Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Чын оптимист нинди була

Кешенең мөмкинлекләре чынлыкта аның көченә, халәтенә карап түгел, ә үз-үзенә ышануына һәм тормышка оптимистларча мөнәсәбәтенә карап билгеләнә. Бу хатлар шуңа мисал.

Кешенең мөмкинлекләре чынлыкта аның көченә, халәтенә карап түгел, ә үз-үзенә ышануына һәм тормышка оптимистларча мөнәсәбәтенә карап билгеләнә. Америкада басылучы «Ридерс Дайджест» журналы моңа мисал итеп берничә хат бастырып чыгарган.

Пэт Янг дигән берәү үзенең әбисе турында язган. 90 яшьлек бу әби, якыннарына авырлык китермәс, йөк булмас өчен, берүзе генә бер бәләкәй шәһәрдә яшәп ята. Ләкин көннәрдән беркөнне авырып, операция өстәленә эләгә. Операциядән соң әби ярдәмгә мохтаҗ булса да, ул үзе генә яшәвен дәвам итә, беркемнең дә ярдәмләшүен теләми. Туганнары аңа сиздерми генә булышыр өчен, өйгә кайнар ашлар китерүче службага шалтыратып, хәлне аңлаталар. «Ул кешедән ярдәм кабул итми, бик деликатно гына тәкъдим итсәгезче», – дип үтенәләр. Служба хезмәткәре әбигә шалтыратып, үзләренең волонтерлар оешмасы булуын, өлкән яшьтәге авыру кешеләрнең өйләренә кайнар аш тарату белән шөгыльләнүләрен әйтә. Аның «бу сезне кызыксындырамы?» дигән соравыннан соң әби бераз уйланып тора да: «Әйе, бүген бушка эшләргә риза булучыларны табуы кыен икәнен аңлыйм. Алай волонтерларыгыз җитешми икән, мин бу эшкә алынырга риза», – дип җавап бирә.

Джеймс Годдард дигән кешенең дә хаты гыйбрәтле. Картларһәм инвалидлар йортында яшәүче берәү белән таныша ул. Егет тумыштан ДЦП белән авырый, инвалид коляскасында көч-хәл генә йөри, сөйләшүен дә бик авырлык белән сөйләшә. Картлар йортына икенче килүендә Джеймс теге егетне очратмый. Соңрак күрешкәч, кайда булуын сораша. «Крисизлы ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итүче үзәк»тә идем», – ди егет. «Анда барырга нинди сәбәп килеп чыкты?» дигән сорауга исә: «Ә мин шул үзәктә эшлим, тормышта авыр хәлдә калучыларга психологик ярдәм күрсәтәм», – дип җавап бирә.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар