Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Дөньяны үзгәрткән балчык

Гүзәл ханым Хәбибуллина: «Әле укытканда ук уйлый идем, пенсиягә чыккач нишләрмен, дия идем. Миңа актив тормыш кирәк иде. Ә монда гел кеше арасында кайныйм. Иң ошаганы – шул бугай».

– Күптән түгел бер ханым ике баласын ияртеп остаханәбезгә керде дә, башка беркая да карамыйча, туп-туры яныма килде. Улы белән кызын каршыма утыртып, аларга: «Менә балчык, әвәләгез!» – диде... Сөйләшеп киттек. Мәскәүләр икән. Балалардан узып, нигә нәкъ менә миңа килүенең сәбәбен беләсе килә бит... «Олысының теле начар ачылды, – дип сөйләде ул. – Дус кызым гаиләсендә дә шундый ук проблема бар иде. Мин баламны җитәкләп психологка бардым, ул логопедка язылырга киңәш итте. Ә дус кызым каяндыр: «Балчык белән шөгыльләнү булыша икән», – дигән сүзне ишеткән һәм улын шундый түгәрәккә яздырткан. Аларның телләре дә шундук ачылды, үсеш дәрәҗәсе дә алга китте. Мин хәзер кайда балчык күрәм, балаларны тизрәк шунда утыртам...

– Әйдә, башта балчык белән дуслашабыз! Дуслашмасак, аннан берни дә әвәли алмабыз... Учыңа сал да, җылыт аны. Ул бит бик озак еллар җирдә яткан, «кайчан миңа кеше куллары кагылыр икән» дип көткән... Нәрсә ясарга телисең? Керпеме? Ярый, алар миндә берничә төрле, хәзер берсен сайлыйбыз...

Мастер-класс узучы 6 яшьлек Варвара (ул да әти-әнисе белән Мәскәүдән килгән турист!) шул арада кулындагы балчык белән генә түгел, Гүзәл апасы белән дә дуслашырга өлгерә. И-и, балчык турында бу кадәр тәмле итеп сөйләп торсын да соң! 

...Барысы да Апас районы Борнаш авылындагы төп нигезләрен саткач башлана. Әнисенең кинәт ямансулап, моңсуланып калуын күргән кызы, туган көненә көтелмәгән бүләк әзерли: керамикадан аның туган йортын ясый. Түшәмен ачып, хәтта йорт эченә күз салырга да була: стенада сәгать эленеп тора, кайчандыр алар түгәрәкләнеп утырган өстәл, карават... Гаҗәеп матур истәлек! «Ә моны ничек ясап була?» – дип сорый ул шунда ук. Алисә әнисен керамика белән шөгыльләнүче дус кызы янына алып бара. Утта янарга сәләтле балчык белән беренче очрашу була бу...

– Керамиканы яшьтән үк яраттым. Кемгәдер бүләк бирергә кирәк булганда, нигәдер, гел балчыктан эшләгән вазалар, чүлмәкләр алырга тырыша идем. Казанга күчеп килгәч, эштән кайтышлый «Майолика» кибетенә керә торган булдым. Көн саен! Нәкъ менә керамикадан ясалган әйберләрне карап йөрим. Боларны бит кеше кулы тудырган, дим... Озакламый үзем дә балчыктан сувенирлар эшли башлаячагымны күз алдыма да китермәдем... 

Гүзәл ханым үзе әйткәндәй, тормышта бер нәрсә дә очрак-лы түгел. Гомер буе мәктәптә математика укытса да, кул эшләре белән шөгыльләнергә барыбер вакыт таба торган булган ул. Хәер, бу мавыгу аңа нәселдән үк килә. Дәү әнисенең Әнәледә оста тегүче дигән даны таралган. Дәү әтисе исә аяк киемнәренә кадәр теккән. Гүзәл дә әнисе теккән күлмәкләрне киеп үскән. Аннары инде, үзе дә балаларына хәтта пальто да сатып алмаган: кулың эш белгәндә! Әле Алабугада яшәгәндә бисер белән калфак, түбәтәй чигү белән дә мавыккан.

Лаеклы ялга чыгуга аңа мәктәптән китәргә туры килгән: урын өстендә яткан әнисен тәрбияләгән. Аны җирләгәч, нигезне дә саткач, дөнья бушап калган... 

– Әле укытканда ук уйлый идем, пенсиягә чыккач нишләрмен, дия идем. Миңа актив тормыш кирәк иде. Ә монда гел кеше арасында кайныйм. Иң ошаганы – шул бугай. Туристлар башкалардан аерыла: алар дөньяга гел позитив күзлектән карый. Безнең шәһәрдән яхшы уйлар, яхшы фикерләр белән китсеннәр дип тырышам...

Кызының дусты Эльвира янында шактый остаргач, бирегә – «Туган авылым» милли комплексына, халык һөнәрчеләре остаханәсенә килеп эләгә ул. Алар биредә татар халкының традицион һөнәрләрен торгызу, саклау, аны туристларга җиткерү белән шөгыльләнәләр. Гүзәл ханымның мастер-классларына бала-чагалар гына түгел (ә алар белән уртак телне һәрвакыт таба белә!), өлкәннәр дә килә. Хәтта ир-атлар да! «Кулларына балчык алгач, алар бөтенләй үзгәрә», – дип елмая ул. Шулай, балчык әллә нәрсәләргә сәләтле! Табигатьтәге дүрт стихияне – дүрт көчне балчык кына үзендә берләштерә. Җирдә барлыкка килә. Су белән туена. Һавада кибә. Утта ныгый. Гүзәл Хәбибуллинада мастер-класста булганнар бу хакта да ишетеп китә. 

Балчыкны кулына тоткан һәркем аңардан нәрсәдер әвәли аламы? Оста: «Әйе!» – дип җавап бирә. Аннан бер очракны искә төшерә. Әле пандемиягә кадәр алар остаханәсе ике көн эчендә Санкт-Петербургтан килгән 600 туристны кабул итә. Аңа мастер-класска эләккән яшь кенә бер кыз өстәл янына утырудан баш тарта: «Кулымны да пычратып тормыйм, – ди. – Дүрт ел инде сәнгать мәктәбенә йөрим, бездә дә бу юнәлеш бар. Ошамый да ул миңа, килеп тә чыкмый». «Ә сез тотынып эшләп карагыз әле, килеп чыкмаса ташларсыз», – ди Гүзәл апасы. Юлдашлары каршында бәхәсләшеп торасы кил-мичә генә, кыз кулына балчык ала. Ә аннан кәефе үзгәрә, күзләре очкынланып яна башлый... Рәхмәт әйтеп китә: «Кайчан да булса нәрсәдер эшли алырмын дип уйламаган идем!» – ди. 

Әйе, килгән һәркемнең күңеленә сукмак та сала белергә кирәк әле. Быел 8 Март алдыннан бер егет белән кыз керәләр. «Әвәлисебез килә, тик ни икәнен белмибез», – ди алар. Күзләре өчпочмакка төшә. «Өчпочмак артык җиңел, аннан гына канәгатьлек алмассыз», – ди оста. Шулай килешәләр: егет милли бизәкле тәлинкә ясый, кызы татар милли ашлары «пешерә». Гадәттә туристлар үзләре ясаган сувенирларны алып китә, ә болар әлегә калдырган: Гүзәл ханымнан мичтә яндырып та бирүен сораганнар. «Аннан буйыйбыз һәм гомер буе саклаячакбыз», – дигәннәр. Бу да балчыкның бер үзенчәлеге. Һәр мастер-класс алдыннан Гүзәл ханым һәркемне илһамландыручы: «Сезнең куллар хәзер гомер буе сакланачак сувенир иҗат итәчәк», – дигән сүзләрне юкка гына әйтми бит. 

Кылган игелекнең дә гомере озын. Авыр хәлдә калган яшь әниләргә ярдәм итү өчен оештырылган «Умиление» үзәгендә Гүзәл ханым инде бер генә мастер-класс уздырмаган. Кем белә, бәлки, аларның кайсыдыр бу эш белән чын-чынлап мавыгып китәр, ул аның өчен тормышны алып барырлык шөгыльгә әйләнер? Элеккеге «Гаврош» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында да еш була ул. Бүген анда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли. Балчыктан нидер әвәләү һәркайсының кулыннан, көченнән килмәсә дә, Гүзәл ханым үткәргән дәресләрне бәйрәм кебек көтәләр. Хәйриячелек – аның күңел таләбе.

– Туристлар миннән еш кына: «Сез бик бәхетледер, әйеме?» – дип сорыйлар. «Картлыгым болай бәхетле булыр дип уйламаган идем», – дим. «Сез балкыйсыз!» – ди алар. Бер көнем икенчесенә охшамаган! Бер сувенир икенчесен кабатламый! Җаным ял итә торган шөгыль…

Фото: Анна Арахамия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар