Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Башыңны сакла, балам...

Яшьлек ялгышлары, мәхәббәт турында уйлауга, бер мәзәк искә төште.  Бер егет әтисе янына биш кыз ияртеп кайтан... 

 

Яшьлек ялгышлары, мәхәббәт турында уйлауга, бер мәзәк искә төште. 

Бер егет әтисе янына биш кыз ияртеп кайтан.  

– Бишесе дә ничава гына, әти, бишесен дә яратам. Менә син дөнья күргән кеше буларак әйт әле, кайсысына өйләним икән? 

Әтисе кул гына селтәгән: 

– Улым, үзеңә кара. Тик бел, кайсысына өйләнсәң дә – үкенәчәксең. 

Гомер үренә менеп җиткәч, һәрбер кеше артына борылып карый һәм: «Их, шул чакта нигә болай итмәдем икән?!» – дигәнрәк уйлар кичерә торгандыр. Кайчагында бу мәхәббәткә дә кагыла. Беркадәр олыгая төшкәч, безгә акыл кергән сыман тоела. Һәм шул акылны яшьрәкләргә дә өйрәтү таләбе барлыкка килә. Ике малай атасы буларак, ул тойгы миндә дә бар. Улларыма әйтер сүзләр бар. Без яшьлектә кылган хаталарны балалар кабатламасын дигән уйдан яралган шул нәрсәләрнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәм. Кайсылары кичә әйтелгән, кайсылары бүген... Бала-чага аны тыңламый, әлбәттә. Шулай да... Кайсыларын иртәгә ишетерләр, кайсыларын соңрак... 

 

1. Яшьлек – ялгышу, күп итеп хаталар ясау өчен бирелә. Калган гомер – шул хаталарны төзәтү өчен. Бу – табигатьнең камиллеге. Адәм баласының гамьсезлеген бүтәнчә җиңү, бүтән юл белән аны ниндидер изгелек эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел.  

Яшьлекнең беркайчан да узмый торган, кешене гомере буе озатып бара торган күзгә күренмәс бер өлеше бар. Ул өлеш «мәхәббәт» дип атала. Мәхәббәте исән чагында кеше беркайчан да хаталанудан туктамый. Син дә хаталанырсың. Кеше ялгышларын кабатлама, башкаларны сөендерерлек үз ялгышларың булсын. Хаталарыңнан оялма, алар өчен бүтән берәү дә түгел, ә син түләячәксең. Хаталанудан курыкма: Американы да Һиндстанны эзләгәндә тапканнар... 

2. Беренче мәхәббәт дип беркайчан да өзгәләнмә. Ул бергә яшәү өчен түгел, ә тәҗрибә туплау, саф һәм сантый чакларыңны сагыну өчен бирелә. Чынында, мәхәббәт беренче дә, икенче дә булмый, ул бер генә була. Һәм ул – синең күңелең. Күңелең саф, тирән икән – мәхәббәтең дә шулай булыр. Кемне яратсаң да.  

Кичә сөйгән ярың ул мәхәббәт түгел, ә истәлек. Иртәгә сөячәк ярың – өмет. Бүген сөйгән кешең – мәхәббәт. Бүгенгеңнең кадерен белеп яшә. Иртәгә иртән дә бүген баеган кояш чыгачак. 

3. Бүген сөйгән кешеңне син иртәгә дә яратырга бурычлы түгелсең. Ул да. Аны синең теләсә кайсы вакытта ташлап китәргә, башкага алыштырырга хакың бар. Аның да. Әгәр аның һәрвакыт яныңда булуын, иртәгә дә яратуын телисең икән – мәхәббәт белән шөгыльлән. 

4. Руста «мәхәббәт белән шөгыльләнү» дигән төшенчә җенси бәйләнешне аңлата. Мин бу сүзне татарча, аз гына башка мәгънәдә кулланам.  

Мәхәббәт – халәт түгел, ул – хәрәкәт, һәрвакыт үзгәрештә. Һәм ул, көйсез бала сыман, һәрвакыт үзе белән шөгыльләнүне таләп итә, игътибар сорый. Сөйгән кешеңә игътибарлы бул, кирәк чакта ярдәмләш, аны аңларга, хаталарын һәм гөнаһларын кичереп яхшы сыйфатларын күрергә өйрән. Хатын-кыз ул көйсез сабый сыман. 

Никах белән, хәтта уртак балалар белән бәйләнсәгез дә, ул сиңа бернәрсә өчен дә бурычлы түгел. Ул теләсә кайсы мизгелдә сине ташлап китәргә хаклы. Ул – синең яртың түгел. Ул – аерым шәхес. Һәм аның гомере дә берәү генә. Шул бердәнбер гомерен ул синең белән бүлешә... Ул сине үз гомере белән сыйлый! 

Йөрәге дә берәү. Һәм ул йөрәк тә вакыт белән, тормыш белән бергә үзгәреп тора. Бүгенге кәләшең инде кичәге кәләш түгел: ул беркадәр үзгәргән, дөньяга да, үз-үзенә дә, сиңа да башкачарак карый. Һәм син аның йөрәген бүген дә яулап алырга бурычлысың. Көннән көнгә, мизгелдән мизгелгә яңарып тормый икән, мәхәббәт үлә. Шуңа күрә, мәхәббәт белән шөгыльлән, аны яңартып тор. Мәхәббәт ялкаулар һәм битарафлар өлеше түгел. 

5. Башыңны сакла. Шатлык-уңыштан да, кайгыдан да, мәхәббәттән дә башыңны югалтма. Сукыр мәхәббәткә ияреп йөрсәң үзең дә сукыраерсың. Аны үз артыңнан иярт – күзе ачылыр.  

Кыз белән танышкач, аның гаиләсенә игътибар ит. Әгәр ул гаиләдә әтиләренә хөрмәт зур икән, бергә гаилә корсагыз, сиңа да шундыйрак караш булыр. Әгәр әтиләренең кадере юк икән, сине дә санламаска тырышырлар. Үзеңне санлаган, кадереңне белерлек кешене сайла. Сине санламаска тырышучылар болай да күп. Һәм ниндидер уңышка ирешкән саен, алар арта барачак. Андыйларны күңелеңә алма, алган булсаң – төшереп калдыр. Теләсә кемне төяп йөрергә синең күңел маршрут автобусы түгел... 

...Моңа акыл кергән икән, бүтән бер дә хаталанмас, бер гөнаһ та кылмас дип уйлама. Болар – тормыш тәҗрибәсе. Тәҗрибә әле ул акыл дигән сүз түгел... Ә асылда, кешегә беркайчан да акыл керми. Бары тик яңадан яңа ялгышлар ясарга рәте генә бетә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язылган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тугри фикирлар язылган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...

        Хәзер укыйлар