Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бәхетле яшим дисәң

Төрле чараларда, язмалар әзерләгәндә, күрешеп сөйләшкәндә мин ир-атлардан да, хатын-кызлардан да гаилә бәхетенең сере турында төпченергә яратам. Ул бәхетне һәркем үзенчә күрә, үзенең тәҗрибәсенә таянып сөйли. Һәркемнең кечкенә генә үз рецепты бар. Мин ул фикерләрне блокнотыма туплап барам. Бүген шуларның берничәсе – тормышта сыналганнары белән бүлешәм. 

Бәхетле яшәүнең 10 матур кагыйдәсе: 

Үзегезнең тормыш иптәшегезгә укытучы ролен үтәмәгез. Аны нәрсәгә дә булса өйрәтүнең бердәнбер юлы – ярату. 

Бәхетле булыр өчен тормыш иптәшеңне барлык капризлары, уңай һәм тискәре яклары белән бергә кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Аны ничек күрергә телисең шундый булуын көтә башласа-а-аң – сабыр касәләрең бик тиз түгеләчәк. 

Үпкәләргә бирелмичә генә ирегезне/хатыныгызны  аңларга тырышыгыз. Ир кеше – акыл белән, хатын-кыз – йөрәк белән эш иткәнлеге турында онытмагыз! 

Үз фикерегезне тагарга тырышмагыз. Аны да ишетегез. Ике як фикерне дә кабул итеп, килешеп яшәү файдалы. 

Ышаныч, сабырлык һәм мәхәббәт белән эш иткәндә тормышның бөтен авырлыгын да җиңеп була! 

Бергә яшәүнең иң зур дошманы – эгоизм. Үзебезнең эгоизмны җиңә алмаганда тормыш җимерелә... 

Балалар өчен иң матур үрнәк – әтинең – әнине, әнинең әтине яратуын күрү. 

Ир кешене мактаудан өстен булмаска кирәк. Мактау сүзе – иң ихлас мөнәсәбәтләргә күпер ул. 

Гаиләдәге тынычлыкның сере – кичерә белү. 

Ачуланышмыйм дип, ир кешегә сүз әйтмичә түзеп калып, аннары ул ачуны балаларга чыгару – дөньядагы иң зур гаделсезлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар