Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Cөяркәм фатир бүләк итте

Сайттагы язмаларны укып барам. Уйладым-уйладым да, үз хәлемне язып җибәрергә булдым.

 

Сайттагы язмаларны укып барам. Уйладым-уйладым да, үз хәлемне язып җибәрергә булдым.

 

Беләм, минем кебекләр күпләргә ошамый. Безнең татарда шулай бит: сөяркәң бар икән, син – фахишә.  Миңа 27 яшь, исемемне язмыйм. Районымны да әйтмим...  17 яшемдә авылны ташлап,  шәhәргә килеп урнаштым, институтка укырга кердем. Тулай торакта яшәдем. Икенче курста укыгында бүлмәдәш кызым бай, өйләнгән ир белән таныштырды. «Тамагың – тук, кесә тулы акчаң булыр», – диде. Әлбәттә, үземнән күп яшькә  өлкән, корсагы асылынып төшкән ир астына кереп яту рәхәт булмады... Мин дә тере кеше бит, мәхәббәт киноларын карап үстем. Ләкин тормыш – бөтенләй башка!  Син – яшь, чибәр икән, трамвайда йөрергә,  иртәдән кичкә кадәр бил бөгеп авыр эштә азапланырга димәгән. Матур киенәсең, тәмле ашыйсың килсә – үзеңне файдалы сата белергә генә кирәк! Ә минем кебек матур кызларга бары бер юл бар  – акчалы бай ир табу! 

 Рәис (исемен үзгәрттем), минем белән очраша башлагач, бер бүлмәле фатир бүләк итте. Ремонт ясатты, кыйммәтле җиhазлар сатып алды. Ул – акчалы, дәрәҗәле кеше. Мине тулысынча тәэмин итеп тора. Банк картасына ай саен 50 мең акча күчерә. Никахлы булмасак та, мин аның икенче хатыны. Очрашулар гына еш түгел. Атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе очрашабыз.  Калган көннәрдә үземә-үзем хуҗа. Спортзалга, матурлык салоннарына  йөрим... Мин hәрвакыт матур булырга тиеш. Ул миннән шуны таләп итә. Аның килешенә чәчләремә прическа ясатып, аягыма затлы ефәк колготкалар,  кыйммәтле челтәрле пеньюарымны киеп торам. Ул минем белән бер-ике сәгать кенә була. Чәй дә эчмичә,  «водитель көтә», – дип ашыга-ашыга чыгып китә...  Элек ул киткәч елый идем, хәзер еламыйм да. Күндем.  Кайчакта төнлә уянып китәм дә уйланып ятам. Дус кызларым күптән кияүдә, балалары бар... Минем дә кияүгә чыгасым, туй күлмәге киясем килә....  Минеке булырмы – белмим... Бала турында ишетәсе дә килми... Чөнки аның үзенең өч баласы бар... 

Әле яңа гына, чит исем  белән, танышу сайтына төркәлдем. Берничә егеттән хат алдым. Очрашуга чакыралар. Әлегә ризалашканым юк... Җитди мәнәсәбәтләрдән куркам. Рәис белсә, проблемалар килеп чыгачак. Фатирдан кумас кууын. Әмма акча күчерүен туктатачак. Ул бит миңа мөлкәте итеп карый... Ә мин ул биргән комфортлы тормышка ияләштем...   

Мине тиргәмичә генә киңәшләрегезне бирсәгез иде. 
 

Ләйсән Сәйлән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ярый юлыгызга яхшы егет очраса кияуге чыгарсыз лэкин хэзер Раис сезге биргенне ул егет бире алмаса укенерсез ашыкмагыз кияуге чыгарга 35 бала табарга була

      • аватар Без имени

        0

        0

        30 га хэтле туз, аннары эзлэ, яшьне

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тиле, карт корсакка карап ят инде

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.

            Хәзер укыйлар