Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Безнең апа – чемпион!»ны укыдыгызмы әле?

​​​​​​​Бу арада кичләрем бик кызык үтте әле. «Сөембикә»нең сентябрь санында укытучым Сәлимә апа Якупова турында язып чыккан идем («Безнең апа – чемпион!», №9, 20-23 нче битләр), язма турында аның белән сәгатьләр буе ватсапта языштык.  Сезгә дә түкми-чәчми җиткерәм.

Бу арада кичләрем бик кызык үтте әле. «Сөембикә»нең сентябрь санында укытучым Сәлимә апа Якупова турында язып чыккан идем («Безнең апа – чемпион!», №9, 20-23 нче битләр), язма турында аның белән сәгатьләр буе ватсапта языштык. 
Сезгә дә түкми-чәчми җиткерәм.

 Эльмира, сәлам! Бүген өлкәннәр арасындагы шахмат ярышына Актанышка төштек. Журналларны таратуны дәвам итәм. Өлкәннәр декадасы башланды бит. Иртәгә Актанышта Кабак бәйрәме... Сиңа берничә отзыв җибәрәм әле, кемнәр укыган журналны. Бәлки кызык булыр.
«Ну, Санька, искитмәле язма булган бу. Сокланам һәм горурланам синең белән. Трижды молодец! Укыдым. Маратың молодец. Ул поддерживать итмәсә, бу хәтле үрләрне яулый алмас идең. Киләчәгегез тагын да матуррак булсын».
Бусын Вәсилә апаң язган.

«Горжусь тобою, Салима дорогая. Яшәү шундый матур когда рядом такие личности живут, так держать!» 
Бусын класс җитәкчем, рус теле укытучысы Хәния апа язган. Хәния апа 88 яшьтә инде!

«Хәерле кич, Сәлимәкәй. Рәхмәт хәбәреңә. Иртәгә үк эзләргә чыгам журналны!»
Бусын Казанда яшәүче классташым яза.

«Сәлам! Молодец, Сәлимә! Син бөтен яктан да булдыклысың, барысына да өлгерәсең, мин синең белән нык горурланам. Рәхмәт җибәрүеңә. «Сөембикә» журналын алып укырга тырышырмын».
Бусын Яркәйдә яшәүче классташым яза.

Мин җавап бирәм: О-о-о! Сәлимә апа, шәп булган! Казанга конкурска килгән Актаныш укытучылары да Чулпан Галиәхмәтовага Сәлимә апа турында укыдык, ошады, дигәннәр. Синең журналларың җитмәс тә болай булгач!
Бар әле пока. Мин аларга ватсаптан җибәрәм бит. Журналны үзләре эзлиләр.

«Молодец! Рәхәтләнеп укыдым. Синең белән горурланабыз. Язучысына рәхмәт. Илдуска да укытам әле, ул татарча начар укый. Ярар, перевод ясармын кирәк җирендә. Маратка күп сәлам».
Монысын Чаллыдагы гаилә дуслары яза.

Мин җавап бирәм: Кызык язалар, географиясе дә киң!

«Шундый яхшы язганнар!»
Моны Розалия җибәргән кичә журнал битен төшереп. Беренче укытучым Мәгъфия апаның кызы ул. Мәгъфия апа былтыр гына вафат булды, 99 яшендә.

«Я восхищаюсь тобой! Всё ты умеешь делать! Семья, дети, внучата! На гармошке играешь! На велосипеде и мотоцикле ездишь! На лыжах катаешься! В художественной самодеятельности участвуешь! Разносторонняя женщина! Женщина с большой буквы! Что ещё нужно? Жизнь удалась! Остаётся только следить за здоровьем! Береги себя и мужа! Я за тебя рада. Молодчина! Активный образ ведёшь, несмотря на возраст! Кто тебе даст 70 лет! Электронная женщина! Также продолжать жить! Жизнь прекрасна!»
Бусын Абаканда яшәүче, 40 ел күрмәгән классташым, подружкам яза.

Мин җавап бирәм: Искиткеч, Сәлимә апа!

«Хәерле көн, Сәлимә апа! Вакыт табып укып чыктым. Син сөйләгән информацияне (шәҗәрә) истә калдырырга тырыштым. Аны белү зур мәртәбә, күпләр бабасының исемен дә белми. Җитмәде, башланды да бетте, әз язылган, тагын дәвам итеп укыйсы килә минем апам турында! Китап чыгаруын теләр идем. Исән-сау бул, бетмәс энергия сиңа! Вакыт табып, ара-тирә әнкәйнең дә хәлен белгәлә, яме?»

Рифа җибәргән Төркиядән. Олы апам Дәнфирәнең кызы. Актанышта врач. Пока кызы янына Истанмбулга китте.

Мин җавап бирәм: Шаккатып укыйм... Син йолдыз, Сәлимә апа!

«Чын күңелдән сокланып укыдым, Әнисә, нинди молодец апаң. Син үзең дә шундыйлардан бит, нәселегез белән шундый күркәм булгансыз, күз тимәсен
«Әнисә, бик кызыксынып укыдым. Апаң – супер!»
«Сөбханаллаһ! Сәлимә апа – учитель от Бога! Тәрәзәләр юа идем, эшемне ташлап укыдым Сәлимә апа турында. Рәхмәт, Әнисә, йөрәкләргә ял булды. Сезнең белән горурланабыз».
«Укып чыктым, Әнисә! Горурланам сезнең белән. Син дә сүзгә бик оста, уңган-булган укытучы».
«Нинди зур шатлык һәм горурлык бит ул шундый туганың булуы, Әнисә. Чын маяк! Искиткеч бай, мавыктыргыч тормыш. Иң әһәмиятлесе: кешеләрдә дан казанган, балаларның мәхәббәтен яулаган. Тагын да шатлыклы көннәрне насыйп итсен Раббыбыз!»
Боларын сеңелем Әнисәнең группадашлары җибәргән.

