Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Аякларын югалткан Рөстәм Нәбиев: «Табиб миңа бишек җыры җырлады»

Рөстәм Нәбиев хастаханәдә беренче көннән үк янәшәсендә булган табиб-реаниматолог белән алты елдан соң очрашты. Элекке пациент белән реаниматолог бик җылы күреште, кочаклашып алдылар. Күз яшьләрен көчкә тыеп торганнары сизелә иде. Рөстәм, гомерен коткарып калганы өчен табибына рәхмәтләрен җиткерде.

еп
Рөстәм Нәбиев хастаханәдә беренче көннән үк янәшәсендә булган табиб-реаниматолог белән алты елдан соң очрашты. Элекке пациент белән реаниматолог бик җылы күрешеп, кочаклашып алдылар. Күз яшьләрен көчкә тыеп торганнары сизелә иде. Рөстәм, гомерен коткарып калганы өчен, табибына рәхмәтләрен җиткерде.

Омскида казарма җимерелгәннән соң зыян күргән солдат Рөстәм Нәбиевны Мәскәүгә Бурденко исемендәге хәрби госпитальгә җибәрәләр. 
– Андрей Викторович – беренче көннәрдән үк янәшәмдә булган табибларның берсе. Әйе, ул табиб, бу аның хезмәте, әмма мин баштан ук аңардан үземә карата башка мөгамәлә тойдым. Аның теләктәшлеген, миңа аеруча ярдәм итәргә, сызлануларымны җиңеләйтергә теләвен сиздем. Һәр көнне Андрей Викторовичның яныма керүен, ишекне ачуга: «Рөстәм, безнең хәлләр ничек», – дип, ягымлы эндәшүен көттем. Ул палатага кереп хәлемне сорагач, елмая идем дә, башымны чайкый идем», – дип искә ала ул вакытларны Рөстәм. 


  Табиб, ул йоклый алмагач, хәтта бишек җыры җырлаган. Очрашу мизгелләрендә төшерелгән видеода табиб Рөстәмгә кабат ул җырны җырлый. 
– Андрей Викторович гадәти табиб кына түгел иде. Бервакыт йоклап китә алмый изаландым. Хәтта дарулар да ярдәм итмәде. Яныма Андрей Викторович керде дә, иелеп, бишек җыры җырлый башлады. Мин йоклап киткәнмен. Бу аның вазыйфасына керде микән, белмим, әмма әлеге мизгел иң җылы хатирә булып хәтеремдә саклана. Үземне әлеге җылы хисләргә мохтаҗ булган бала итеп сиздем ул вакытта, – ди Рөстәм.
 «Рәхмәтләрен җиткерер өчен, пациентлар кабат кайтамы?» – дип сораган табибтан Рөстәм. 
«Утыз ел эшләү дәверемдә бу беренче тапкыр», – дигән табиб. Аның үтә шат, шул ук вакытта бераз уңайсызланганы йөзенә чыккан иде. 

«Сиңа карыйсың да, башкарган хезмәтем өчен оят түгел. Ике тапкыр үлдең бит. Бик җитди иде хәлең. Юкка тырышмаганбыз! Кешене коткарып калу чиксез шатлык», – диде Андрей Викторович, балалардай шатланып, элекке пациентына.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар