Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Булганының кадерен белегез

Күпләр бай, рәхәт тормыш турында хыялланып, үз бәхетләрен күрми. Яннарында яраткан ире, сәламәт балалары, эше, йорты бар югыйсә. Әлеге гыйбрәтле хәл булганына шөкер итә белүнең мөһимлеге турында.

 

Күпләр бай, рәхәт тормыш турында хыялланып, үз бәхетләрен күрми. Яннарында яраткан ире, сәламәт балалары, эше, йорты бар югыйсә. Әлеге гыйбрәтле хәл булганына шөкер итә белүнең мөһимлеге турында.  

Мин үземне һәрвакыт булдыксызга санадым. Тормышым кечкенәдән үк мин теләгәнчә түгел иде. Туган урыным да район үзәге генә. Ә минем шәһәр кызы буласым килә! Әти-әнием дә гап-гади эшчеләр. Ә менә дус кызымның әтисе начальник! Киемнәрем дә брендлы түгел,  укытучылар да начар... Дөресен әйткәндә, мәктәптә укыганда үзем дә әллә ни тырышмадым, аттестатым «өчле»ләрдән генә тора иде минем. Ике «бишле»мнең берсе – физкультура, икенчесе музыкадан. Шуның аркасында яраткан һөнәрем буенча да укый алмадым. Минем билгеләр белән үзебезнең район үзәгендәге авыл хуҗалыгы техникумына гына керерлек иде.  Документларымны бухучет бүлегенә  тапшырдым. Әмма бухгалтер булып беркөн дә эшләмәдем. Укып бетерүгә, йөргән егетем белән өйләнешеп, гаилә тормышына чумдым. Бик тиздән балабыз туды (кияүгә чыкканда авырлы идем). Бер карасаң, бәхет өчен бөтен нәрсәм дә җитеш кебек: ирем дә янымда, балам да исән-сау,  торган йорт-җиребез дә ул кадәр үк начар түгел кебек. Әмма чынлап бәхетле булу өчен акча гына җитми. Ирем эшләп тапкан акча ашарга-эчәргә җитәрлек үзе, әмма тормышның башка рәхәтлекләрен татырга җитәрлек түгел. Тирә-күрше капка-коймаларын яңарта, матур йортлар җиткерә, безнең ул турыда хыялланырлык та түгел. Бала белән урамда йөргәндә кибет тәрәзәсеннән күренгән матур күлмәкләргә карап кызыга гына алам. Иремнең акчасы киемнең дә иң кирәклесен һәм иң арзанын гына алырга җитә. Анысы да балага гына!  

Бала кечкенә, әле эшкә чыгу турында уйларлык та түгел (әби-бабайлар белән яшәми идек без, һәм алар үзләре дә эшли иде әле ул вакытта). Өч елыбыз үтә дә кырыс экономия шартларында үтте. Кибеттә сатылган тәм-томга ничек ымсынганым! Әмма аларны алырга акча юк. Шушы өч елда үземә яңа бюстгалтер да алганым булмады минем.  

Кызыбызга өч яшь тулгач, бакчага урнаштырып, эш эзли башладым. Без яшәгән район үзәге зур түгел, әллә ни күп оешмалар юк монда. Минем бухгалтер белемемә дә игътибар итмиләр, бөтен җирдә югары белемле тәҗрибәле белгеч кирәк. Аптырагач, базарга сатарга чыктым. Иртәдән-кичкә кадәр салкында басып торып, түләгәннәре тиеннәр генә иде. Хыялымдагы матур тормышның «т» хәрефе дә күренми. Аннары супермаркетка урнаштым. Монда да хезмәт хакы бик аз. Өстәвенә, ай саен җитмәүчелек чыга да, болай да бик аз булган хезмәт хакыннан тотып калалар. Соң чиктә бу кибеттән китеп, хосусый пекарняга барып кердем. Анда билгеле генә бер вазифам юк, савыт та юам, идән дә, бухгалтерлары декретка киткәч, анысын да миңа йөкләп калдырдылар.  Касса артына да басарга туры килә. Кайчак туйларга, бәйрәмнәргә,  Коръән мәҗлесләренә зур-зур заказлар бирәләр. Бәлешләр пешерәбез, өчәр катлы тортлар әзерлибез. Заказларны да үзем илтеп тапшырам. Клиентларыбызның бай-бай матур йортларын күргәч, күзгә яшьләр килә. Ничек кешеләр шулай яхшы яши ала да, ник без очын-очка чак ялгыйбыз?! Без дә иртәдән кичкә кадәр эштә бит инде. Бай йортлардан чыккач, үземне тагын да бәхетсезрәк, булдыксызрак итеп хис итәм. Иремә дә ачу килә. Акча табу аның бурычы бит ул! «Бәхет акчада түгел», – дигән гыйбарәне бик күп тапкырлар ишеткәнем булса да, аңа ышанмый идем. Акча булса, бәхетле итеп яшәп күрсәтер идем әле!  

