Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әбием

Авылдагы өйнең тәрәзләре –   Әбиемнең зәңгәр күзләре...

 

 Авылдагы өйнең тәрәзләре – 

 Әбиемнең зәңгәр күзләре... 

«Әбием безне кечкенәдән назлап үстерде, баштан сыйпап, «кызым» диюләре...» – мондый төче сүзләр минем әби турында түгел. Ул безнең иркәләп-иркәләнеп утырырга яратмый, иң беренче булып сүгүче, юл күрсәтүче, җир җимертеп эшләүче кеше ул минем Әби. 

УЛ — АЕРЫМ БЕР ДӨНЬЯ... 

 

Авылда әби белән  төшкән фотоларны социаль челтәрләргә куйгач, күпләр мине авыл кызы дип уйлый. Әбиең кем, кайсы якныкы дип кызыксыналар. 

Минем бердәнбер исән әбием – әнинең әнисе – Хөсәенова (Сафиуллина) Гөлсинә Зәки кызы Арча районы Кышкар авылында яши. Ә тумышы белән ул Тукай районы (элеккеге Чаллы) Түбән Суксу авылыннан. 1937 елның 1 маенда әтисе Зәки, әнисе Фатыйма гаиләсендә иң беренче бала булып (әбиемнәр биш бала үскән) дөньяга килгән ул. Зәки бабай сугыш елларында колхоз рәисе булып эшләгән, авыл кешеләрен ким-хур итмәс өчен бөтен көчен куйган. Моны күреп үскән Гөлсинә әбием дә кечкенәдән батыр, эшчән, бөтен өлкәдә беренче булырга омтылган. 1954–1955 елларда Алабуга ветеринария училищесын тәмамлап, бер сүз урысча белмәгән япь-яшь кыз Сидоровка, Бәдке ише урыс авылларында ветеринар булып эшләгән, русчасын да өйрәнгән, кешеләр белән дә уртак тел тапкан, авырлыклар алдында да баш иеп тормаган. Хәзер дә берәр күңелсез хәл килеп чыкса, «Баш ярылып, күз чыкмаган», дип әйтергә ярата. Ул бары тик бер Ходайдан гына курка, аннан гына ярдәм сорый. 1957 елда барысын да Ходай кулына тапшырып, Чаллы хәтле Чаллыдан ул чактагы Әтнә районы Кышкар авылына атаклы Хөсәеновлар гаиләсенә килен булып килеп кергән ул. 

«Әби, Илдус бабайны яраттыңмы?» – дип сорый башласам, җәелеп китеп сөйләргә ашыкмый. Яратмаса шуның кадәр ерактан килеп, аңа кияүгә чыгар идеме, өч бала табар идеме соң? Хәзер генә ул Чаллы–Казан арасы ике-өч сәгатьлек юл, ә әбием ул заманнарда әти-әнисен өзелеп сагынуы, алар янына паромнарда чыгып, пароходлар белән елга бер генә бара алуы хакында күзләре яшьләнеп сөйли. 

Менә мин аны нык, сабыр, эшчән дим дә, күз алдыгызга «тимер хатын» килеп басмасын әле. Күңеленең йомшаклыгын, йөрәгенең зурлыгын сөйләп бетерерлек түгел. 40 ел ветеринар булып эшләгән елларын бөтен авыл халкы «Аһ!» итеп яратып, сагынып искә ала. Әби бит әле авылда уздырылучы «Иң чиста-пөхтә йорт», «Иң матур ишегалды» бәйгеләрендә дә гел-гел җиңә килүче. Әле дә йөгерә-йөгерә эшләп йөри, балалары, оныклары кайтышка пешеренә-төшеренә, мунчасын яга. Өйләре гел ялт иткән, тәрәзә төбе саен гөлләр шау чәчәктә, ышанасызмы-юкмы, ул идәннәрен атнасына өч (!!!) юа, кайтышыбызга бер эш калдырмый! Без күпме генә тырышсак та, андый була алмаячакбыз. Әби әйтмешли, «ялкау» без! Әй, үз оныгы бит, мактый, диярсез. Юк, ул андый булмаса, Әби өчен үлеп торыр идемме соң?! Ул минем өчен Әби дә, Әни дә, ул – аерым бер дөнья! Һәм шул дөньяга гел тартылам мин. 

