Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Чишелмәгән төеннәр

Әниләр хакында сөйлисем килә минем. Тик исәнлектә кадерләре булмыйча, ахирәткә күчкәч исә бөтенләй онытылган әниләр хакында.



Кәрәзле телефоным шылтырап, аның кечкенә тәрәзәчегендә «әнием» сүзе чыккан саен, мин нәкъ сабый бала кебек шатланып, рәхәт бер дулкынлану белән: «Исәнме, әни?!» – дип сүземне башлыйм. Безнең шулай көнгә берничә тапкыр аралашуыбызны, сөйләшүе-безне ишеткәч, кайбер кеше аптырап: «Нәрсә сөйләшергә була инде һаман саен?» – ди. Була, нишләп булмасын! Көн дә әнинең исәнлегенә шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укыйм. Бүген-гесе көндә мин әнием барлыгы белән бик бәхетле. Күңелемдә, йөрәк түремдә аңа карата олы хөрмәт ята. Миңа әнием биргән бәхет – бары минеке генә. Үзем дә ике улыма 
әни буларак, тирән бер ләззәт һәм горурлану белән бу олы исемне күтәрәм.
Юкка гына сүземне әнидән башламадым. Әниләр хакында сөйлисем килә минем. Тик исәнлектә кадерләре булмыйча, ахирәткә күчкәч исә бөтенләй онытылган әниләр хакында. Бу хакта язасы бер дә җиңел булмаса да, йөрәк киштәсендә кайбер вакыйгалар тупланды да, дөнья иңләп кычкырыр хәлгә җиттем. Бөтен нәрсәне ваемсызлыкка, намуссызлыкка сылтыйсы җиңел ул, тик моннан кем, нәрсә ота соң?
Телевизордан республикабыздагы картлар йортының берсен күрсәтәләр. Әби-бабайлар өлкәннәрчә сузып кына, ашыкмыйча гына һәркайсы үз язмышын сөйли. Кайберләрен тыңлыйм да, әрнеп: «Гомер үтеп киткән – сизелмәгән, ялгыз агачка терәлгәнеңне сизми дә калгансың бит, и-и адәм баласы», – дип уйлыйм. Биш бала тәрбияләп, үстереп, үз куллары белән бишесен дә җир куенына салган ана да, тормыш агачын иртә яшен суккан сугыш толы да, үз юлын таба алмаган бичара да бер түбә астында җыелган. Гомер буе яки гомернең күп өлешен ялгыз яшәгәнгә берни түгелдер бәлки, ә балаларын үстереп, олы тормышка очырганнан соң, берьялгызы торып калган аналар йөрәге язмышның мондый борылышларына ничекләр чыдыйдыр?! Аларның ялгызлыгы тагын да караңгырактыр, ачырактыр, әрнүлерәктер...
Күптән түгел мин белгән бер әби үлеп китте. Аның ялгыз тормышта үз көнен үзе күреп көн иткәне сер түгел иде миңа. Тик беркайчан да сыкранганын, зарланганын ишетмәдем. Өенә килгән һәркемне чәй куеп каршы ала, елмаеп озатып кала иде. Ничә еллар буена без аның белән дусларча серләштек, сөйләшеп туя алмадык. Күрешкән саен, ирем, балаларымның һәрберсен аерым-аерым сорашып, хәлләребезне белешеп яшәде ул. Хәзер уйлыйм, никадәрле яхшы, якын мөнәсәбәттә булсак та, үз гаиләсен бер дә телгә алмаган әбием. Ә без, социаль хезмәткәрләр, артык сораулар бирмәскә гадәтләнгән... Тирә-юньдәгеләрне борчымаска, аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырмаска, хәтта күзләренә чалынмаска тырышып яшәгән кебек тоела иде ул миңа. Шул рәвешле үлеп тә китте, бичаракай. Берничә көн ишектән кергәне-чыкканы күренмәгәч, күршеләре чаң сукты. Ничек кирәк алай ишеген ватып кергәндә, әбинең гәүдәсе күптән суынган иде инде. Соңгы сулышында ирененә су тидерүче дә булмаган... 





