Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Авылның «зәңгәр» киләчәге

Редакциягә төрле хатлар килә. Әмма мондыен... дөресен генә әйткәндә, аны укып чыгуга ук, юлга кузгаласы, андагы хәлләрне барып үз күзләребез белән күрәсебез килде. Беренче тәэсирдән сүрелә төшеп, ул хатны кат-кат укып чыктык та, уйга калдык. Инде нишләргә? Тормышыбызга үзенең законда язылмаган хокукларын көннән-көн алгарак һәм бер дә тарсынмыйча куя барган ул күренешкә карата безнең — фикергә иҗтимагый яңгыраш бирүче журналистларның сүзе нинди булырга тиеш? Әлеге сораудан берничек тә кача алмыйбыз. Чөнки язма ул—укучыны шаккатырыр өчен генә язылмый. Ул йә гыйбрәт өчен, йә үрнәк итеп, йә булмаса, кисәтү өчен языла. Без бу язмабыз белән укучыбызны кисәтергә, сагайтырга булдык. (Язмада куелган мәсьәләнең гаять дәрәҗәдә четерекле булуын искә алып, исемнәр үзгәртеп бирелә.)

Иң әүвәл хатның эчтәлегенә тукталыйк. Ул: “Безнең районның бер зур авылында гарьләндергеч вакыйга булды, — дип башланып китә. — Безгә җитәкче итеп элек балалар белән эшләп, “зәңгәр”лектә фаш ителгән кешене куйдылар. Без — әти-әниләр моның өчен бик борчылабыз, куркабыз. Ул бозыктан нинди тәрбия, нинди киңәш алып булыр икән. Тәрбия журналы буларак, сездән үтенеп сорыйбыз, зинһар безне ул кешедән коткарыгыз!”

Җаныбызны давыл иткән бу хатны без башта шушы проблеманы төптән өйрәнүче, якыннан белүче табиб — психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллинга укыттык. Шикләнүләребез юкка түгелме?! Хәзер бит әнә андый “зәңгәр”ләр өчен хәтта махсус оешмалар, клублар эшли. Ачыктан-ачык эшли. Ә димәк, рөхсәт ителә. Ирләр белән ирләрнең (гомосексуальлек), хатыннар белән хатыннарның (лесбиянлык) бер-берсен сөешүен күрмәмешкә салышу, аларга тыныч-битараф мөнәсәбәттә булу — ул, чыннан да, безнең интеллектны күрсәтәме? Әллә соң без тирән ялгышабызмы? Бу күренешне аңларга һәм шуның белән килешергә тырышуыбыз үз-үзен аклыймы? Бары шушы сорауларга җавап тапканнан соң гына без хат чакырган якларга чыгып киттек.

Як-ягыбызда кояш булып балкыган сап-сары иген кырлары кала. Игенченең бер көне ел туйдыра торган чагы хәзер. Уттай кызу эш өстендә сөйләшер кеше дә тапмассың әле. Алда булачак очрашулар, авыл тормышы хакында уйланып барабыз. Дөньясы диген... Югары әхлаклылык үрнәге саналган яшел бишегебез сыната башлады. Чистаның чистасы, сафның сафы булган ул чишмәбез дә юк-югында бер болганып ала әнә. Хәер, болгану гынамы?! Психотерапевтның әйткәне колак төбендә чыңлап тора. “Зәңгәрлек” кайдан килә дигән соравыбызга ул: “Тумыштан да килә, шартлы төре дә бар” — дип, аларны аерып та күрсәткән иде. Әйтик, генетик яктан ир кеше организмында, төрле сәбәпләр аркасында, хатын-кыз билгеләре артып китсә, кеше тумыштан “зәңгәр” була. Ә инде ул, әле билгеле бер җенес буларак формалашып бетмәгәндә, аны теләсә кайсы якка авыштырырга була икән. Шартлы “зәңгәрлек” менә шул чорда барлыкка килә дә ин’де. “Әгәр дә ки, малай беренче оргазмны ир кеше белән кичерсә, моны мәңгегә истә калдыра, — дигән иде ул. — Шул образ шартлы рефлекс сымак теркәлеп кала”.

Дөрес, “зәңгәр”ләрнең барысы да законга каршы барып, яшь малайларны бозып йөрми, араларында тәртиплеләре дә бар. Цивилизацияле илләрдә андыйлар “кешечә” яшиләр. Аларның үзләренең урамнары, очраша торган урыннары бар. Җыеп әйткәндә, алар законлаштырылган мөнәсәбәтләрдә яшиләр. Үз тиңнәрен махсус җирләрдә генә эзлиләр.

