Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»

(Әлмәт районы Түбән Абдул авылында гомер иткән, байтак еллар кешеләрне дәвалаган Талип бабай тарихы)

(Әлмәт районы Түбән Абдул авылында гомер иткән, байтак еллар кешеләрне дәвалаган Талип бабай тарихы)
 Ул елны җәй бик эссе килде. Июльнең уртасы җитсә дә, озак вакыт яңгыр яумаганга бакчага утырткан бәрәңге, кишер, чөгендерләр ныгып китә алмады. Узган гасырның җитмешенче еллары бу: авыл өйләренә газ да, су да кермәгән вакыт. Кем коедан, кем елгадан бакчаларына су ташый. Талип бабай да балалары белән бакча артларында агучы Шушма елгасыннан кисмәкләргә су ташып куя – кичкә хәтле су җылынган була инде. 
 Аның белән бу гаҗәеп хәл җәйге челлә вакытында булды. Өйлә намазына хәтле бакчада эшләп кергәч, бабай hәрвакыттагыча комганын тотып тәхарәтен алды. Чиста күлмәкләрен киеп, берничә йорт аша гына урнашкан мәчеткә барып, авылның ир-атлары белән өйлә намазын укып кайтты. Аннан: «Бакчага чыгарга эссе, бераз кояш сүрелсен», – дип, ишегалдындагы агач сәкегә ятып черем итәргә булды. 
 Талип бабай хатыны Хәлимә әби белән 40 ел гомер итеп, 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Өйләре тәбәнәк кенә, агачтан салынган. Балалар идәндә йоклый, йорт хуҗасының гына тимер караваты өй түрендә торды. Кырыс холыклы Талип бабай сүзне ике кабатларга яратмый иде. Ул көнне дә Хәлимә әби ире йокыдын уянуга әзер булсын дип, казанга аш аса. Ике сәгатьләп вакыт уза – ире генә изрәп йоклый да йоклый... Аш суына башлый, икенде намазына вакыт җитә, карты һаман уянырга уйламый... Аптырап калган Хәлимә абыстай иренә төрткәләп тә карый, хәтта сакалын да тарткалый. Улы Харис: «Әти, тор!» – дип берничә тапкыр кычкырып та эндәшә. Атасы селкенмәгәч: «Әти мәрткә киткән!» – дип өйдәгеләрнең күңеленә шом сала. 
 Йорт хуҗасы икенче көнне дә йокысыннан тормый. Авыл фельдшерын чакырып китерәләр. Фигаль ханым йоклап ятучы бабайның йөрәген тыңлап карый, пульсын тикшерә. «Борчылырлык сәбәп күрмим, сау-сәламәт, йокысы туйгач торыр», – ди дә, өенә кайтып китә. 
 Бер атналап йоклый Талип бабай. Хәлимә әби ире янына көненә берничә тапкыр килеп китә, өстенә япкан җәймәсен рәтли. «Бәлки авыл мулласын чакырып, өшкертеп карарбыз?» Кызлары Гөлҗиһан шундый тәкъдим ясый. Бу тәкъдимне гаилә әгъзалары да хуп күрә. Тиз арада мәчеттән мулланы чакырып китерәләр. Мулла Талип бабайның башы алдына утырып, көйли-көйли, озак кына аятьләр укый. Әллә догаларның файдасы тия, әллә Аллаh тарафыннан билгеләнгән вакыты җитә – икенче көнне таң алдыннан бабай күзләрен ача. Сәке читенә торып утырып, ике кулын ике якка сузып рәхәтләнеп киерелә дә, аңа сәерсенеп карап торган карчыгына кырыс кына эндәшә: «Нәрсә урман бүресе кебек карап каттың, чәй яса!» 
Хәлимә әби шатлыгыннан җил-җил атлап, самоварын яңарта, кунаклар өчен генә яшереп тоткан җимешләрен өстәлгә китереп куя. Тирләп-пешеп алты касә чәй эчә Талип бабай. Күрәсең, бер атна хәрәкәтсез яту үзенекен иткән, аяк-куллары авыртуына зарланып ала. «Син бит бер атна тормый йокладың, үзең беләсеңме соң? – ди Хәлимә әби. – Үләсең дип кәфенлек әзерләп тордык, сәдакага диеп акча ваклаттык». Йорт хуҗасы хатынының сүзләрен ишетмәмешкә сабыша. Каралты-кура тирәсендә йөреп кергәч: «Озак йоклаганымны белмим, черем итеп алган кебек кенә булды. Әмма, хатын, теге дөньяга сәяхәт кылганымны, нәрсәләр күргәнемне сөйләсәм, акылдан шашкан диеп уйлаячаксың. Тик сорама, сөйләмим, сөйләргә кушмадылар!» -- ди. Шулай да бабай төш күрүен, төшендә фәрештәләр өшкерү догалары өйрәткәнен әйтә: 
– Мине бу дөньяга кешеләр өшкерер өчен кайтардылар, тиз генә үлмим әле, вакытыннан алда күммәгез!
 Хәлимә карчык картының сүзләрен чынга алмый, әлбәттә. Авыл халкы да, бер атналап йоклаган бабайның уянганын ишетеп шаулашып ала да, тына. Тормыш үз җаена кайта. Озак көттергән яңгырлар явып китә. Саргаеп корыган үлән-агачлар хәл алып башларын күтәрә. Халык җиңел сулап куя. 
 Бервакыт аргы очта яшәүче Сания апа кибеттә сыерының көтүдән чирләп кайтканын сөйли. «Күземә карап тора, бахырым, жәлләүдән йөрәгем өзелә. Җилене шешеп яргаланган. Шундый сөт бирүче сыерым... Күз генә тидерделәр, күз генә...» – дип күз яшьләре белән елый. Авылда сыерсыз калу зур фаҗига. Ул бит күп балалы гаилә өчен яшәү чыганагы: сөте, мае, эремчеге, каймагы... Тормыш җиңел булмаса да, hәр йортта мал асрыйлар, ә сыерсыз гаиләне авыл кешесе совет чорында ата ялкау дип йөртә иде. Мал суючы Габдулла абзыйны эзләп барышы икән Сания апаның. 
Хатынның зарын очраклы гына ишетеп торган Талип карт аны тынычландырырга ашыга. «Елама әле син... Алып бар сыерың янына, өшкереп карыйм», – ди. Мәчеткә йөрүче картның тәкъдимен хуп күрә Сания апа: Талип бабайны өйләренә алып кайтып китә. Шул вакытта бабай беренче тапкыр сыерны өшкерә. Үзе генә белгән, төштә фәрештәләр тарафыннан өйрәтелгән догаларны укый. Хайванның шешенеп ярылган җиленен сыйпап өрә, малкайның муенын сыйпый... Киткәндә хуҗабикәнең колагына пышылдый: «Сыерыңа бик каты күз тигән, суймагыз, иртәгә шеше узар». Ни хикмәт, икенче көнне сыер аягына баса: җиленнең шеше беткән, яргаланган җирләре төзәлеп, алсу төскә кергән... 
 Бабайның шифалы сулышы турындагы хәбәр авылдан-авылга таралды. Озак та узмады, Талип бабай торган йортка халык чиратка төзелде. Хәзер инде бала авырса да, аяк-куллар сызласа да аңа киләләр. Карт беркемне дә кире бормый. Өшкерүнең шифасын тоялар: балаларның тотлыгуы бетә, тире авырулары юкка чыга, хәтта начар күрүче кешеләрнең күзләре яхшы күрә башлый! Хезмәте өчен Талип бабай берәүдән дә акча сорамый. Кемдер чәй калдыра, кемдер йомырка, кемдер тиеннәрен сәдака итеп бирә. Бу сәдакалар ишле гаилә өчен тормыш итәргә бер дә артык булмады... 
 Бервакыт өшкерүче торган йорт янына юл тузанына баткан кара төстәге «Волга» машинасы килеп туктады. Ишекне ачып, костюм-чалбардан ике ир, модалы киенгән ханым чыкты. Алар капка төбенә чыккан Талип бабай белән озак кына сөйләшеп тордылар. Ижау бүлнисеннән авыр хәлдәге туганнарын алып туп-туры имче картка килгәннәр икән. Табиблар авыруның өметсез булуын, яшәргә озак калмавын әйтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Ап-ак чырайлы, ябыгып хәлсезләнгән кечкенә буйлы ирне носилкага яткырып өшкерүченең өенә алып кереп киттеләр. Бу авыруны Талип бабайга берничә тапкыр алып килделәр. Өченче тапкыр килүдә сырхау капкадан үз аяклары белән чыкты. Авыруы чигенгән, күзләренә нур кунган иде. Соңгы килүендә җиргә тезләнеп, елый-елый рәхмәт әйтте ул. Шәhәренә кайтып киткәч тә, хатлар, открыткалар язып сала иде. Терелеп аякка басучылар Талип бабайны онытмадылар, рәхмәт хатларын почтальоннар ташып кына торды. Бу йортта ул хатлар, открыткалар хәзер дә саклана әле. 
 Өшкерүче карт белән булган могҗизалы тагын бер хәлне искә төшереп үтәсем килә. Җәйнең эссе бер көнендә берничә ир-ат колхоз амбары янында тәмәке көйрәтеп торалар. Яннарында Талип бабай hәм авыл участковые да була. Сүз артыннан сүз китеп, ир-атларның берсе Талип бабайга бәйләнә башлый. «Ант итеп әйтәм, амбар йозагын кул тидерми ача алмыйсың!» – ди. «Ачам!» – ди тегесе һәм биш минутка тын калырга куша. Үзе дүрт-биш метр ераклыкка китеп, амбар йозагына күз карашын төби. Шулай берничә минут йозакка карап торганда «челт» иткән тавыш ишетелә: йозакның ыргагы бернинди каршылыксыз өскә күтәрелә! Ачкан авызларын ябарга онытып, шаккатып калалар: кемдер уфылдап, кемдер сызгырып куя... 
 Кызганыч, Талип бабайның бу «фокус»ын хакимият кешеләре генә гафу итмәде. Кичен авыл участковые, погонлы берничә кеше белән өйләренә килеп, протокол төзеде, кулына богау салып, соры «уаз»икка утыртып картны Чирмешәнгә алып киттеләр. Хулиганлык өчен бабайны 15 көн зинданда ябып тоттылар. 
 Бу күңелсез вакыйгадан соң Талип бабай имчелек эшеннән ваз кичәргә булды. Алар капкаларын гел бикләп тоттылар, үзләре дә урамда күренмәделәр. Ләкин Аллаh кушкан эш, күрәсең: кешеләрнең ялынуына йөрәге түзмичә, кабаттан кабул итә, өшкерә башлады. 
 Берзаман аларның күршеләре Фатыйма әби аягына баса алмый башлады. Мазь да ярдәм итми, уколларның да файдасын тапмый, төннәр буе сызланып чыга абыстай. Сызлануларына түзәр әмәл калмагач, күршесе өенә керә ул. «Күршекәем, бу аяклар бөтенләй тыңламый, сызлавына түзәрлек түгел. Чабып алсаң ал, сызлавын гына бетер!» – ди. 
 Талип бабай таягына таянган әбине сак кына агач урындыкка утыртып, карчыкның аякларына кагылмыйча гына догаларын укый башлый. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: гомер буе сыер фермасында бил бөккән Фатыйма әбинең аяклары шул көннән авыртмый башлады. Дәва биргәне өчен намаз саен Аллаhы Тәгаләгә, имче картка рәхмәт әйтеп дога кыла торган булды ул. 
 Картның тагын бер күршесе Разия исерек иреннән авырлык күреп яшәде. Ире эчәргә ярата иде аның. Кайчагында кул да салгалый иде ире, әлбәттә бу хәл эзсез узмады. Кырык яшендә хатынның йөрәге авырта башлады. Район хастаханәсендә дә ятып кайтты, файдасы гына тимәде. Аптырагач, Разия апа Талип бабайга керде, бусагадан керешкә үтенечен җиткерде: «Зинhар, коткар, яшьләй үләсем килми, өч баламны да үстерәсем бар бит!» 
 Талип бабай күз яшьләре белән елаган хатынга бер уч йөзем алып керергә кушты. Карт ул алып кергән йөзем җимешен үзе генә белгән догалары белән өшкерде дә: «Кызым, бер дә борчылма, авыруың узар», – дип хатынны тынычландырды. Имче ялгышмады: Разия апаның йөрәге башка борчымады. Әле хәзер дә ул Талип бабайны рәхмәт сүзләре белән искә ала... 
 ...Көзге көннең шыксыз иртәсе иде. Талип бабай ул иртәдә бик кәефсез була, әйтерсең, начар төш күреп уянган. Маңгай сырлары тагын да күбәйгән кебек, күз карашы да моңсу. 
 Карт бер чынаяк чәйне эчә дә, хатынына эндәшә: «Хәлимә, төшемдә фәрештәләр хәбәр салды. Вакытың чыкты, диделәр.... Иртәгә мине алырга киләчәкләр. Өйлә намазыннан соң, өйдә берегез дә калмасын, 3 ләр тирәсендә  кайтарсыз... Үлемтекләремне әзерлә... Еламагыз, авыр сүз әйтеп рәнҗетсәм бәхил булыгыз». 
 Хәлимә карчык дәшми. Ул ирен гомерендә беренче тапкыр килеп кочаклап ала. «И картым, мәңге риза-бәхил», – дип катыршы куллары белән бабайның башыннан сыйпый. Гомер буе тормыш иткән карт белән карчык кочакланышып үксеп елыйлар... 
 Икенче көнне, Талип бабай гозере белән Хәлимә карчык улы Харис белән өйдән чыгып китәләр. Сәгать 3 ләр тирәсендә кире кайталар. 
Талип картның үле гәүдәсен тимер кровать астыннан табалар.
 Имчеләрнең әҗәлләре авыр була диләр.... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    70нче елларда авылларда мәчетләр юк иде бит. Сакланып калганнарында да я клуб, я музей иде. Мәчеттән мулла чакырып килу бөтенләй мөмкин тугел иде, җомга намазын бик сирәк кенә 1-2 бабай башка берәр җиргә җыелып, качып кына укыйлар иде. Улем-китем булса, мулла вазыйфаларын башкаручы берәр карт була иде узе.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мишэрстан (Чирмешэн, Аксубай) якларында дин бит сакланган ул. Бэлки берэр ойдэ укыганнардыр дип уйлыйм намазны

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин шушы авылдан безнен авылда дин бетмэде ул елларда да муллалар да бар иде Буш йорт мэчет булып торды

        • аватар Без имени

          0

          0

          Авылда ул елларда мэчет барын хэтерлэмим.Мээзин бабай бар иде укучы.Эни ел саен корьан укытты.Авылла берничэ бабай бар иде укучы.Уземнен бабай да укый иде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Маллар югала иде бит ул заманда, Талип бабайга баралар иде, каян эзлэргэ икэнен дорес эйтэ иде

            Хәзер укыйлар