Мәетне озак тотып булмый – мәрхәмәтле тирә-күршеләре аны соңгы юлга әзерләү мәшәкатенә кереште. Кемдер бик теләп булышты, ә кемдер «фатир хуҗасын» табарга өндәде. «Анысы бездән башка да табылыр», диючеләр хаклы булып чыкты. Мәрхүмәне җирләп кайтышка, әбиебезнең... кызы кайтып төште. Аның шулай берни булмагандай бу бусаганы атлап керүенә бер гаҗәпләнсәк, өс-башына карап, хәлле генә тормышта яшәвен чамалап, янә шаккаттык. Гомер буе дөреслекне кешенең йөзенә бәреп әйтергә гадәтләнгән күрше апасы беренче минутта ук шартлады. Башка күршеләре тотып калмаса, ул теге ханымны чәйнәп атарга әзер иде. Аннан ул ничектер тынып калды да, аптырап: «Тукта әле, соң син ничек аның кызы була аласың, ул бит гел ялгыз яшәде, – диде. – Монда күчеп килгәннән бирле бер туганын күрмәдек, баласыз дип белдек. Ялгызлыкта гына түгел, хәерчелектә яшәде ул, пенсиясе аз иде, дарудан калган акчасы ипигә җитмәгән көннәре дә бик күп булды».
Ханым бу сүзләрне әллә ишетте, әллә юк. Затлы сумкасын ачып япты да беркемгә карамыйча гына:
– Минем сездән сорыйсым килә, ишекне ватарга кем кушты, кем рөхсәт бирде сезгә? – диде. – Хәзер шушы йозакны рәтләтеп ярты көнем узачак... Ә әнигә килгәндә, ул үзе гаепле, фатирын малаена яздырмаса, мин аны караган булыр идем. Аның ул исерек улын эзләп тормыйм, мирас буенча бу фатир барыбер миңа күчәчәк.
Таш курчакның бөтен килеш-кыяфәтеннән салкынлык, тәкәбберлек бөркелә иде. Җыелган халык сүзсез генә үз юлыннан китеп барды. Соңгы вакытта ата-аналарына карата гафу итмәс дәрәҗәдә катылык күрсәткән­нәр нигәдер күбәеп китте. Гафу итмәс дигәндә, мәрхүм ата-ананы истә тотмадым. Аларның җаны анда да тынычлык тапмас, рәнҗүләрен читкә куеп, газиз баласын якларлык, акларлык дәлилләр эзләр. Монысына иманым камил. 
Шул ук вакытта бар кешене дә бер иләккә саласым да килми минем. Әни дип җан атып торучылар да, яратуларын сиздермичә, кычкырып йөрмичә генә күңелләре белән ананың аяк астына дөнья җәннәтен җәючеләр дә күп. Мондыйлар турында гел, бертуктамый сөйләргә кирәктер. Калганнар ишетсеннәр дә соклансыннар, үрнәк алсыннар. 
Бер ир туганым, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында чын күңелдән ачылып сөйләшеп утырганда, минем күздән яшь чыгарырлык бер мисал китергән иде. Беркөнне аның эштән кайтышына, әнисе белән хатыны нәрсәгәдер эләгешеп, ирне икесе-ике якта каршы ала. Күзләрендә сорау, түземсезлек: ир кемне яклар, кем ягына басар?! Кайсысын үпкәләтмәскә, ничек итеп бер һәм берәгәйле итеп сүз әйтергә? Бер яктан мин – ир, икенче яктан – баламын, дип уйлаган ул. Хатынының: «Мин әйткәнчә булачак!» – дип, икеләнмичә дә басып торуын күргәч, ана кешенең дәшмичә генә сабыр итүенә күз ташлагач, ул нәтиҗә чыгарган. «Син, хәләлем, ничек барга риза булсаң гына бергә гомер итәрбез. Әни берәү генә, аны алыштырып та, сайлап алып та булмый. Калганын – үзең уйлап бетер», – дип әйткән дә, ишегалдына чыгып киткән. Күпмедер вакыттан әйләнеп керсә, ана кеше чәй ясап, килен үз баласын – улын тотып утырган килеш, аны өстәл артында көтәләр икән... Бу минутта ничә кеше сабак алган. Ана кеше үстергән агачыннан җимеш татыса, килен шул җимешне татыр өчен улын ничек тәрбиялисен уйлагандыр. Өйдә савыт-саба шалтыраган саен бер-берсенең җанын кыйнамас алар бу аңлашудан соң. Әлеге вакыйгага нәтиҗә чыгарганда, һәрберсенә уңай билге куясы килә. Килен кешенең җиңелү ачысыннан чәпчеп чыгып китмәве өчен дә, әни кешенең «күрдеңме!»се булмавы өчен дә, ирнең үз эченә бикләнеп, дәшмичә генә кайгысын аракы белән юып, зур хата ясамавы өчен дә... 


 
Соңгы вакытта ата-аналарына карата гафу итмәс дәрәҗәдә катылык күрсәткәннәр нигәдер күбәеп китте, шунысы сискәндерә.




 Шушы уйларымны бер тәртипкә салып йөргәндә, минем карамагымда булган Нәзимә әби вафат булды. Яше сиксәнне узган гына иде әле аның. Үз тормышын кормагач, бөтен гомерен сеңлесенең балаларына багышлаган. Нәзимә әбине «Тәти апа», дип кенә торучы, инде үзе дә илле ягына киткән Ләлә апа да, аның кызы Лилия дә аңа үз балалары кебек иде. Соңгы вакытта саташып сөйләшүче әби аларга «әни» дип эндәшә иде. Туганнары көн дә килеп Нәзимә әбине ашатып, юып-җыештырып тордылар. Сабый баланы караган кебек кашыктан ашаттылар, иркәләп сөйләштеләр. Әби аларга мең риза, мең бәхил булып үлеп китте. Балалар үстермәгән булса да, кеше баласыннан игелек күрде ул. Һәм шуның белән бик бәхетле иде. Шушы җиргә җиткәч, кемдер: «Юкка карамаганнардыр, акчасы, фатиры...» – дияр. Тик фатирларын үзләренә яздырып, әбиләрне төп башына утыртучылар белән дә дөнья тулган бит. (Чит-ят әбиләрне генә түгел, фатир аркасында газиз әнкәләрен рәнҗеткән, хәтта, алдарак сөйләп үткән очрактагыча, аңардан ваз кичкәннәр дә бар әнә.) Андый бәхетсез әбиләр белән көн дә очрашам мин. Дөнья малы белән күңел чисталыгы нигә һәрвакыт янәшә тора алмый? Нигә беренчесенә ирешер өчен күпләр икенчесеннән баш тарта? Һәр очрак чорналып беткән бер төен кебек. 
Нигә болай килеп чыкканын аңларга тырышсам да, юк, чишә алмыйм мин бу төеннәрне. Кайсы нык итеп бәйләнгән... Кайсы кагыласы килмәслек пычрак... Ә кайсысынадыр серле ачкыч кирәк. Узган юлыбызда төйнәлгән төеннәр калдырмаслык итеп кичсәк икән тормышны.          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Минемчэ анасын карамаган тэрбиялэмэгэн балаларга,,туганнарына хокумэт берэр торле жэза бирергэ тиештер.яисэ картларны яклаучы оешма тикшереп торырга кирэктер.карамаган икэн нигэ ана фатир элэгергэ тиеш сон?карауга алганнарны хэрдаим тикшереп торырга кирэктер.кисэтмичэ барып кереп тикшерсэн диям..??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дә әллә нинди законнар табасым килә....Ләкин һәрбер дөрес законга ике дөрес була алмаганы туры килә

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше булып калучы бик сирэк шикелле мина байлыкны(квартир бу очракта) уз милке итеп калдыручылар.Нишлэмилэр генэ!?...

        Хәзер укыйлар