Ләкин иң сагайтканы, җинаятьче “зәңгәр”ләр икән. Алар үзләренә сүз тидермәс өчен алдан ук саклану чаралары уйлап табалар: төрле оешмаларга керәләр, хәтта кеше хокукларын яклау белән мәшгуль булырга мөмкин. Депутат исеме дә йөртергә мөмкин. Бу, табиб әйтүенчә, җәмәгатьчелеккә каршы торуда аларның яраткан ысулы. Ә кесәләрендә акча булган түрә дәрәҗәсендәге “зәңгәр”ләр исә — иң куркынычы. Чөнки аларның теләсә нәрсә эшләргә көчләре җитә.
Хатта бәян ителгән хәлләр дә шул хакта сөйли түгелме? Малайларны бозган өчен бер җитәкчелек вазифасыннан алынып, икенчесенә —тагы да саллырагына куелуны очраклы хәл дипме, әллә закончалык дип кабул итәргәме?! Гайре табигый хәл дипме, гадәти хәл дип уйларгамы?!

Икеләнүле һәм каршылыклы уйлар белән авыл капкасын шакыйбыз. Бигрәк зур, матур авыл икән. Урамнары чакыр-чокыр булса да, җәйнең бүләге булып үсеп утырган агачлар, яшел куаклыклар, анда-санда күзгә чалынып киткән чәчәкләр тау астында урнашкан авылдан гөлбакча ясаган да куйган. Әле көн башланып кына килә, ә ак яулыклы әбиләр инде күптән капка төбендә. Юк, сөйләшеп вакытларын тикмәгә үткәреп утырмыйлар алар. Һәркайсы эштә — кайсы җеп эрли, кайсы шәл бәйли. Без туктап, исебез китеп күзәтеп торабыз. Куллары кулга йокмый, үзләренең күзләре бездә. Сораштыра торгач, аларның төп кәсепләре, ә шуның белән бергә акча керү җае да шәл бәйләү икәнлеге ачыклана.
— Колхозчының еллар буена акча күргәне юк, — диләр әбиләр зарланышып.
— Шундый зур хуҗалыкта йөз баш савым сыер калды, ышанасызмы? — ди безне чәй эчеп чыгарга кыстаган әби.

Авыл хәлен беләсең килсә, урамга гына чык икән ул. Без хуҗалыкта яшьләргә эш юклыгын, өйләргә әле газ кертелә генә башлавын, кыскасы, авылның авыр хәле турында тулы мәгълүмат алып, капкадан-капка-га йөрибез. Ни максаттан килүебезне белгәч, озак еллар шушы хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан Нурия ханым көрсенеп куя: “Бер дә күңелле эш белән йөрмисез икән, — ди ул сүзне нидән башларга белмичә. — Шулай иттеләр шул. Без бик гарьләндек инде моңа, — ди ул хаттагы юлларны кабатлап. — Уйлап карагыз, авылда ничә малайны бозган бит ул. Мәсхәрә, адәм хурлыгы. Беткәнмени аңа үзе кебекләр”.
— Авылга баш иттеләр, — дип дәвам итә әллә кайдан гына пәйда булган Гөлҗиһан апа. — Хәзер инде без ул бозык янына киңәш-фәлән сорап барырга тиеш, имеш. Ничек итеп, әйтегез? Аның безне өйрәтергә хакы бармы?
— Дөрес, әлегә сайламадык, өстән куйдылар, — дип бу хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерә бер апабыз. — Әмма, сайларлар дип уйлыйм. Авыл җирендә сайлауларның ничек узуын беләсез.
Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән әлеге сөйләшүләрдә кемнәр генә катнашмады да, кемнәр генә үз фикерен белдермәде. Сорауны кайсы яктан гына китереп куймыйк, җавап-таләп бер булды: ул безгә кирәкми!
“Зәңгәр” җитәкченең сексуаль йөдәтүләренә дучар булган малайларның әти-әниләре белән очрашу без көткәннән дә авыррак булып чыкты.
Инде шактый вакыт үтеп китсә дә, ул кеше китергән мәсхәрә гомерлек җәрәхәт, ачы хәсрәт ул. Тән ярасы төзәлә, ә җан ярасы, ул төзәлми, киресенчә, тора-тора өскә калка, яши-яши искә төшертә.
Әти кешенең бу хакта сөйләшәсе дә килмәде. “Кешемени соң ул, адәм актыгы, — диде дә җирәнгәндәй итенеп, читкә төкереп куйды, аннары гына, — малай авылдан чыгып качты, оят бит, хурлыгы ни тора. Авыл малае каршылык күрсәтә аламыни ул? Хәзер әнә безнең баштан йөрергә җитәкче иттеләр үзен”, — диде.
— Ишеткәч, нишләдегез? — дибез сорауны ничек кенә дә йомшартырга белмичә.
— Нишләдек дип, чүт җиңеләймәдек. Шундый дәрәҗәгә җиттем, хәзер мин әйтәм, барам да үтерәм, мондый хурлыкка калганчы, төрмәдә утыруым яхшырак. Хатын туктатып калды: “Ул пычрак белән пычранма”, — диде. Анысы да дөрес.

Көн кичкә авышканда гына үткән һәм хәзерге вакыйгаларның сәбәпчесе яшәгән йортка аяк басабыз. Шәп йорт-җир, каралты-куралар... Биредә булсынга йөрүче хуҗалар яшәгәнлеге күренеп тора. Хатыны безне ачык йөз белән каршылый. Түргә чакыра. Без гәп куерткан арада, кереп-чыгып йөргән кыз балага: “Балам, чәй куй”, — дип, әле теге, әле бу йомышны кушып утырган әни кешедән: “Кызыгызмы?” — дип кызыксынабыз. “Әйе, кызым — иң олысы”, — ди Кәдрия ханым елмаеп җибәреп. Аның иргә икенче хатын булуын, ә балаларга үз әниләре шикелле якын икәнлеген соңыннан гына беләбез.
Ни эш белән йөрүебезне белүгә, ханым:
— Әйбәт кеше, — дип мактап китә. — Балаларына кайгыртучан ата, миңа — әйбәт ир. Бик тырыш, булдыклы, укымышлы. Шуңа авыл кешеләре көнләшә аннан.

Ишеткәннәрне әйтеп хатынның күңелен җәрәхәтләмибез. Чыгып киткәндә генә: “Олы җанлы кеше икәнсез, ятимнәрне үз иткәнсез...”, — дип, соклануыбызны белдерәбез.
Шулай диюгә, ханымның бит алмалары буйлап яшь тәгәри. Күрәсең, сабыр дигән кешенең дә сабырлыгы төпсез була алмый.
Машинабыз ындыр табагына борыла. Җитәкче безне: “Иртәдән кичкә чаклы мин монда. Кабинетта утыра торган чакмыни?” — дип, берни булмагандай каршы ала.
Без аның белән килешәбез. Әйе, утыра торган чак түгел.
— Тагы җитәкче булгансыз икән, — дибез сүзне ерактан башлап.
— Район җитәкчеләре тәкъдим итте бит, — ди ул тыныч кына. — Мин үзем бер дә ыргылмаган идем.
— Ә сез беләсезме соң, авыл халкы бу урында утыруыгызны бер дә өнәми.
— Инде онытканнардыр дип уйлаган идем.
— Онытмаганнар шул, илдә-көн-дә күрелгән эш түгел бит...
— Кешегә үзен күрсәтү, яшәү өчен шанс бирелергә тиештер бит. Мин үз гөнаһыларым өчен җавап бирдем инде.
— Эшегездән куылуны әйтәсезме? Болай да шәфкатьлелек күрсәткәннәр инде. Шулай да, сез авылдан чыгып китү турында уйламадыгызмы?
— Уйладым, тик мин шул тиклесен дә беләм: туган җиреннән аерылган кеше беркайчан да бәхетле була алмый.
— Онытмаганнар икән, — дип кабатлый ул янә безнең белән саубуллашканда.
— Район җитәкчелеге бу хәлләргә ничек карый соң?
— Тыныч карый. “Безгә эшли торган кешеләр кирәк, ә ул эшли”, — диделәр безгә хакимияттә.

Әйе, ул булдыклы, эшлекле. Бу хуҗалыкта ике көннең берендә колхоз рәисе, авыл Советы рәисе алышынып тора. Районда да шундый ук хәл икән. Димәк, кадрлар проблемасы җитди. Ләкин бу мәсьәлә нинди генә кискен хәлдә булмасын, әхлаксыз кешене халыкка җитәкче итеп тагу акыллы гамәл микән?!

“Зәңгәр”ләрне тыярга ярамый (аларны тыеп та булмый). Чөнки ул — тормыш халәте, үзләре өчен — тормыш таләбе. Психотерапевт әңгәмәбез вакытында: “Мин “зәңгәрлекне чир дип уйламыйм”, — дигән иде. — Кеше шундый икән, аны күпчелек очракта үзгәртеп булмый. Әмма бернәрсәне — һәм бу иң мөһиме — истән чыгармаска иде: “зәңгәр”-ләр бүтәннәрне бозыклыкка этәрмәскә, көчләмәскә, законны бозмаска тиеш”.

Төп проблемабыз да шунда бит. Ә инде ул җитәкче булып калырмы юкмы, монысы инде халыкның үз теләгеннән тора. Үзе егылган еламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылда да мондый хәлләр булыр икән! Җинаятьче бит ул адәм, ә район хакимияте аны җитәкче итеп күтәргән. Район хакимияте дә аның рәтенә төшкән инде. Фу.

    Хәзер укыйлар