Мин җавап бирәм: Син, Сәлимә апа, безнең журналга да реклама ясап ятасың, болай булгач! Афәрин!

«Сөбханаллаһ! Чын китап язарлык язмыш! Алдагы елларны да шулай сөенеп, сау-сәламәт булып яшә, Сәлимә апа! Балалар, оныклар игелегендә Марат абый белән тигез гомер бирсен Раббым!»
Лицейда бергә укыткан укытучы җибәргән.

«Я тебя поздравляю, так интересно! Ты такая активная, симпатичная, уважаемая и любимая!!!
Ты всегда была такой, пусть тебе позволит здоровье оставаться таковой долгие годы на радость всем знакомым, родным и близким
».
Бусын Чаллыда милиция лицеенда бергә укыткан дустым язган.

«Сөбханалла, дускаем!!! Синдәй кешеләр бик сирәк. Марат белән тигезлектә, балалар, оныкларга сөенеп, сәламәт булып яшәргә язсын!»
Институтта бергә укыган подружка...

Мин җавап бирәм: Болар үзләре бер китаплык булган бит!

«Прочитала, красиво и очень интересно! Горжусь, что вместе работали!»
Чаллыдагы 78 нче лицей завучы яза. Фәннәр кандидаты ул...

Мин җавап бирәм: Редакциядәгеләргә дә укытам әле иртәгә.

«Укыдым, Сәлимә апа – бик матур язган Эльмира... Бик ошады. Күп кенә яңалыклар да ачылды. Мулла нәселеннән икәнеңне белмәгән идем...»
Менә монысын Гүзәл җибәргән.

Мин җавап бирәм: Гүзәлнең укуы яхшы булган. Басыйров абыйны да җылы итеп искә алдык бит. Әтиләренә бер дога булып барсын!

«Укыдым инде. Шәәәпски! Нишләп группада берәүдән дә реакция юк микән дигән идем. Тукта, мәйтәм, гел чәчрәп чыкмыйм әле, бәлкем журнал килеп җитмәгәндер (безнең авылдагы кебек. Бездә почта таратучы юк. Үзең барып алыш. Хәлеңнән килсә! Әнинең хәленнән килми!) димен. Эльмира яхшы яза инде ул, яза торган материалы яхшы булса! Ә фактура яхшы! Үзенә дә әйттем әле, син Якуб бабай нәселеннән бары тик яхшы чыганак кына таба аласың дип. Сәлимә апа үзе турындагы язманы материал, фактура дип атаганга ачуланмас, шәт! Кешесе – гаҗәп кеше бит!  Ә аны ача белү өчен шәп материал кирәк! Шулаймы, дуслар!»
Менә бу Әлфия Саматныкы.

Мин җавап бирәм: Әйе шул, Әлфия белән сөйләшкән идек!

«Бу журналны ничек укырга?»
«Ссылка бирегез әле!»
«Рәхмәт! Әмма типография исләре килеп торган, затлы, матур журналны кулга тотып укуга җитәме соң! Кемнәргә кирәк, үзем алып кайтып бирәм. Заказ бирегез! Якшәмбе кайтам Алла бирсә! Концертка хәтле Актанышка килеп китәргә исәп бар!»
Менә шулай отзывлар килә, Эльмира. Чулпан Мәскәүдән язды. Әле анда Америкадан, Нью-Йорктан да бар. Чулпанның укытучысыннан. Сезнең классташ Дамира Сургуттан яза, яратып укыган... Телефоннан шалтыратып та әйтәләр фикерләрен. Нишләптер, аз булган, диләр. Берничә кеше әйтте. Кызык...

Мин җавап бирәм: Мин лирик чигенешләр ясап язгангадыр, бәлки. Аз тоелуын әйтәм... Ул үзенә бер форма иде. Кызыклырак булсын өчен...

Бик кызык. Бүтәннәргә дә ошаган. Берсе артыннан берсе үрелеп кенә бара диделәр. Шахмат турнирына килгәннәргә дә күрсәттем әле. Журналны кайдан табып була микән диләр. Күп кешенең журналны кулына тотып укыйсы килә.

Минем бүген дәресләр иде, Кабак бәйрәменә бара алмадым. Конкурска кабактан цукаты җибәргән идем, аны Фәттахов бик яраткан, урды гына, диләр. Рецептын да алган. Безгә 3 нче урын эләккән. Иртәгә Пучыга экскурсиягә диләр, Шәймиев паркына. Сәгать 2 гә Актанышка компьютер ярышына барасы бар. Бүген дәрестән соң гөмбәгә мендек. Опяталар җыйдык 4 чиләк. Аларны эшкәртәсе бар. Каян вакыт табарга? Җитмәсә Укытучылар көне дип иртәгә бәйрәмгә чакырдылар. Шимбә көн иртүк Казанга китәм, йөзү ярышына. Менә шулай, тын алырга да вакыт юк!.. Ә сиңа зур рәхмәт, Эльмира. Мине бөтен Рәсәйгә таныттың! Шаклар катарлык – әллә кемнәр эзләп таба, яза. «Сөембикә» белән кызыксыналар... 

Мин җавап бирәм: Зур рәхмәт, Сәлимә апа! «Сөембикә» якыннарыңа илче булганы өчен сөенәм!
                                     

    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу апа искиткеч, урнэк булырлык хэркемгэ, аеруча кайвакыт картлык дип уфтанып утыручы яшьтэшлэренэ, сэламэтлек телим ана!)

    Хәзер укыйлар