Иремә шуларны сөйләсәм, ачулана: «Булганына шөкер ит, Аллаһының ачуын китермә!» Әмма башкаларның бәлеш ашаганын күреп, үзем кичке ашка коры токмач пешергәнгә шөкер итә алмый идем шул.  

Беркөнне пекарня хуҗасы бер адреска бик зур, яхшы торт илтергә кушты. Анда яшәүче кешенең туган көне, ә безнең хуҗа аны ел да бәйрәм белән котлап торт җибәрә икән. Адресны күреп, бик гаҗәпләндем, чөнки бу без яшәгән бистәнең иң иске, фәкыйрь районы санала. Байлар бөтенләй башка очта, яңа микрорайонда яшиләр (безнең күпчелек клиентларыбыз бай тормышлы кешеләр. Зур-зур кыйммәтле заказларны акчалы кеше генә бирә). Тортны илткәч, тагын бер гаҗәпләндем: бик фәкыйрь, начар гына йорт. Аптырап кына эчкә уздым. Өй эчендә күргәннәрем мине бөтенләй телсез итте. Караңгы, тәбәнәк өйдә, иске караватта бөтенләй хәрәкәтсез бер хатын ята. Карават янында – буяулары кубып беткән как идәндә ике бәләкәй бала уйнап утыра. Яшь кенә бер ханым, шушы балаларның әниләре дип аңладым, бәйрәм табыны әзерләп йөри. Йөзендә шатлык, елмаю үзенең. Тортны күргәч, караваттагы хатынның да  шатлыктан йөзе балкып китте. Яшь ханым ай-ваема карамыйча, мине дә табынга дәште. Шундый да кысан, кечкенә генә өйдә дә аларның бәхетле булуларын күрү минем өчен гаҗәеп хәл иде. Бары тик бай йортларда гына бәхетле кешеләр яши дип инанган иде бит күңелем. Әнисе параличлангач, бу хатынга ике кечкенә баласы белән аның янына күченеп кайтырга туры килгән. Ире берара кайтып-китеп йөрсә дә, тиздән кайтмас булган. Шәһәрдә яңа мәхәббәтен очраткан. Ханым әнисен калдырып, беркая да чыгып йөри алмый. Эшләү турына сүз дә юк.  Дүртәүләп шушы апаның бер пенсиясенә генә яшиләр икән. Әмма, беләсезме, мине иң гаҗәпләндергәне нәрсә: ул тормышына зарланмый, үзен бәхетсез дип санамый. Параличланса да, әнисенең исән булуына, үзенең аны карый алырлык хәле булуга, балалары янында булуга сөенә.  

Ә мин... Ирем эшләп тора, яшәгән йортыбыз аларныкыннан йөз тапкыр яхшырак, акчабыз да бер пенсия кадәр генә түгел... Димәк, мин бит бу хатыннан күпкә бәхетлерәк булырга тиеш.  

Ул көнне юри бер торт сатып алдым. Акчаның җитәсе юк аның. Тәмле итеп чәй пешереп, шул торт белән рәхәтләнеп чәй эчтек. Шунда башыма бер фикер килде: нигә әле читтән торып укырга кермәскә! Тормышыбызны үзгәртү үзебездән тора лабаса!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югарыга карап фикер йорт, тубенгэ карап гыйбрэт ал дия иде минем МохэммэтРахим кызы Мэсрурэ эбием. ????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дороз хар кем узенза бахетле был доньяла .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец.Кеше атына утырмыйча уз атынны белмисен дигэн эйтем бар бит.Булганына шокер итеп тигезлектэ яшэгез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кургэннэреннэн гыйбрэт алып нэтижэ ясый алгач БИК эйбэт инде ул, начар юлга кереп китучелэ́р дэ куп бит

          Хәзер укыйлар