәм хатын-кыз волонтерларыбызга шушы зур ярдәмнәре өчен әҗерен бирсен».

Түгәрәк табын тирәли ак яулыклы мөлаем әбиләр, уңган апалар, яшь ханымнар, чибәр туташлар утыра. Алар – барысы да шушы эштә катнашучы волонтерлар. Араларында татар булмаганнары, башка дин тотучылары да бар. Бер гаиләдән хәтта тугызар кеше килеп, шушы игелекле эштә катнаша икән.

Мамадыш районы депутаты, «Россия патриотлары» оешмасы җитәкчесе Булат Газизов әйтүенчә, аларның оешмасы мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм илтү белән 2022 елның җәеннән шөгыльләнә. «Һәр барганыбызда без Казанның Мәрҗани мәчетеннән дә йөк төйибез һәм аны алгы сызыкка кадәр илтеп җиткезәбез. Мәчет каршында эшләүче әлеге пункт белән хәрби хәрәкәтләр зонасындагы егетләребез арасын бәйләүче чылбыр ролен башкаруыбыз белән без бәхетле», – диде ул. Гуманитар пунктның эшчәнлеге турында күбрәк сөйләргә, шәхси үрнәк күрсәтергә чакырды Булат әфәнде.

Тантана барышында иң актив волонтерларга Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

«Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты»ның төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова да әлеге пунктның эшчәнлегенә югары бәя бирде: «Аллаһ йортында хатын-кызларыбыз үзләренең алтын куллары белән булдырган бу ярдәм егетләребезгә унлата ярдәм булып барып ирешә. Аларга кирәкле әйберләрнең нәкъ менә мәчеттә эшләнүе аеруча кыйммәт. Башкарган шушы зур хезмәтләре өчен рәхмәт аларга. Алга таба да бергәләп эшләүне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады ул сүзен.

Тантанадан таралышканда һәркемнең йөзендә – елмаю, ә кулларында чәчәк бәйләме иде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар