Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Фәнил ВАККАЗОВ: Танышулар... шаярудан башлана!

Шактый еллардан бирле туйлар алып баручы буларак, бер нәрсәгә игътибар итәм: никахланышучыларның күбесе интернет аша табыша икән...

Алып баручы, «BEZ» телеканалының продюсеры Фәнил ВАККАЗОВ: 

 

Шактый еллардан бирле туйлар алып баручы буларак, бер нәрсәгә игътибар итәм: никахланышучыларның күбесе интернет аша табыша икән. «Ә сез ничек табыштыгыз?» – бу сорауны бер генә туйда да бирми калганым юк. «Интернет аша» дигән җавап елдан-ел ешрак яңгырый. Беләсезме нәрсәсе кызык: алар инде тормышта бер-берсен күргән, белгән дә булырга мөмкиннәр. Ләкин ул чакта ничектер бер-берләренә игътибар итмәгәннәр, күңелләреннән мәхәббәт уянмаган. Ә менә шул ук кешене интернет киңлекләрдән эзләп табып, «Сәлам!» дип бер сүз язып җибәрү учакны кабызырдай очкын була алган.  

Интернет аша танышуларны мин икегә бүлеп карар идем. 

Беренчесе, мөгаен, җитди булмаганрак танышудыр. Интернет челтәрләрне караштырып утырасың, «хоп!» бер кеше ошады, алдын-артын уйлап тормыйча, тоттың да яздың. Әлеге язуга җавап булырмы, танышу барып чыгармы, элемтә барлыкка килерме? Ул турыда син артык уйлап тормыйсың, булса – әйбәт, булмаса – алга таба эзләүне дәвам итәсең. Бу танышу сине бернәрсәгә дә мәҗбүр итми, аның алдында яхшырак, матуррак күренү ихтыяҗы да юк – ул бит сине әлеге мизгелдә күрми, язуыңны гына укый.  

Икенче төрле танышу, минемчә, җитдирәк ният белән була һәм аларның күбесе туй белән төгәлләнә. Белмим, бәлки, кайберләренең җитди танышуы җитди булмаганрактан да башланып китәдер. Күп очракта барыбер ниндидер уртак танышлар барлыгы ачыклана, ике як тарафыннан да күпмедер «заочный» материал тупланган була.  

Үзем мин «тере» танышу яклы. Миңа кешене үз күзләрем белән каршымда күрергә кирәк, аның энергиясен тоярга,  тавышын ишетергә, елмаюын, күзендә кабынган очкынны, карашының яктылыгын күрергә... Ә аннары инде якынрак танышу өчен интернетны да рәхәтләнеп кулланырга була. Челтәрләрдә берәр кеше бик ошаса да, аңа нәрсәдер язганчы, сәхифәсенә кереп, еш була торган урыннарын, кайда эшләвен, нинди спорт төре белән мавыгуын, кайсы залга йөрүен караштырып, аның белән очрашу эзләр идем. Челтәрләрдәге фотолар һәм тормыш рәвеше еш кына чынбарлыктан шактый аерыла. Күп тапкырлар моның шаһиты булганым бар. Кешегә үзен тормышындагыдан матуррак, уңышлырак, баерак, акыллырак итеп күрсәтү теләге хас. Бигрәк тә яшьләр мавыгучан моның белән. Шуңа да интернеттан елмаеп карап торган фотога гына ышану ярап та бетми.  

Икенче яктан карасаң, интернет аша танышуның бөтенесе дә күрешеп танышуга алып барып җиткермәскә дә мөмкин. Ә кемгәдер, бәлки, ул кирәк тә түгелдер. Кайберәүләр бит интернетта виртуаль аралашу гына эзли, шуннан рәхәтлек, кәеф таба. Интернет аша башка ил кешеләре белән танышучы, аралашучылар барлыгын да беләм. Алар бит  гомерләрендә бер тапкыр да күрешә алмаска мөмкин. Хәер... Бер туйны алып барырга чакырдылар. Кияү – Америкадан. Бәлки, арагызда аларны белүчеләр дә бардыр. Балтач егете Ленар җиде еллап Америкада яши. Һәм көннәрдән бер көнне ул интернеттан Айгөлне эзләп таба. Бәлки, моңарчы да күргәне, ишеткәне булгандыр, читтән торып кына булса да, аны белгәндер... Алар виртуаль аралашалар, дуслашалар. Ленар бер-ике тапкыр Америкадан үзе дә кайтып килә. Бу аралашу мәхәббәткә әверелеп, без гөрләтеп аларның туйларын уздырдык. Хәзер алар Америкада яши.  

Беләсезме, иң мөһиме бит ничек танышу түгел. Иң мөһиме: миллионнар арасыннан үз тиңеңне табу. Тапкач, аны югалтмау. Әкиятләр генә туй белән төгәлләнә, ә чын тормыш, киресенчә, туй белән башлана гына әле.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар