Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Дилбегәне җибәрергә булдым... 

Казанда яшәгәндә аларның барысы да бик әйбәт иде. Ирек – белеме буенча икътисадчы, Алия – дизайнер. Олы улларының мәктәпкә, кызларының балалар бакчасына барыр вакыты җиткәч, туган якларына – Түбән Камага күченергә уйлады яшь гаилә.

 

Казанда яшәгәндә аларның барысы да бик әйбәт иде. Ирек – белеме буенча икътисадчы, Алия – дизайнер. Олы улларының мәктәпкә, кызларының балалар бакчасына барыр вакыты җиткәч, туган якларына – Түбән Камага күченергә уйлады яшь гаилә.

Җаның теләгән балалар бакчасына, якындагы мәк-тәпкә эләгү, ай-һай, катлаулы шул хәзер башкалада. Дәү әти-дәү әниләре дә якында гына булыр, диделәр. Шулай итеп, Казандагысын сатып, Түбән Камадан яңа фатир алып, гаилә яңа тормыш этабы башлады. Әмма язмышның яңа бите барысын да үзгәртер, гаилә сынауларына бай булыр дип кем уйлаган соң?.. 

 

Алия – күптәнге танышым. Бер йортта, төрле подъездларда яшәдек. Икебез дә кызларыбыз белән әниләр һәм бәбиләр өчен оештырылган курсларга йөрдек. Ачык күңелле, сөйләшергә ярата торган уңган хатын дип беләм мин аны. Декрет ялында да һич тик тормады. Төрле мастер-классларда катнашты, үзе дә дизайнерлык буенча марафоннар оештырды. Аның җитезлегенә гел соклана идем! Өйләре дә ялт иткән, Ирек тә канәгать булып эшенә китә, елмаеп кайтып керә. Тик менә Түбән Камага күчкәч, Алиядән күңелсез хәбәрләр килә башлады: «Тормыш бармый әле, малай...», «Ирек юлдан язмаса ярый инде», «Бер үзгәреш тә юк бездә...» Якты булып күренеп торган киләчәк бу гаиләгә бөтенләй килешмәгән төсләр белән чуарланды. Гаилә башлыгы кулындагы йөгәнен бушата төште... Бәхетле көннәрне яңадан кайтарыр өчен чын хатын-кыз зирәклеге, олы сабырлык соралды Алиядән. Казанга килгән арада чәй эчәргә кергән иде әле. Түкми-чәчми барысын да тәфсилләп шунда сөйләде ул: 