Көн саен иртәм Әбигә шалтыратудан башлана: «Тордыңмы? Исән-саумы?» «Бүген нинди эшләрең бар?» «Рульдә телефоннан сөйләшмә...» – менә шундый безнең әңгәмә. Мин зарланам, көнлек планнарымны, кая барганымны, кайсы җирем авыртканны әйтәм, кайчак аның сәламәтлеге турында да сорарга онытам. Әле нәрсәнедер кабатлап сораса: «Әби, ишетмисеңме инде әллә?!» – дип кыза башлыйм, «Соң, ишетмәм дә инде 82 дә», – дигәч кенә, имәнеп китәм. 82 дә... Ә ул бит минем яшьтәшем кебек, ул бит минем «подружка»! Шул яшендә бөтен дөнья яңалыкларын белеп, газета-журналлар укып, акчаны нәрсәгә тотасын, ипотеканың иң уңышлы ставкаларын әйтеп, хөкүмәт программалары белән таныштырып бара бит ул мине. Әле аның яратып әйткән сүзләре ни тора: күзеңне акайтып чабып йөрмә (ашыкма диюе); кит аннаааан... (бик аптыраганда сузып-сузып әйтә); чукындырып эшлибез без моны (үз көченә ышанып, булдырам дип эшли башлаганда әйтә); Ка-Ба-Хәт (аның өчен иң яман сүгү сүзе, ачынып, шулай аерып-аерып әйтә); идән юу эшмени ул?! Тьфу! (һәм чын-чынлап төкереп куя). 

Әби! Әбием! Мин беләм, син бу язманы укыячаксың. «Уф! Җүләр, тагын мактаган!» – дип читенсенәчәксең. Синең турында язам дигәч: «Кит, кеше көлдермә, кемдә юк ул әби», – дигән идең. Синдәй Әби юк, валлаһи! 

Рәхмәт сиңа биргән тәрбияң өчен: эш сөяргә, җебеп тормаска, куйган максатларга ирешергә, гаилә җылысын сакларга, алга, бары алга барырга син өйрәттең. 

...Менә бу атнаны да әбигә кунакка кайттык. Соңгы вакытта ул миңа сандыгындагы кәфенлек, яулык-сөлгеләрне күрсәтә башлады. «Кайда нәрсә ятканын белеп, тыңлап тор, дөнья хәлен белеп булмый. Мин үлгәч, елап утырма, өйләр чиста булсын», – ди. Ул бу сүзләрне әйткәндә үкси-үкси кычкырып елыйсым килде. Тешемне кысып түздем. Әйе, мин беләм, бу дөньяда бернәрсә, беркем дә мәңгелек түгел, тик моны кабул итәсе, бу турыда уйлыйсы килми. 

Йа Раббым, Әбиемә исәнлек, озын гомерләр бир, ул миңа, безгә бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??? Бик уңган әби! Исәнлек - саулык аңа, хәерле озын гомер телибез! ? Алар булганда-без бәхетле!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иииии,Голназ,минем этиемнен яраткан сүзе иде инде ул ка-ба хэт,эллэ бөтен эбилэрдэ шулай микэн,саф мишэрсэ сүз тезмэлэр белэн сөйли бит эбиен, безнең яктан икэн,мишэрстан ягвннан

      • аватар Без имени

        0

        0

        Язып бетерэ алмадым эле,исэнлек-саулык бирсен Раббым

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу бит минем эбием турында)))мин дэ бик бзхетле эбиле кыз булып яшэдем....авыр туфрагы ж,ин,ел булсын Шэмсевафа эбиемнен,

            Хәзер укыйлар