– Өйләнешеп өч ел яшәгәч, беренче балабыз туды. Беләсең инде, шуннан бирле гел декрет ялында булдым. Гаилә учагы саклаучы хатын-кыз идем бит. Әни кеше – баласына үрнәк, дип, гел матур киенергә, формада булырга тырыштым. Өйдә мәш килгәнемне, тегесен-монысын үзгәртеп торуымны әй ярата иде Ирек. Кызыбыз тугач, гаилә бәхетебез тагын да артты, мин – чын хуҗа-бикә, Ирек кайгыртучыбыз булды. Инде минем декрет ялыннан эшкә чыгар вакытым җиткән иде. Ирек тә, мин дә Түбән Камадагы төрле оешмаларга алдан ук резюмелар җибәреп куйдык, эшләр белешкәләдек. Ике шәһәр арасында күченеп йөргән көннәрдә берничә җирдән эшкә чакырулар алдык. Күчеп кайтуга төрле җирләргә әңгәмә узарга йөри башладык. Озакламый мине фатирларга дизайн ясый торган фирмага эшкә алдылар. Кызыбызны балалар бакчасына урнаштырдык, олы улым берничә айдан мәктәпкә керергә тиеш иде инде, шуңа ул йә дәү әниләрендә, йә әтисе янында өйдә калып торды. Мин эшкә чыктым. Клиентларыбыз сирәк, әмма бик бай кешеләр иде. Дизайнерлык белән күптән мавыккач, башкалада алган белемнәрем дә булгач, эшкә бик тиз ияләндем. Фикерләремне хуплап кабул итүләре мине бик илһамландырды. Ә Ирек эш эзләвен дәвам итте... Башта берничә җирдән кире бордылар. Инде бер компаниягә алабыз дигәннәр иде, барып карагач, эшен ошатмады. Күңелгә ятышлы эш урынын сайларга кирәк, без инде хәзер йомышчы малай кебек анда-монда чабып йөри алмыйбыз, азрак көтеп карыйм әле, диде. Үзенең яхшы эшкә урнашасына, кирәкле кеше икәнлегенә ышанычы зур иде аның. Мин ирем белән килештем. Бу юлы да күңеле яткан эш килеп чыгар, сәләтле белгечкә кая да юл ачык, дип илһамландырырга тырыштым. Шулай көннәр уза торды. Гаиләдә дүртәү генә булсак та, чыгымнарыбыз шактый иде. Ай бик тиз уза: фатир, балалар бакчасы өчен түләүләр килеп кенә тора. Кием-салым, ашау-эчү, интернет... Фатирыбыз яңа булса да, су системасы эштән чыкты, аны ясатырга туры килде. Әбием әйтмешли, акчасыз урамга да чыга торган заман түгел бит. Тупланган мая су кебек агып чыгып китә торды. Ирек бертуктаусыз вакансияләр тупланган сайтлардан эш эзли. Ә мин бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышам. Өстәмә заказлар алам, ял көне гаиләгә ашарга берәр нәрсә әмәллим дә, онлайн консульта-цияләр бирергә компьютер артына утырам. Үземне бөтен нәрсә өчен җаваплы итеп тоя башладым. Нишләтә-сең, Ирекнең шундый вакыты, дидем. Ә ул отказ арты отказ ала... Ирек әлегә өйдә булгач, кичкә ризык әзерләү, кайбер вактөяк мәшәкатьләр аның өстендә булачак, дип килешкән идек. Беркөнне кич мине бик күңелсез каршы алды ул. Ягымлы гына сөйләшергә, хәлләрен сорашырга керештем. Берни дә эндәшмәде. Икенче, өченче көнне дә йөзендә нур күренмәде. Ә дүртенче көнне өйдә каты тавыш чыкты. «Балалар да кара, ашарга да пешер, эш тә эзлә, сез моны ничек күз алдына китерәсез?» – диде ул усалланып. «Мине хуҗабикә урынына күрәсезме әллә?» – дип җикеренде. Бездә мондый тавыш чыкканы юк иде әле. Балалар, куркышып, бүлмәләренә постылар. Тел очымда «өйдә булган кешегә боларны гына эшләп кую кыен түгел бит инде», дигән сүз бөтерелсә дә, ничектер, дәшми кала алдым. Мин дә тырышам бит инде, балаларның да көен көйлим, кайтканда кибеттән сумка тулы азык-төлеген күтәреп керәм. Гаиләне бит ничек тә алып барырга кирәк, акча табарга... Ә акча турында Иреккә, гомумән, бер сүз дәшмим. Кызгана идем мин аны, нинди әйбәт белгеч үзе, ә эшкә чакыручы юк. Ир кешегә хатын-кыздан акча сорау уңайсыздыр дип, икебез дә белгән җиргә акча алып кайтып куям. Казанда яшәгәндә ул шулай итә иде. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә бик арыдым ул вакытта, энергиям эреп юкка чыга барды. Эштән суырылып кайтып керәсең – өйдә киеренкелек. Гаиләне икенче көнгә әзерләргә дип йөгерәм-чабам да, арып авам. Иртән йокы туймаган килеш тагын чыгып йөгерәм. Үземне кайгыртырга, элеккечә матурлык үзәкләренә йөрергә, массаж алырга вакыт та, мөмкинлек тә юк иде... Ул вакытта бездәге күңелсезлекне күрсәң! Хәтта өй стеналарында, төрле почмакларда пәрәвезләр күбәйде. Мин чистартам, алар әллә кайдан килеп чыга тора. Көн саен җыештырсам да, өйдә тузан арта. Дөрестерме, чындырмы, өйдә берәрсе үз-үзенә урын тапмаганда, уйлары белән чәчелгәндә өйдә тузан күбәя икән – ахырдан гына белдем аны. Ирек өчен телевизор якын дуска әйләнә барды, ул КХЛ чемпионаты статистикасын фатир өчен килгән счет-фактурага караганда әйбәтрәк белә иде бугай. Элеккечә шаяра-шаяра утырып сөйләшкәнебез дә юк. Кибеткә чыгып китеп, бераз озаграк торып кайтса, эчеп кайгысын басып йөрмәсен дип котым оча... Нишләсәм дә, мин – чарасыз. Елмаеп дәшеп тә карыйм, назларга да телим – кул гына селти... Күңелемнән генә иремә ярдәм итү юлларын эзли башладым. Таныш-белешләр аша эш урыны белешеп карыйм, юаткан булам... Төннәр буе Иреккә хәерле эш сорап белгән догаларымны укыйм, нишләп кенә мондый көнгә калдык, сәбәбен аңласам иде дип ялварам. 

Беркөнне Facebookта күземә бер язма чалынды. «...Әгәр дә тормыш йөгәнен үз кулыгызга алгансыз икән, ир-ат аны яңадан үзе сорап алыр дип көтмәгез инде. Һәм аны гаепләмәгез дә!» дигән фикер яңагыма сугып, мине уятып җибәргәндәй итте. 

Икенче көнне Ирек «Эссен»га консультант булып эшкә урнашып караганын әйтте. Кире борганнар... 

Өченче көнне мин, авырыйм дигән сылтау белән, эштән сорап өйдә калдым. Балаларны озаткач, эчемдә ут янганны сиздермәскә тырышып, бәлеш әзерли башладым. Ирекне җиләк-җимеш базарына җибәрдем. Сатулашып, бераз экономия ясап кайтса, үзен зур эш эшләгәндәй хис итеп йөри ул. Әйдә, күңеле булсын әле! 

Бәлешне духовкага озаттым да, китап киштәсе янына килдем. Элек-электән психологиягә багышланган китап-лар укырга ярата идем. Шул китапларны идәнгә тезеп салдым. Йә, бүген миңа кайсы ярдәм итә алыр?! Берсен карыйм, икенчесен, өченчесен... Китапларны күбрәк актарган саен, боларның миңа киңәшче түгел-леген аңлый барам. Без барыбыз да күп укыйбыз, күп беләбез. Әмма үзебезне читтән карап бәяли белмибез бит! Иң авыры да шул!.. Мин кәгазь белән ручка алып язарга утырдым. Уйларны җыеп, бер нәтиҗәгә килә алмаганда, җавап табуның шундый бер ысулы бар: ак кәгазь битенә уйларыңны, борчуларыңны язасың, күп итеп, баш бушаганчы барысын да кәгазьгә төше-рәсең. Кирәкмәгән йөктән бераз арынгач, бушанып калгандай буласың: фикерләр ачыла, күңелдәге сорауларга җаваплар килә башлый. Мин дә үз җавабымны шулай таптым. Ирек җиләк-җимеш күтәреп кайтып кергәндә мин инде эштән китәргә карар кылган идем. Әлегә гаиләм һәм шәхси консультацияләрем белән генә шөгыльләнә-чәкмен. 

Мин шулай итеп йөгәнне җибәрергә булдым... 

Өйгә бәлеш, мәтрүшкәле чәй исе таралды. Ирек хуш исле алмалар, мандариннар алып кайткан иде. Яңа фатирыбызда, ниһаять, беренче тапкыр икәүләп чәй әзерләдек. Чәй эчкәндә Иреккә җайлап кына эштән китәргә уйлаганымны әйттем. «Өйдә генә эшләрмен, сезне ешрак күрәсем килә. Калган җаваплылыкны 
үзеңә тапшырам, Ирек, син булдырасың ул!» – дидем. Ул әлбәттә, бераз аптырап калды, әмма каршы да килмәде. 

Шулай итеп, үзем теләп яңадан хуҗабикә булдым. Тәрәзә төбендә яңа гөлләр үсә безнең хәзер. Шуларга сулар сипкәндә гел уйланам: Ирекне кызганып, үз урынын таба алмаган бала итеп күрә башлаганмын. Үзем дә аңламыйча аңа бу рольне тәкъдим иткәнмен, ә ул аны бик рәхәтләнеп кабул иткән... Ир кешене тыңлый белү җитми, ишетә дә белергә кирәк. Ир кешегә һәрдаим үзенең кирәклеген белгертеп тору, рәхмәт әйтү мөһим. Аны ничек кабул итәсең, ул шундыйга әйләнә, кызган-саң – кечерәя, ышансаң, үзенә ышанычы арта, таулар күчерердәй була. 

Татлы тортлар пешерергә өйрәндем, илһам килгәндә рәсем ясарга утырам. Өй җылысы аңа да, балаларга да көч биргәнен яхшы беләм хәзер. Эш аты булырга без – хатын-кызлар бик тиз өйрәнәбез, ә менә ирне ир итәм дисәң, беренче чиратта үзеңнең теләкләреңә ирек бирергә, ә ир кешегә яулар өчен яңа үрләр билгеләп торырга кирәк икән. Менә шундый фәлсәфәләргә бирелә-бирелә, янәдән хатын-кыз булырга өйрәнәм. 

Ә Ирекнең эшкә урнашканына инде өч ай була. Икебез дә эшсез утырганда җыелып килгән бурычларны аның беренче премиясе белән яптык. Миңа яңа киемнәр алдык. Янәдән массажга йөри башладым. 

Ирек тырышса булдыра ул, мин аңа ышанам! 

 

Роза ШӘФИЕВА, психолог: 

Язмада бүгенге көн өчен бик актуаль тема күтәрелгән. Чыннан да, ни өчен хатын-кызлар тормыштагы бар җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга тырыша? Беренчедән, әгәр тормышны әнисе тартып барган гаиләдә үскән икән, кыз бала үзе дә шул сценарийны кабул итә һәм гаилә йөген үзенә ала. Икенчедән, ир кеше хатын-кыз идарә иткән гаиләдә җитлеккән булса, үзенең гаиләсендә дә ул әни малае ролен сайларга тырышачак. Гаиләнең төп кайгыртучысы ролен алу аңа шактый авыр бирелергә мөмкин. Бергә яши башлагач, гаиләдә хатын-кыз иренә ни дәрәҗәдә ышанырга әзер, барысы да шуннан торачак. Ирнең бер-ике уңышсызлыгын күрүгә, хатын-кыз, «мин үзем», дия башлый. Хатын-кызга бит үзенә ышану, үзенчә эшләү күпкә  җиңелрәк! Шуңа күрә гаиләдә кем нәрсә өчен җавап бирәсен башта ук төгәл бүлешергә кирәк. Ә хатын-кызлардан сабыр, ир кешегә карата түзем булу сорала.    

Әлбәттә, һәрбер ир кеше дә «кадерлем, син өйдә генә утыр, мин тормышны үзем алып барам», – дип әйтергә әзер түгел. Шулай да, хуҗа булу, мал табу – ир кешеләрнең геннарына салынган, шуны онытмагыз, кызлар! Иң мөһиме – минем әйбәтрәк килеп чыга, үзем барысын да булдырам, дип, аларга аркылы гына төшмәгез. Янәшәсендә үзеннән алданрак чабучы булганда ир кешегә тормышта мотивация калмый. Андый вакытта аңа эш тә табылмый, юлы да уңмый... Чөнки эчтән генә үзен кирәксез кеше итеп саный башлый. Менә ни өчен ирләргә тормышыгызда аның иң мөһим кеше булуын сиздертеп торырга кирәк!    

Язма мисалындагыча, ир кешенең үзенә ышанычын югалтуы бик авыр хәл. Мондый вакытта «синең бар да килеп чыгачак, мин һәрвакыт синең яныңда, бергә булганда уңышка ирешәчәкбез», дигән сүзләрне кызганмаска иде.  Үз-үзенә ышанычын кайтарганда гына ир кеше алга таба атлый ала. Иң мөһиме – мондый вакытта ирләрне кызганырга я-ра-мый!!! Алдагы уңышсызлыкларына карап, гаиләне аның кулына калдырып булмый дип, нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. «Минем хәлемнән килми, син генә безне бәхетле итә аласың, син тотынганда гына алга бара алачакбыз. Син безнең терәгебез, гаилә башлыгыбыз, бөтен өмет синдә», – дип, ир кешенең кулына тормыш җаваплылыгын тоттырырга кирәк. Гаиләнең төпкә төшеп баруын, ир кешене үзегез генә тартып чыгара алмавыгызны аңлаганда һич уңайсызланмыйча психологка мөрәҗәгать итәргә була. Сез бит гаилә бәхете өчен көрәшәсез! Ни өчен кеше үз юлыннан тайпылган, бу уңышсызлыклар аңа нинди сабак бирә – алга барыр өчен менә шуларны аңлау мөһим.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес кинэшлэр яздыгыз Рэхмэт сезгэ.

    Хәзер укыйлар